16+

«КАМАЗ-мастер” командасы яңалык кертүдән курыкмый

Чаллы автозаводының “КАМАЗ-мастер” командасында әлегә ир-атлар гына. Ләкин, хәл үзгәрергә мөмкин.

«КАМАЗ-мастер” командасы яңалык кертүдән курыкмый

Чаллы автозаводының “КАМАЗ-мастер” командасында әлегә ир-атлар гына. Ләкин, хәл үзгәрергә мөмкин.

 – Хатын-кызлар арасында машиналарны оста идарә итүчеләр бар. Киләчәктә халыкара автоузышларда гүзәл затларыбызның да катнашуы бик ихтимал, – диде “КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин 9 февральдә Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә.

 Журналистлар белән әңгәмәне республиканың спорт министры Владимир Леонов башлап җибәрде.
 – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада авто-мото спортын үстерүгә зур теләктәшлек күрсәтә. Ул үзе дә автоузышларда катнашкан спортчы кеше. Коронавирус пандемиясе киртәләр тудырды, шулай да республикада узган ел 32 авто-мото узыш үткәрдек. Ә инде быелның гыйнварында Согуд Гарәбстанында узган “Дакар-2021” ралли-марафонында “КАМАЗ-мастер” командасының җиңүе – Татарстан һәм Россия өчен сөенеч булды, – диде Владимир Леонов.

2020 елдагы автоузышларда без ТАССРга – 100 ел шигарендә чыгыш ясадык. Узыш машиналарына Россия һәм Татарстан әләме рәсемнәре төшерелгән. Чит илләрдә Татарстан белән кызыксыну елдан-ел көчәя бара. Без Татарстанны дөньяга танытуга булышабыз. “Дакар” узышларында җиңү – бөтен Татарстан предприятиеләренең җиңүе ул, машиналарны комплектлаштыруда республика һәм Россия предприятиеләре катнаша. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка аерым рәхмәт! Ул безгә һәрвакыт фатихада, – дип өстәде Владимир Чагин.

“Дакар” марафонында йөк автомобильләре узышында Россия, Белоруссия, Чехия, Германия, Франция, Италия, Япония һәм башка ил командалары катнашкан. 44 йөк машинасыннан 16 машина гына финишка килеп җитә алган. Йөк машиналары узышында беренче өч урынны да “КАМАЗ-мастер” экипажлары яулады: Дмитрий Сотников – беренче, Антон Шибалов – икенче, Айрат Мәрдиев өченче булды.
 – Маршрут гаять тә катлаулы иде. Ком барханнары очлы ташлар белән аралаша. Аз гына ялгышлык та машинаны аударырга яки тәгәрмәчләрне тишәргә мөмкин. Без бер-беребезгә терәк булып бардык, – диде Дмитрий Сотников.
 – Мартин Мацик (“Ивеко”) һәм Алеш Лопрайс (“Прага”) белән кискен көрәш барды, алар лаеклы көндәшләр, – диде Айрат Мәрдиев.
 – Узыш барышында мин идарә иткән “КамАЗ” машинасына вертолет орынып киткән. Без әлеге вертолетны башта күрдек, аннан соң өстебезгә үк төшкән. Двигатель тавышы астында вертолет орынуын сизмәдек тә, ярый әле фаҗига чыкмады, – дип искә алды Антон Шабалов.
 – Белоруссиянең “МАЗ” командасы да елдан-ел уңышлы чыгыш ясый. Белоруссиядән Чаллыга берничә мәртәбә килделәр, без аларга һич кызганмыйча үз тәҗрибәбез белән уртаклаштык. Егетләр арасында шәхси көндәшлек бар, ләкин, чит илдәге автоузышларда бербөтен команда булып тупланабыз, илебез өчен чыгыш ясыйбыз. Россия гимны яңгыраганда күңелләребездә ватанпәрварлык хисе ташып чыга, бу күтәренке хисне аңлатып бетерү мөмкин түгел, – диде Владимир Чагин.

“КАМАЗ-мастер” командасы турында сигез серияле нәфис фильм төшерелә. Фильмны төшерергә “Татнефть” җәмгыяте ярдәм күрсәтә. “Мастер” дигән беренче серияне 18 февральдә НТВ каналыннан карап булачак.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading