16+

«Кара җомга», «коры сөт»: ничек алданмаска?

Кичәге көннән башлап, Татарстанда Европа сыйфат атналыгы башланды. Бу уңайдан Татарстан Роспотребнадзор идарәсе, республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге төрле чаралар оештыра.

Кичәге көннән башлап, Татарстанда Европа сыйфат атналыгы башланды. Бу уңайдан Татарстан Роспотребнадзор идарәсе, республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге төрле чаралар оештыра.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә дә сыйфат өлкәсендәге проблемалар, кулланучы буларак нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова әйтүенчә, быелның тугыз аенда кулланучыларның хокуклары бозылуга кагылышлы барлыгы 5,2 мең гариза кабул ителгән. Роспотребнадзор идарәсе бу өлкәдә 641 тикшерү эше уздырган, нәтиҗәдә 3772 закон бозу очрагы теркәлгән. Барлыгы 10,4 миллион сумлык административ штраф салынган.

8 ноябрь халыкара сыйфат көне буларак та билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 1989 елда ук барлыкка килгән. Европа илләрендә, Россиядә дә 1995 елдан алып ноябрьнең икенче атнасында Европа сыйфат атналыгы уздырыла. Төп максат – сыйфатка кагылышлы проблемаларга игътибарны юнәтү, халыкка тагын бер кат аңлату эшләре алып бару.
– Сыйфатсыз товар белән көрәшнең иң нәтиҗәле юлы ул беренче чиратта – халыкның үзенең грамоталы булуы, үз хокукларын белүе, – дип саный Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова.

Алар халык белән тыгыз элемтәдә. VIII-XI сыйныф укучылары арасында белемнәрен тикшерүгә юнәлтелгән олимпиадалар үткәрелә. Олимпиада оештырылган беренче елда 500 генә кеше катнашса, быел укучылар саны 6 меңнән дә артып киткән. Өлкәннәргә, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итәләр. Нәтиҗә дә юк түгел, элегрәк вак-төяк проблемалар белән дә мөрәҗәгать итүчеләр күп булса, хәзер халык күп нәрсәне мөстәкыйль хәл итә, ахыр чиктә генә ярдәм сорап, Роспотребназор идарәсенә, кулланучылар хокукларын яклау бүлекләренә килә.

– Роспотребнадзор идарәсенә ел саен 12-14 мең гариза кабул итсәк, аларның 55-56 проценты кулланучылар хокукларын бозуга кагылышлы. Шулай ук сыйфатсыз товар,хезмәтләр күрсәтүдән канәгать калмау да күзәтелә, – ди Марина Трофимова.
Соңгы елларда кеше сәламәт яшәргә омтыла, төрле клиникаларда тикшеренүләр уза, фитнеска, сәламәтләндерү үзәкләренә йөри. Шуңа да бу өлкәдә халык төрле хокук бозулар белән очраша. Еш кына, килешү шартларын бер яклы үзгәртү аркасында, закон үтәмәү очраклары килеп чыга.

Тагын бер хокук бозу еш теркәлгән өлкә – интернет аша товар алу. 2011 елда республиканың Роспотребнадзор идарәсенә дистанцион рәвештә товар сатып алу буенча бер шикаять кабул ителгән булса, былтыр бу өлкәдә 71 гариза кабул ителгән.
– Төп авырлык интернет аша товар алганда җитештерүчеләрне, сатучыларны табуы катлаулы. Еш кына товарга интернет кибеттә бер бәя куела, ә сатып алганда, икенче бәя әйтәләр. Кыскасы, интернет кибетләр белән сак булырга кирәк, – ди Марина Трофимова.

Җәй көне туристик фирмалар, ял белән бәйле кулланучылар хокукларын бозу очраклары да еш теркәлгән.
– Хәзер күп кенә кибетләр «кара җомга» дигән акция белән күпләрне кызыктыра. Монда да сак булырга кирәк. Акциянең таләпләрен бик җентекләп укырга киңәш итәм, – ди Марина Трофимова.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге сыйфат проблемаларына зур игътибар бирә. Еш кына төрле товарларны тикшерәләр, дегустацияләр уздыралар, халыктан сораштыру үткәрәләр.

– Соңгы тикшерүдә сөт продукцияләренә күзәтү ясадык. Дегустация вакытында бөтен Россия күләмендә җитештерелгән билгеле бер төр товарга белгечләр, халык бәя бирә, төрле лаборатор тикшерүләр уздырыла. Продукт составында «коры сөт»нең булу-булмавына зур игътибар бирелә. Составында «коры сөт» булган товарны сөт дип язу, гомумән, хокук бозуга керә. Ул «сөтле эчемлек» дип кенә йөртелергә тиеш, – ди Розалия Арсланова.
Дегустацияләр – намуссыз җитештерүчеләр белән көрәшнең бер алымы кебек. Җитештерүчеләргә таләпләр кырысландырылганнан бирле, тәртип бозулар кимегән. Сәүдә үзәкләре үзләре дә репутациясе өчен борчыла. Шуңа да намуссыз җитештерүчеләр белән элемтәләрне өзү ягын карый.

Ни хикмәт, сыйфатсыз товарга да ихтыяҗ бар икән. Розалия Арсланова әйтүенчә, берсендә Колхоз базары тирәсендә куллану вакыты чыккан товарлар сату ноктасы белән көрәшкәндә, пенсионерлар сатучыларны яклаганнар. Нәкъ менә товарның очсыз булуына кызыгалар икән. «куллану вакыты чыккан, сыйфатсыз товарның зыяны турында озак кына аңлатырга туры килде», – ди Розалия Арсланова. Шул ук вакытта кыйммәтле товар һәрчак сыйфатлы дигән сүз түгел. Шуңа да товарны ышанычлы, тиешле урыннардан гына алырга киңәш ителә.

Интернет аша товар алганда истә тот

Сайтны кат-кат тикшерегез. Кайтавазларын укыгыз. Әгәр дә фирма турында мәгълүмат аз, «элемтәләр» дигән бүлектә кибетнең исеме белән генә чикләнгәннәр икән, телефоннар, адреслар булмаганда, шикләнерлек урын бар.

сатып алучыга товар килеп ирешмәгән очракта, аны кире кайтару кагыйдәләре белән танышыгыз. Чит илдә урнашкан кибетнең интернет-сайтлары белән аеруча сак булу сорала: товарны алганда, өстәмә салымнар, пошлиналар түләттермиләрме икәнен дә белешегез.

Товарны алганда, сезгә чек, кабул итеп алу акты бирергә яки товарны китерү, кабул итеп алу хакындагы кәгазьгә имза куйдыртырга тиешләр. Әгәр дә товарны курьер китергән икән, ул киткәнче, барысын да җентекләп карагыз. Кимчелекләр тапсагыз, курьерга товарны кире кайтарырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading