16+

«Канәгатьләнмәслек бер генә әйбер бар: Идел суы чиста, ләкин коенырга ярамый»

Казансу һәм Идел елгаларындагы су, эчке сыйфат күрсәткечләре буенча, тиешле нормаларга җавап бирә, суда зарарлы катнашмалар юк.

«Канәгатьләнмәслек бер генә әйбер бар: Идел суы чиста, ләкин коенырга ярамый»

Казансу һәм Идел елгаларындагы су, эчке сыйфат күрсәткечләре буенча, тиешле нормаларга җавап бирә, суда зарарлы катнашмалар юк.

Татарстанның экология һәм табигый  чыганаклар министры урынбасары Фаяз Шакиров бирде бу бәяләмәне.

- Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында, Иделдәге һәм Казансудагы суны көн саен тикшереп торабыз. “Казан-Арена” футбол стадионы янында Казансу елгасы суын көмә-лаборатория көн саен тикшерә. Су нормада, - диде Фаяз Шакиров.

Казан шәһәре тарафыннан канализация һәм яңгыр-кар суларын чистарту корылмалары төзүдә зур эшләр башкарылганлыгын да телгә алды ул.
Сүзне фактлар белән дәлилләү өчен Экология министрлыгы журналистларга 14 июньдә көймә-лабораториядә Иделгә сәфәр дә оештырды.

- Май аеннан башлап, октябрь ахырына кадәр республика сулыкларына үзебезнең корабта чыгып анализлар ясыйбыз. Мондый көймә-лаборатория Идел буе федераль округында Татарстанда гына сакланып калды. Аппаратура суның эчке сыйфат күрсәткечләрен берничә минутта ачыкларга мөмкинлек бирә, - дип таныштырды Экология минстрлыгы үзәк лабораториясе җитәкчесе урынбасары Андрей Бодяжин.

“Казан” елга вокзалы янәшәсендә Идел елгасыннан су алынды. Белгеч-экологлар су составына көймә-лабораториядә үк анализ ясады. Идел суында заралы матдәләр табылмады.
- Кызганыч, канәгатьләнмәслек бер генә әйбер бар, - дип сагайтып алды Андрей Бодяжин һәм шунда ук елмаеп, ачыклык кертте: - Аппарат суның температурасын да күрсәтә. Иделдә 14 июньдә су температурасы 15 градус кына, әле су салкын, коенырга ярамый. Иң мөһиме - су чиста.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading