16+

Карантин? Булмасын иде

Социаль челтәрләрдә Татарстанда да оператив штаб өстәмә чикләүләр кертә дигән хәбәр таралды.

Карантин? Булмасын иде

Социаль челтәрләрдә Татарстанда да оператив штаб өстәмә чикләүләр кертә дигән хәбәр таралды.

13592. Кичә Россиядә шуның кадәр кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Пандемия башланганнан бирле 1 312 310 авыру очрагы билгеле. үлүчеләрнең саны – 22722. Инде берничә көн рәттән илдә инфекция йоктыручыларның рекордлы саны теркәлә.

Соңгы көннәрдә коронавирус белән авыручыларның саны кабат арта башлады. Белгечләр әйтүенчә, май аенда да моның кадәр авыручылар булмаган. Аларның саны кимүгә таба барганда ябылган госпитальләрне дә кабат ачарга туры килә.

Шуны гына көткәндәй, социаль челтәрләрдә Татарстанда да оператив штаб өстәмә чикләүләр кертә дигән хәбәр таралды. Имештер, битлекләр генә түгел, перчаткалар кию дә мәҗбүри булачак, 65 яшьтән узганнар өйдә генә утырачак, аларга ноябрь аена ташламалы юл йөрү билетлары да бирелмәячәк. Янәсе, шушы көннән сәүдә нокталары һәм автотранспорт предприятиеләре перчатка-битлек режимы үтәлешен тәэмин итәргә тиеш. Эш бирүчеләр дә хезмәткәрләренең 30 процентын өйдән торып эшләүгә күчерәчәк ди. Әмма бу хәбәр дөрес булып чыкмады. Татарстан Президенты матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына моның дөреслеккә туры килмәвен әйткән. Шул ук вакытта ул республика халкын сәламәтлекләренә игътибарлы булырга һәм саклану чараларын үтәргә чакыра.

Коронавируслылардан кала сезонлы салкын тиеп авыручыларның саны да арта.
Шуларны истә тотып, кайбер төбәкләрдә кабат чикләү режимнары кертелә. Воронеж өлкәсендә дүшәмбедән караоке һәм балалар бүлмәләре ябыла. Туйлар, корпоративлар, банкетлар үткәрү тыела. Орлов өлкәсендә исә федераль трассаларда төбәк чикләрендә машина йөртүчеләрне һәм пассажирларда COVID-19 билгеләрен тикшерәчәкләр. Ни өчен дигәндә бу төбәктә һәр көнне йөзәр кеше коронавирус йоктыра. Узган атна белән чагыштырганда, 30 процентка артык. Күрше Башкортстанда да берничә шәһәр һәм районга керүне чикләделәр. Ставропольдә читтән кайтучыларга ике атналык карантин режимын керткәннәр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә дә шәһәр һәм район башлыкларына, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә, тәртип саклау органнарына, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә эпидемиологиягә каршы чараларны оештыруны көчәйтүне йөкләде.
– Соңгы вакытта COVID-19 белән авыручылар санының артуы күзәтелә: узган атнада үсеш темплары 0,3 процент булса, хәзер – 0,4. Көн саен 30-35 очрак теркәлә. Без вазгыятьнең катлаулана баруын күрәбез. Авырулар саны кешеләрнең тынычлануы һәм профилактика чараларын үтәмәве аркасында арта бара.

Яңа чикләү режимнарын яңадан кертүебезне теләмәс идем. Моның өчен безгә санитар-эпидемиологик чараларны төгәл үтәргә кирәк: социаль дистанция, битлек киеп йөрү, кул гигиенасы, гриппка каршы вакцинация һәм кискен тын юллары авырулары (ОРВИ) билгеләре барлыкка килгәндә үзизоляция, – дип билгеләп үтте республика Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенә койка фонды резервын даими мониторинглауны алып барырга, кирәкле препаратлар, шәхси саклану чаралары һәм диагностика тестлары запасын тәэмин итәргә, шулай ук гриппка каршы прививка кампаниясен дәвам итәргә кушты. Әмма шул ук вакытта планлы медицина ярдәме күрсәтү турында да онытмаска кирәк, дип нәтиҗә ясады ул.
 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading