16+

Камилә өчен сөендек, Алинә өчен көендек

Алинәгә борчылырга кирәкми, ул барыбер спорт тарихында үз урынын алган кеше. Россия, Европа, дөнья һәм Олимпия чемпионы. Моның кадәр исемне әле бер хатын-кыз спортчы да алганы юк иде.

Камилә өчен сөендек, Алинә өчен көендек

Алинәгә борчылырга кирәкми, ул барыбер спорт тарихында үз урынын алган кеше. Россия, Европа, дөнья һәм Олимпия чемпионы. Моның кадәр исемне әле бер хатын-кыз спортчы да алганы юк иде.

Италиянең Турин шәһәрендә фигуралы шуу буенча Гран-при финалы тәмам. Сезонның төп ярышларының берсе булган әлеге ярышта милләттәшебез Камилә Вәлиева юниорлар арасында беренче урынга лаек булды.

13 яшьлек Камилә Гран-приның ике этабында да җиңде һәм бу юлы да ул үзенең иң көчле яшь спортчы икәнен раслый алды. Күптән түгел аның аягы сынып, өч атна элек кенә бозга чыга алды. Шул сәбәпле ярышларда дүртле сикерештән баш тартырга туры килде. Әмма ул бу элементсыз да үзенең төп көндәше – Америка спортчысы Алиса Льюны да җиңә алды. 

Камилә Этери Тутберидзе төркемендә шөгыльләнә. Аның төркемендәге Алена Косторная, Анна Щербакова, Александра Трусова дүртле сикереш осталары һәм шуның белән пьедесталга да менә алдылар. Алар быел гына олылар белән ярыша башлады һәм үз осталыкларын күрсәтә дә алдылар.

Ә менә Алинә Заһитова әлегә бу элементны үзләштермәде. Шуның нәтиҗәсендә төп өчлеккә керү шансы да бик аз иде. Шулай булып чыкты да, Алинә кыска программада икенче урынны ала алса да, ирекле программада ул шактый хаталар ясады һәм иң соңгы - алтынчы урынга калды. Программасын тәмамлаганнан соң, Алинә күз яшьләрен чак тыеп торды.

Әмма җанатарлар өчен ул барыбер җиңүче. Стадионда аңа кул чапкан кебек беркемгә дә чапмадылар. Боз өсте уенчык, чәчәкләр белән тулды. Алинәгә борчылырга кирәкми, ул барыбер спорт тарихында үз урынын алган кеше. Россия, Европа, дөнья һәм Олимпия чемпионы. Моның кадәр исемне әле бер хатын-кыз спортчы да алганы юк иде.

Комментатор Илья Авербух та аның турында, фигуралы шууны поплярлаштыруга үзеннән зур өлеш керткән, үзенә бик күп җанатарларны гашыйк иткән кеше, бу – спорт, ул кайвакыт шулай ук аяусыз да була, әмма ул Алинә яратырга комачауламый, аны матур программалары, Олимпиадада җиңүе өчен яраталар, диде.  

Бүген Алинәнең гала-шоуда катнашмавы билгеле булды. Кичә ул ярышта аягын җәрәхәтләгән булып чыкты.

Алда аны Россия чемпионаты көтә. Күп кенә белгечләр, Алинә дүртле сикерешне өйрәнмәсә, иң авыр элементны ясаучы Трусова-Щербакова-Косторнаяны узып китә алмаячак, дип белдерә. Анысын вакыт күрсәтер, әлегә без Алинәгә тизрәк савыгуын телибез.

Тагын укырга: Камилә Вәлиева - Гран-при җиңүчесе! Алинәгә дә уңышлар телибез!

Фото: vk.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading