16+

Карабодай кайберәүләрнең “кара көне” булмагае

Көз җиттеме карабодай җәмәгатьчелектә ыгы-зыгы куптара да куя. Гап-гади бер ярма гына түгел, ә мәңгелек гомер бирә торган “дару-элексир” диярсең, билләхи.

Карабодай кайберәүләрнең “кара көне” булмагае

Көз җиттеме карабодай җәмәгатьчелектә ыгы-зыгы куптара да куя. Гап-гади бер ярма гына түгел, ә мәңгелек гомер бирә торган “дару-элексир” диярсең, билләхи.

Бу сорау Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе (УФАС) вәкилләре катнашында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә дә күтәрелде.

-Карабодайга бәя күтәрелү мәсьәләсен тикшерә башладык. Сәүдә оешмаларының астыртын сүз берләшеп, карабодай ярмасына бәя күтәрүләре ачыкланса, тиешле чаралар күреләчәк. Узган ел ахырында йомыркага нигезсез рәвештә бәя арттыру очрагы күзәтелгән иде. Әлеге мәсьәләне УФАС тикшерә башлагач, бәяләр төшерелде,-диде идарә җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да карабодай уңышының республика ихтияҗларын тәэмин итәргә җитәрлек булганлыгын хәбәр итте.

“Пятерочка” сәүдә челтәренең Бөгелмә шәһәрендәге кибете Бөгелмә сөт комбинатының продукциясен сатуга кабул итмәве ачыкланды. Сергей Павлов әйткәнчә, кибет җитәкчелегенең бу гамәле кануннарга каршы килә. УФАС тарафыннан күрсәтмә бирелгән. Татарстан җитештерүчеләре үз продукциясен сатырга тилмереп йөрсен инде, әй. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең көнкүреш калдыкларын чыгару белән шөгыльләнүче “Гринта” төбәк операторына да сораулары бар. 

-Менделеев, Чирмешән һәм Теләче районнарында җир кишәрлекләре бүлеп бирүдә, ә Алабугада муниципаль заказ башкаруда закон бозылган,-дип, чыгышларны дәвам итте идарә җитәкченең икенче бер урынбасары Игорь Павлов. 
Кайбер муниципаль берәмлекләрдә реклама корылмаларын рәсми теркәү зарурлыгын һәм игълан урнаштыруга  конкурс үткәрү тиешлеген онытып җибәрәләр. 

-Реклама корылмалары җирле бюджетны тулыландыруның бер чыганагы. Казан бюджетына, мәсәлән, быелның тугыз аенда реклама эшчәнлегеннән 200 миллион сум акча керде,-диде Игорь Павлов.

Җитештерү-хезмәт эшчәнлегендә көндәшеңне законсыз рәвештә кысырыклау, эшчәнлегенә киртә тудыру тыела. Идарә җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь сөйләгәнчә, быел шундый астыртын гамәлләре өчен 14 юридик затка карата административ эш кузгатылган.

-”Заказной” тамгасы астына яшеренеп пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүчеләргә карата 6 эш кузгатылды, 14 кисәтү ясалды,-дип кисәтте Андрей Розенталь.

Идарә җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина таныштырганча, Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе 1991 елның 4 ноябрендә оештырылган. 

-Көндәшлеккә кагылышлы законнарны бозу сәбәбендә, узган ел 3227 эш кузгатылды, 3978 очракта кисәтү ясалды. “Закон, тигезлек, намус” төшенчәләрен шигарь итеп алып эшлибез,-диде Гүзәл Шәфигуллина.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading