16+

Камал театры чишелә дә, чишенә дә

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Александр Володинның “Санаулы кичләр” спектакле тәкъдим ителде. Спектакль 7 ноябрьдә, Марсель Сәлимҗановның туган көне уңаеннан булдырылган традиция тугры калып, күрсәтелде.

Камал театры чишелә дә, чишенә дә

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Александр Володинның “Санаулы кичләр” спектакле тәкъдим ителде. Спектакль 7 ноябрьдә, Марсель Сәлимҗановның туган көне уңаеннан булдырылган традиция тугры калып, күрсәтелде.

Әсәрне сәхнәгә яшь режиссер Айдар Җаббаров куйган. Айдар минем яшьтәш, ягъни әле 30 га да җитмәгән. Тумышы белән Яр Чаллыдан. Башта Фәрит Бикчәнтәев курсында, аннан ГИТИСта белем алган. 
 
Моңа кадәр Айдар Камал театрында Гаяз Исхакый әсәре буенча “Тормышмы бу?” спектаклен сәхнәләштергән иде. Ул спектакльне татар театры сәхнәсендә яңа сүз, яңа сулыш дип атаучылар да булды. Ни дисәң дә, һәр режиссерның үз почеркы, үз стиле. Әсәрләр нинди генә гениаль булса да, гел бер режиссер куйган спектакльләр көзнең соры көннәре төсле бертөрлегә әверелә башлый. Ә монда яңа кан, яңа караш, дигәндәй...

Дөрес, Камал театры моңа кадәр дә яшь режиссерлар белән эшләде. Үзләренең труппасыннан Радик Бариев, хәзер инде “Әкият” Татар дәүләт курчак театрына билгеләнгән Илгиз Зәйниев та спектакльләр куйды. Әмма төп репертуар баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан формалаша. Димәк, Камал театры башка режиссерлар өчен дә чишелә, ачыла башлады. 

Әйткәнемчә, Айдар Җаббаров Татарстанның төп театры артистлары белән моңа кадәр дә эшләгән иде. Ул спектакль хәтта “Алтын битлек” премиясенә алты номинациядә тәкъдим ителде. Милли театр өчен бу, әлбәттә инде, зур җиңү! Кызганыч, “Битлек” кенә эләкмәде, әмма Айдарның әле карьера башы гына. Димәк, өметләр дә юк түгел. 

“Санаулы кичләр”гә килгәндә, Айдар биредә кечкенә кеше проблемаларын бер зур фәлсәфәгә әйләндергән дигән тәэсир калды миндә. Вакыйга сугыштан соң, 50 нче елларда барса да, андагы проблемалар мәңгелек кебек. 

Спектакль Зоя һәм Александрның түшәктә яту күренешеннән  башлана. Ә аннан... Зояны уйнаган Алсу Каюмова тамашачыга шәрә артын күрсәтеп ала. Моннан ун ел элек чыгарылган “Курчак туе”нда Нәфисә Хәйруллина да шулай иткән иде. Әллә камаллылар ун елга бер интрига тудырып алырга ниятли инде, белмәссең... Алай дисәң, Нәфисә Хәйруллина яшь туташ иде әле ул чагында, Алсу исә быел кырыкны узып китте. Яшь барган саен рольләрсез калам диярлек актриса да түгел инде үзе, тотынган бар ролен “шалт-шылт” уйный. Режиссер кушкач, чишенми дә булмыйдыр, күрәсең. Әллә инде Айдарның бу берәр фишкасымы икән? 

Мин үзем сәхнәдә (шулай ук кинода да) аракы эчү, тәмәке тарту күренешләренә каршы. Володин әсәрендә ул бик еш кабатлана. Акылым белән мин моны аңлыйм да: заманасы шундый, сәнгатьтә барысы да булырга тиеш. Ул күренешләрне алып атсаң, тамашачы күп әйберләрне аңламас, күз алдына китерә алмас шикелле. Шулай да йөрәгем юк, кирәкми, карама син аны, дия төсле. 

Спектакль фәлсәфәсе хакында яза башлаган идем бит әле... Вакыты узган гасыр дип сурәтләнсә дә, бүген дә кешеләр шундый ук өметләр, шундый ук проблемалар белән яши. Кемдер көтә, кемдер көттерә. Көтүче ролендә Томаны мин нишләптер “Служебный роман” фильмындагы Людмила Прокофьевнага охшаттым. Люция Хәмитова тышкы кыяфәте, прическасы белән дә бераз охшаш аңа. Героинясы да шундыйрак, күңелсез, әмма бик тә “дөрес” тормыш белән яши.  Гәрчә, “мин тулы канлы тормыш белән яшим” дип үз-үзен алдаса да. 

Тик боз да бит кояш карый башлагач эри. Тома да шулайрак. Хәтта горурлыгын җиңеп, Александр артыннан эзләп тә йөри. Шул чагында, молодец, хатын! Үз бәхетең өчен үзең көрәшмәсәң дип, барып кочаклыйсы килә. 

Александр исә көттерүче. Хәер, “типичный” ир-ат инде. Әмма теләсә-кайсы ир-атны да яраткан хатын-кыз үзгәртә ала. Рольне башкарган Минвәли Габдуллинның уйнавына тел-теш тидерерлек түгел. Катя ролендәге Гөлчәчәк Гайфетдиновага да шулай ук. 

Славикны театрның яшь артисты Алмаз Борһанов башкара. Камал театрында ул 2017 елдан һәм зуррак рольләргә әле кереп кенә бара. Шулай да “башбаштак” студентны әйбәт уйнады. 

Спектакльдә афоризм булырдай сүзләр шактый, барысы да истә генә калмаган. Иң кызыклырын сезгә дә тәкъдим итәм. “Мин юләр түгел. Акыллы да түгел. Мин шаян”, “Тормышта иң булдыксыз кешеләр – иң әйбәт киңәш бирүчеләр”, “Сезгә әйбәт булсын өчен генә мин кыланып йөрергә җыенмыйм”. Шәп әйтелгән бит?!

Әсәр, аңлавыгызча, тәрҗемә. Шуңа да Туфан Миңнуллин, Галиәскәр Камалдан аерыла, әмма Зөлфәт Хәкимгә тартым. Күршемдә рус телле тамашачы утырган иде. Ул спектакльне “оригиналда” карады. Тик текстны укучы гына татар апае булса кирәк, рус сүзләренә басымны дөрес ясамый дип  зарланды. (Монысы театр җитәкчелеге колагына гына.)
Әгәр уйландырырлык җирлек тудырмый икән, андый спектакльне карауның мәгънәсен мин күрмим. Ә “Санаулы кичләр”дә бар андый әйберләр. Ике-өч тапкыр карасаң, бөтенләй дә эченә чумасыңдыр. Мин карадым, сезгә дә киңәш итәм. 

Р. S. Мин бу хакта язып арыдым инде, әмма спектакль, театрга барган саен сырларга туры килер, ахры. Театр, гомумән, театр гына түгел, мәдәни учреждение кешене тәрбияләргә тиешле урын бит инде ул. Ә безнең тамашачы антракт буе буфеттагы югары градуслы шешәләрне бушата. Спектакль бетәргә дә өлгерми, халык дәррәү торып, гардеробка чаба. Бу бит артситка карата хөрмәт булмауны күрсәтә. Алар өч сәгать сезгә эмоцияләр бирә, рухи яктан баета. Ә сез?! Артист моны үзе сәхнәдән кычкырып әйтә алмый инде, яхшы түгел, ди. Авыл тамашачысы бер дә алай тотмый үзен, җәмәгать! Артист халкына бераз хөрмәт булсын иде!

Лилия ЛОКМАНОВА
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading