16+

“Кара җомга” була аламы?

Быел ноябрьнең 13 көне җомгага туры килә. Күп кешеләр бу датадан чын-чынлап курка. Янәсе, 13 бәхетсезлек китерә. Аеруча да көнбатышта һәм Америкада яшәүчеләр бу датадан уттан курыккан кебек курка.

“Кара җомга” була аламы?

Быел ноябрьнең 13 көне җомгага туры килә. Күп кешеләр бу датадан чын-чынлап курка. Янәсе, 13 бәхетсезлек китерә. Аеруча да көнбатышта һәм Америкада яшәүчеләр бу датадан уттан курыккан кебек курка.

Тарихка күз салсак, 13енә туры килгән җомга көненә бәйле әллә ни зур куркыныч вакыйгалар да юк. Төрле даталарга зур игътибар бирә торган Америка кадәр Америкада да 13енә туры килә торган җомга соңгы ике гасырда гына телгә алына башлый. Бу датадан океан артында яшәүчеләр хәзер шул кадәр куркалар ки, бөтен эшләрен башка көннәргә күчерә, активлыкларын киметәләр икән. Монардан АКШның икътисадына килгән зыян 800-900 миллион доллар тәшкил итә. Бәлки шуңа да алар “кара җомга”ны уйлап тапканнардыр да. Ташлама ясаган булып, икътисадтагы “тишекләрен” ямыйлардыр?

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин 13нче көнгә – җомгага карат үз фикерен җиткерде.
- Кайсы сан булса да, 13ме, күбрәкме, азракмы, 6мы, без ул санга карамыйбыз. Чөнки һәрбер көнне Аллаһ яраткан. Һәрбер көн яхшы. Хәтта шул җомга көн дә безнең өчен изге көн. Без үзебезнең тарихны карасак, кайбер шәһәрләрдә базар көн җомгага туры килгән. Бабайларыбыз тырышып, сату-алу көнен башка көнгә күчергән. Без ул көнне балаларга күчтәнәчләр бирәбез. Кибетләрнең шундый ташлама ясавы да, минемчә, бик яхшы. Ул җомганың дәрәҗәсен тагын да күтәрә, - диде Рөстәм хәзрәт.

Григориан календаре буенча, 13нче җомга уртача 212,35 көнгә бер туры килә. Шунысы кызык: быел март аенда да 13сы җомга иде. Ә 2026 елда хәтта өч айның 13есе — февральнең, мартның, ноябрьнең җомга көн булачак.
Нинди генә милләттән, нинди генә диннән булса та, 13енән яисә башка саннардан курыксак та, бар да уза торган булсын! Барлык борчулар шул 13ендә калсын иде!

Лилия ЛОКМАНОВА

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading