16+

Капитан Җиһангәрәев

Аның кул астындагы эшчеләр рота гына түгел, ә батальон хәтле

Капитан Җиһангәрәев

Аның кул астындагы эшчеләр рота гына түгел, ә батальон хәтле

Татар эстрадасы белән таныш кешеләр Булат Бәйрәмов Һәм Ләйсән Гыймаева гаиләсен яхшы белә. Булатның чын фамилиясе Җиһангәрәев булуын, аның заманында мәдрәсәләре белән дан тоткан Иж-Бубый авылында тууын да белүчеләр байтак. Тик бүген сүз Булат хакында түгел, ә аның бертуган абыйсы – эшкуар, иганәче, «Иж-Бубый мирасы» фонды җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев турында барыр.

1971 елның 17 сентябрендә Арча районының Урта Пошалым авылында укытучылар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә ул. Аңа яшь ярым булган вакытта, яшь гаилә Әгерҗе районының Иж-Бубый авылына, ягъни гаилә башлыгы Рөстәм Әнвәр улының туган авылына кайтып төпләнә. 14 яшендә Искәндәр Казанның Суворов училищесына укырга керә һәм 30 яшькәчә булган гомерен хәрби хезмәткә багышлап, капитан дәрәҗәсенә ирешеп, отставкага китә. Билгеле, 16 ел стажы булган хәрбилек Искәндәрнең холык-фигыленә йогынты ясамый калмаган. Ул, үзенә команда туп­лап, эшкуарлык белән шөгыльләнә башлый. Хәзер аның кул астындагы эшчеләр рота гына түгел, ә батальон хәтле дисәң дә, ялган булмас. 

Капитан Җиһангәрәев Иж-Бубый авылы турында да онытмый. 

– Иж-Бубыйдагы тарихи мәдрәсә бинасын яңадан торгызу уе ничек туды?

– Моннан тугыз ел элек оптимизация дигән чор килде. Күп кенә авылларда мәктәпләрне яба башладылар. Миңа да Иж-Бубый мәктәбен тугызъеллык мәктәп итеп калдырырга җыеналар дигән хәбәр килеп иреште. Ул чакта элеккеге мәктәп директоры Раиф Мөхәммәтҗан улы белән һәрвакыт элемтәдә идем. Берсендә, авылга кайткач, аның белән киңәшләшеп алдык та «Бубыйлар мирасы» дигән иҗтимагый оешма ачарга булдык. Шулай тарихи мирасыбызны сак­лау сылтавы белән, авылыбыздагы 11 еллык гомуми белем бирүче мәктәбебезне оптимизация җилләреннән саклап калырга уйладык.

– Кайчандыр үзе дә авылда мәдрәсә-мәктәп ролен үтәгән «Хаҗи бай йорты»н янәдән торгызу җиңелдән булмагандыр. Хакимият булыштымы?

– Хакимият булышсын өчен, башта проблемага җитәкчеләрнең игътибарын җәлеп итәргә кирәк. Беренче эш итеп, без ике каттан гыйбарәт булган Габдулла белән Гобәйдулла Бубыйлар йортын төзекләндерә башладык. Аны үзебезнең баланска алып, агач белән тыш­ладык, түбәсен һәм тәрәзәләрен алыштырдык. Аннан соң ремонт эшләрен хәзерге мәктәп бинасында дәвам иттек. Казаннан дизайнерлар алып кайтып, «Киләчәк проекты» дигән стенд ясаттым. Дизайнерлар фотога төшереп, авылның топографик картасын булдырды. Аннан «Хаҗи бай йорты»ның макетын эшләттек. Аны Буа районы егете Илгиз Гыйниятуллин, элеккеге аклы-каралы сурәтләрдән карап, заказга эшләде. Төгәл елын хәтерләмим, 2015 еллар тирәсендә Әгерҗегә Рөстәм Миңнехановның сәфәргә җыенуы хакында белдем. Әгерҗе башлыгы Валерий Макаровтан Президентыбыз тукталачак урыннар хакында белешеп, әлеге макет белән аның юлына чыгып бастым. Макет Рөстәм Нургалиевичның игътибарын шундук җәлеп итте: «Нәрсә бу?» – дип сорады. «Тарихи бинаның күчерелмәсе. Кайчандыр мәктәп иде. Шунда әтием ничә ел мәктәп директоры булып торды. Без дә 8нче класска кадәр шунда укыдык. Шыгырдап торган бүрәнәле йорт иде. 2001 елда сүтеп ташладылар», – дип сөйләп бирдем. Президент бер генә сүз әйтте: «Восстановить!» Һәм, әлбәттә, соңрак финанс ярдәм дә күрсәтелде.

Планнар гамәлгә ашсын өчен этәргеч булырдай, әйдәп барырдай кешеләр – команда кирәк. Тырышып йөрүче аерым энтузиастлар – ярдәмгә әзер кешеләр, минем фикердәшләрем бар. 

– Бер интервьюгызда: «Хәзер хәмер, тәмәке, хәтта ит ризыклары белән дә эш итмибез», – дигәнсез. Хәмер белән эш йөртүдән тыелу дини карашларыгыз үзгәрүгә бәйлеме?

– Башта хәрби идем. Аннан соң Казанның иң көчле сыра компания­сенә сәүдә агенты булып килдем. Анда ике ел эшләп, бай тәҗрибә туп­ладым, сату өлкәсендәге тормыш мәктәбен үттем. Шуннан, бу компаниядән үсеп, хәләл ризыклар белән эшли торган компанияләргә күчтем. Ул чакта карашларым әллә ни үзгәрмәгән иде. «Гадел» мәчетенә Сөләйман Зарипов вәгазьләрен тыңларга йөри башладым. Шулай жомга намазларына барам, вәгазь тыңлыйм, намаз хәрәкәтләрен кабатлыйм. Ә үзем укый белмим. Ничектер оят булып китте. Кимендә ике рәкәгать жомга намазын укырга өйрәнүне үземә бурыч итеп куйдым. Сөләйман хәзрәт белән якыннанрак аралашырга тотындык. Ул мине намазга бастырды да инде. Дин миңа күңел тынычлыгы бирде, эшләрне Аллаһка тапшырырга, гаделсезлек белән очрашсам, Аллаһның сынавы итеп кабул итәргә, яхшыга юрарга өйрәтте. Берникадәр вакыт узгач, әни дә, энекәшләр дә намазга басты. Архивлардан шуны ачыкладык: нәселебездә дин әһелләре дә булган – бабабыз Җиһангәрәй Әхмәтҗанов, авылда Габдулла Бубый имамлык иткән чорда аның беренче ярдәмчесе, мәхәллә мөәзине вазифасын башкарган икән. 

– Белүемчә, сез әле мәктәп укучылары белән «тарихи» походларга да йөрисез. Өстегезгә зур җаваплылык йөклисез бит!

– Чынлап әйткәндә, без үскән чакта җаваплылыкның төшенчәсе башкачарак аңлашыла иде. Әти-­әниләр кайда йөрүебезне белми дә иде. Иртәнге сигездә чыгып югалабыз, кич караңгы төшкәч, арып-талып, пычранып, юешләнеп кайтып керәбез... Мәктәпкә бармый калсаң да, беркем берни белми, әти-­әнинең йөрәге тыныч иде. Хәзер аю килеп чыгар яки маньякка юлыгыр дип, күп кенә әти-әни походка түгел, капка артына да җибәрми баласын. Походка йөрүче балалар безгә рәхмәт әйтә, рухланып йөри, берләшә, бер-берсенә булыша, физик яктан да чыныга, туган якның матурлыгын күрергә өйрәнә. Учак тирәли гитара уйнап, җырлашып утырулары гына да ни тора бит! Көтеп алынган, гомерлек истәлек булып күңелдә сак­лана торган вакыйга бит ул походка йөрү. Әти-әниләргә: «Балаларыгызның гайрәтләрен кайтарыр дәрәҗәдә игьтибар күрсәтеп, үзегездән биздермәгез, аларны тормышка, көтелмәгән хәлләргә яраксыз, тепличный итеп үстермәгез!» – диясем килә. Балалар мөстәкыйль булырга, үз өсләренә җаваплылык алырга өйрәнергә тиеш. 

– Сез өч бала әтисе дип беләм. Үз гаиләгезгә игътибар бирергә вакыт каламы соң?

– Улым һәм ике кызым бар. Минемчә, ир-атның төп бурычы ул – гаиләне матди яктан тәэмин итү булырга тиеш. Тамакларын тук, өсләрен бөтен итсәң, яхшы белем бирерлек мөмкинлек тапсаң – ир кешедән тәрбия дә, игътибар да шушы инде. Калганы – әниләренең бурычы. Нәрсә ул тәрбия? Тәрбия ул – җавап­лылыкка өйрәтү. Әгәр син балаларыңнан җаваплы кеше ясый аласың икән, алар сиңа акча түгел, ә киңәш сорап мөрәҗәгать итә башласа, димәк, син максатыңа ирешкән. Моның өчен балалар янында даими булырга яки аларны контрольдә тотарга кирәкми. Әти кеше эштә хезмәт куя икән, өйдә ял итәргә дә тиеш. Безнең гаиләдә тәртип шулай.

– Бүген төп нигездә яшәүче туганнарыгыз бармы? Авылга еш кайтасызмы?

– Авылга җәй көннәрендә кайтабыз. Төп нигез безнең юк инде, ә урыны бар. Анда йорт та бар. Мәйданы зур. Белемле, иманлы, укымышлы бер егет табып, шул йортка хуҗа итәргә ниятем бар. Авылда яшәргә теләүче, имам яки имам ярдәмчесе булып эшли алырлык, яшьләрне дингә тартырлык, аз гына булса да авылыбызның элекке данын кайтара алырлык намуслы кеше табылса, хезмәте өчен йорт-җир белән тәэмин итү генә түгел, хезмәт хакы да түләп торыр идем.

– Яшерен-батырын түгел, бүгенге татар эстрадасы зур чыгымнар таләп итә. Энегез Булат гаиләсенә булышасызмы?

– Юк. Булат үзе мөстәкыйль кеше. Ул миңа бәйле түгел. Мин аңа дуслар­ча, абый буларак киңәш кенә бирә алам. Энекәшләрем белән бик горурланам. Аллага шөкер, икесе дә үз тырышлыклары белән барысына да иреште. Әтиебез күптән гүр иясе. Төп ярдәмем әнигә булды. Аңа Казаннан фатир алып бирдем.

– Ун елдан соң Иж-Бубый авылын ничек итеп күзаллыйсыз?

– Тарихи биналары торгызылып, төзекләндерелеп бетерелгән, бөтен инфраструктуралары да гөрләп эшләп, халкыбызга, милләтебезгә файда китереп торган авыл итеп. Һәм, тарихи гаделлекне кайтару өчен, яңабаштан кызлар гимназиясе ачарга хыялланам. Ләкин бу хыялны тормышка ашыру безнең ихтыярда яки хөкүмәткә генә бәйле түгел. Бу – демографиягә, авыллар һәм милләтнең киләчәгенә бәйле глобаль мәсьәлә. Авылның элеккеге бөеклеген, данын кайтарасы килә!

Авылдашларым бердәм булсын, идарәчеләр – авыл советы рәисе, музей, мәктәп директорлары бер сүздә булып, бергәләшеп эшләсеннәр, авыл кешеләренә нинди данлык­лы мирас варислары булуларын төшендереп, аңнарына сеңдереп торсыннар иде!

Эльза Гыйләҗева,
Казан – Иж-Бубый.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X