Элеккеге өяз шәһәре ул Чистай. Монда әле дә 18нче гасыр азагын хәтерләтүче урамнар, биналар шактый күп. Бу яктан шәһәр өйрәнергә дә кызыклы. Монда шул чорны хәтерләтүче фильмнар да төшерергә була.
Сәүдәгәрләр яшәгән йортлар, алар тоткан биналар, мәчет-мәдрәсәләр бүгенге Чистайда нинди хәлдә соң?
Игътибарыбызны җәлеп иткән биналарның берсе – “Камалия” мәдрәсәсе булды. Заманында Мөхәммәтзакир Камалов 47 ел Чистайда имам булган, икенче гильдия сәүдәгәре буларак ике мәчет һәм мәдрәсәнең дүрт бинасын салдырган, йөзләгән шәкертне укыткан. Шәкертләр Чистай өязеннән генә түгел, ә Казан, Уфа, Самара губерналарыннан килеп укыган. “Камалия” мәдрәсәсе 1874 елда төзелгән.
– Безнең бина һәрвакыт мәгариф юнәлешендә эш алып барган. Гыйлем белән бәйле булган. Шуңа күрә без биредә балаларга аң-белем бирү, уку-укыту эшләре алып барабыз, – дип таныштыра безне бүген “Камалия”дә эшләүче педагог Зөлфирә Шәрәпова.
Яңартылган “Камалия” бинасы 2019 елның августында ачыла. Моңарчы кичке мәктәп, аннан кайсыдыр мәктәпнең хезмәт дәресләре өчен бина рәвешендә кулланылган элеккеге мәдрәсә бинасы шактый ташландык хәлдә була. Мөселманнар монда килеп аны үскән үләннәрдән, чүпләрдән чистарта торган булган. Соңгы вакытта Чистай мөхтәсибәте хәйриячеләр ярдәмендә аны төзекләндереп, балаларга гыйлем үзәге ачуга ирешкән. Шунысы кызык: бина мөселманнар өчен генә дип ачылмаган.
– Ачкан вакытта сораулар күп туды. Мөселманнарга гына багышланган берәр бина ачсак, балалар мәчетнең кайда икәнлеген онытыр иде. Чистай шәһәре мәчетләрендә шундый төпле итеп укулар алып барыла. Мөгалимнәр җитәрлек. Мөселман балалар бакчасы гына булса, алар “теплица”да үстерелгән кебек кенә булыр иде. Киләчәктә ул бала тормышта “сынып” китәргә мөмкин. Шушы бинаны төзекләндерүчеләр “Камалия”нең бөтен балага да файдасы булуын теләделәр, – дип сөйли Зөлфирә ханым.
Шулай итеп, “Камалия”дә балаларга өстәмә белем алу мөмкинлекләре биргән түгәрәкләр эшләп китә. Бүген бирегә 150дән артык бала 10 төрле түгәрәккә йөри. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дә шөгыльләнәләр. Беренче катта кечкенә балалар булса, югары катта зуррак балалар белән эшләү мөмкинлекләре каралган. Мастер-класслар үткәрелә. Актлар залы, работотехника бүлмәләре, курчак театры эшләп килә. Моннан тыш балалар үзләре мультфильм геройларын төшереп, программага кертеп мульфильмнар әзерлиләр
– Октябрьдән башлап авылларга чыгып йөрибез. Аена ике тапкыр өч авыл – Каргалы һәм Гаделшәгә, “Луч” совхозы мәктәпләренә барып түгәрәкләр уздырабыз. Болары түләүле түгел. Балалар бик теләп, яратып йөри, хәтта бәйгеләрдә катнашып, урыннар алалар, – дип сөйли Зөлфирә Шәрәпова.
“Камалия”дә безне музей да җәлеп итте. Аның исеме заманча яңгырашлы “Алга” дип атала. Биредә гадәти музейлардан аермалы буларак, балалар һәрбер әйберне тотып карый ала.
– Балаларга тотып карау кызык. Алар дөнья белән шулай таныша. Ни өчен “Алга”? Татарлар беркайчан артка бармый, борыла да алга бара, диләр. Безнең омтылышыбыз да һәрвакыт алга, тарихыбызны онытмыйча һәрвакыт алга барабыз, – ди алар. Монда балаларга күргәзмәләр үткәрү, дәресләр уздыру, төрле проект эшләре яклату да алып барыла.
Киләчәктә биредә Гаяз Исхакый, Камаловның үзе белән бәйле музей бүлмәсе булыр дип тә ышанып калабыз. Һәрхәлдә бу үзенчәлекле тарихи бинаның үзе турында да күп белергә кирәк әле. Шул ук вакытта 150 елга якын тарихы булган бинаның халыкка кире кайтарылып, менә шулай үрнәк эшләр кузгатып эшли башлавы да сөендерә. Чистайда элеккеге йортлар күп, монысының бигрәк тә кызыксындыру тудыруы юкка түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар