16+

Каһирәгә очасыңмы, Казанда каласыңмы?!.

Җәй кешеләргә дә гүя канатлар куя. Талпынып күкләргә күтәреләсе, ерак-ерак җирләргә очып барып кайтасы килә. Хөкүмәт йортында “Татарстанда 2021 елның туристлык сезоны” темасына матбугат конференциясе булды.

Каһирәгә очасыңмы, Казанда каласыңмы?!.

Җәй кешеләргә дә гүя канатлар куя. Талпынып күкләргә күтәреләсе, ерак-ерак җирләргә очып барып кайтасы килә. Хөкүмәт йортында “Татарстанда 2021 елның туристлык сезоны” темасына матбугат конференциясе булды.

Өчне бирдем, берне алдым
– Телисең икән, Дубайга, Кипрга һәм Каһирәгә очасың. Россиядә һәм үзебезнең Татарстанда да тарихи урыннар, ял мөмкинлекләре зур. Казанга май бәйрәмнәрендә 150 мең турист килде. Рәхим итегез! Татарстан ачык, – диде республиканың туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
Туристлык маршрутыңны мирпутешествий. рф сайтыннан карап оештырырга була. Татарстан туристлык кэшбек программасында катнаша. Сергей Иванов әйткәнчә,  туристлык, шифаханә, елга круизлары юлламасы бәясенең 20 процент өлешен кире кайтарып алырга мөмкин. Кэшбек программасында республикадагы 31 шифаханә катнаша.

– Юллама бәясенең бер өлешен кире кайтаруның тагын нинди нечкәлекләре бар? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
– Рәсми эшләүче кунакханәдә кимендә ике тәүлек кунарга кирәк. Кире катарып бирелгән акча күләме 20 мең сумнан артмый. Бу операция “Мир” картасы аша башкарыла, – дип җавап кайтарды Сергей Иванов.

Россиянең 9 төбәгенә авиаочышлар субсидияләнгән. Казаннан самолетлар Сочи, Анапа, Санкт-Петербург, Калининград, Краснодар, Махачкала, Минеральные Воды шәһәрләренә оча. БДБ илләреннән Баку, Ереван, Минск, Худжанд, Ташкент шәһәрләренә авиарейслар гамәлдә.

Районнарда “швед өстәле”
“Табигать территорияләрен һәм экотуристлыкны үстерү буенча дерекция” җитәкчесе Оксана Саргина сөйләгәнчә, Татарстанның Яшел Үзән, Алексеевск, Питрәч, Биектау, Байлар Сабасы, Кама Тамагы районнарында һәм Иске Победилово авылында “туристлык шәһәрчекләре” эшли. Быел шушындый ук комплекслар Балык Бистәсе, Лаеш, Югары Ослан, Мамадыш районнарында ачыла.

– Туклану мәсьәләсе ничек хәл ителә? – дип кызыксындым.
– Бу туристлык шәһәрчекләре бер катлы кечкенә өйләрдән гыйбарәт. Телисең икән, махсус урында ашарга үзең әзерлисең. Ашханә һәм буфет та эшли. Кайберләрендә туклану “швед  өстәле” тәртибендә оештырылган, хәләл ризыклар да каралган,- дип, кызыктырып, җавап бирде Оксана Саргина. – Тулы мәгълүмат дерекция сайтына куелган.

Печән кирәк булса, Казанга кил!
Заманында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай да Печән базарына йөри торган булган, андагы хикмәтләрне шигырь юлларына салган.
 – Иске Татар бистәсендә 29-30 августларда Кабан күле буенда “Печән базары” һәм “Казан сөлгесе” фестивальләре үткәрелә. Мәдәни чара көн дәвамында бара. Казанда аңа кадәр дә бик күп чаралар оештырыла. Кремль яр буеннда 3 июльдә кече Сабантуй була. Казан Сабантуе 26 июньгә билгеләнгән. “Төнге Велофест” июль ахырына планлаштырылган. “Милли киемнәр” һәм “Тәмле Казан” фестивальләре татарстанлыларда, шулай ук туристларда абруй казанды, быел әлеге чаралар да оештырылачак,- диде “Казан шәһәренең туристлыкны үстерү комитеты” директоры Дарья Санникова.
 Казан Кремле музей-тыюлыгы атна дәвамында эшли.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading