16+

Карбызлы алачыкларга көн бетә

Казанда җәйге чордагы урам сәүдәсе ноябрь аенда тәмамлана.

Карбызлы алачыкларга көн бетә

Казанда җәйге чордагы урам сәүдәсе ноябрь аенда тәмамлана.

Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов искәрткәнчә, эшкуарлар үзләренең вакытлы сәүдә корылмаларын ирекле рәвештә сүтеп алырга тиешләр. Җәйге айларда рәсми килешү нигезендә 198 сәүдә ноктасы эшләгән.

– «Ворлдскиллс» чемпионаты үткәрелү сәбәпле, Казан урамнарына җәйге сәүдә нокталары урнаш­тыруга таләпләр катгыйрак булды. Элекке елларда 500 урын тәкъдим ителсә, быел аукционга 284 урын гына куелды. Урамнардагы сәүдә чатыр­ларының шактые паркларга һәм скверларга күчерелде. Туңдыр­ма, җиләк-җимеш сулары сатучылар моннан отты, чөнки паркларга казанлылар һәм туристлар күпләп килде. Спорт җиһазлары прокатларына зур ихтыяҗ күзәтелде. Туристлар арасында самокатта йөрү үзенә бер төрле «мода»га әверелде, – дип сөйләде Руслан Фазылҗанов.

Сезонлы сәүдәдә катнашкан эшкуарлар, мэрия белән төзелгән ­килешү нигезендә, чисталыкны сак­ларга һәм сәламәтлеккә имин продукция сатарга тиешләр. Исемлеккә кертелмәгән башка товарлар сату катгый тыела. Җәйге чордагы урам сәүдәсендә  санитар һәм сату итү кагыйдәләрен бозганнары өчен ­эшкуарларга 4200 беркетмә тутырылган.
Җәмәгать туклануы предприя­тиеләре үзләренең биналары янәшәсенә заманча матур дизайн­лы җәйге кафелар корып куя хәзер. Ләкин кайбер эшкуарлар корылма-чатырларының тышкы матурлыгы, санитар таләпләр үтәлеше хакында артык кайгыртмый. Шундый «хәсрәт эшкуарлар» белән төзелгән 16 килешү гамәлдән чыгарылган, 229 чатыр-корылма мәҗбүри сүтелгән.

Казанда җәйге чордагы урам сәүдәсенең 80 процентка якыны яшелчә һәм җиләк-җимеш сату корылмаларына туры килә. Вакытлы сәүдә булса да, карбыз сату корылмалары шулай ук тиешле таләпләргә җавап бирергә тиеш. Тик кайбер урамнардагы вакытлы сәүдә нокталары аннан-моннан эшләнгән алачыкны хәтерләтә.

– Урамнардагы рәсми чатыр-корылмалар шәһәр таләпләренә җавап бирергә тырыша. Аннан-моннан чатыр әмәлләп карбыз һәм җиләк-җимеш сатучылар – рөхсәтсез урнашкан кешеләр. Андыйларны ачыклыйбыз, чатырларын бетерүне таләп итәбез, – дип җавап кайтарды кызыксынып биргән соравыма Руслан Фазылҗанов.
Мэр Илсур Метшин да, мәсьәләгә карата үзенең фикерләре белән уртаклашып: «Вакытлы сәүдә нокталары кагыйдәләрне үтәргә, чисталыкны сакларга, матур булырга тиеш», – дип тәгаен таләпләрен җиткерде.
PS. Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә, Казанда һәм Чаллыда һәр шимбәдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Респуб­ликаның агропредприятиеләре, агрохуҗалыклары, фермерлары һәм ­шәхси хуҗалыклары үзләре үстергән-җитештергән продукцияне тәкъдим итә. Бәяләр сәүдә челтәрләрендәгедән арзанрак, ә иң мөһиме – барлык продукция яңа өлгергән. Ярминкәләр халык гадәтләнгән мәйданнарда һәм фермерлар сәүдәсе өчен төзелгән корылмаларда оештырыла. «Салават күпере» торак комплексында да  шимбә ярминкәсе башлап җибәрелде. Ярминкә 6.00 сәгатьтә ачыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading