16+

Карчыгалар тотучы Иван Чаплашның Илсөя Бәдретдинова җыры уңыш казануда нинди өлеше бар?

Шагыйрь: «Кеше – кошлар нәселеннән», – дисә дә, табигатьнең бу канатлы могҗизасы булган тереклек иясенә адәм баласы һәрчак сокланып һәм бераз көнләшеп тә караган – ул бит оча ала!

Карчыгалар тотучы Иван Чаплашның Илсөя Бәдретдинова җыры уңыш казануда нинди өлеше бар?

Шагыйрь: «Кеше – кошлар нәселеннән», – дисә дә, табигатьнең бу канатлы могҗизасы булган тереклек иясенә адәм баласы һәрчак сокланып һәм бераз көнләшеп тә караган – ул бит оча ала!

Егетләрне – бөркеткә, лачынга, кызларны күгәрченгә, аккошка тиңләү дә шул сокланудан килгәндер. Иң сөенечлесе: кешеләрнең кошларга булган шушы мөнәсәбәте (мәхәббәте дисәң төгәлрәк тә була) безнең көннәргә кадәр килеп җитә алган. Югыйсә, Казанда туып-үскән замана егете – 25 яшьлек Иван Чаплашкинның кошлар белән шулкадәр дус яшәвен тагын ничек аңлатасың?!

Иван белән безнең танышу кызык кына килеп чыкты. Элеваторлар директоры булган иремнең телефонында «Иван – күгәрченнәр белән көрәш» дигән номерны күреп, башта бик гаҗәпләндем. Эшнең нидә икәнен белгәч, кызыксынып киттем.

Иванның әтисе кошлар ярата торган кеше була. Ләкин ул үзе дә, алар белән дуслашырмын, гомерлек һөнәрем итеп сайлармын дип, башына да китерми. Егетнең хыялы автомеханик булып, машиналар «дәвалау» була ул чакта. Шуңа да көннәрдән беркөнне, һич уйламаганда, әтисе хәбәрсез югалгач (кызганычка, мондый хәлләр сугыш кырларында гына түгел, тыныч көннәрдә дә булгалый), башта әтисе кайтыр да кошларын үзе карар дип өметләнә 22 яшьлек егет. Аннары көтеп, өмет итеп тә кайтмагач, әтисенең кошларын башта чит кулларга – аның дусларына бирә. Тегеләре теләп риза булалар. Ул чакта бик оста ау карчыгасы була әтисенең, еш кына аның белән куян ауларга йөри. Бервакыт хәтта озынколакның өч килолысын тота.

Соңрак әтисенең дуслары, аның истәлеге итеп, кошлар белән шөгыльләнергә Иванның үзенә тәкъдим итәләр. Әтисе бу шөгыльгә бөтен гомерен биргән, кошлар хәлен күзләреннән аңлый торган сирәк кешеләрнең берсе булган. Шактый йончыган карчыганы да дәвалый башлаган була ул, ләкин тәмам савыктырырга өлгерә алмый гына кала. Әтисенең истәлеге итеп, Иван да әлеге авыру кошны дәвалый башлый. Ләкин әллә инде элеккеге хуҗасын юксынудан, әллә инде яшь хуҗаның тәҗрибәсе аз булудан, карчыга үлә.

Нинди генә җан иясе булмасын, аны югалту җиңел түгел. Иванга да бик авыр була. Шуннан соң ул да, әтисе шикелле, бөтен гомерен кошларга багышларга карар кыла. Элек бильярд белән мавыккан егет хәзер бөтен эшен һәм буш вакытын шушы канатлы дуслары белән уздыра һәм ...илебезгә файда китерә.

– Күгәрченнәр болай карап торырга тыныч, матур булсалар да, алар кошларның үзләренә генә түгел, кешеләр өчен дә бик куркыныч булган йогышлы чирләр тараталар. Шуңа да күгәрченнәрнең күп булуы элеваторлар, ашлык саклау урыннары, аэропортлар өчен шактый мәшәкать, борчу тудыра, – ди Иван.
Алар ашлыкны ашап кына калмыйлар, бик нык пычраталар да.

Күгәрченнәрнең бернинди механик куркытуларга да исләре китми икән. Шунлыктан әлеге оешмалар Иван белән күгәрчен, карга, чыпчыкларны куркыту буенча килешү төзи. Һәм егет бу эштә канатлы дуслары – лачыннарына таяна. Алар каты тавыш чыгарып, күгәрченнәрне куркыталар да, котлары алынган кошлар шактый озак вакыт бу тирәгә юлларын оныта икән.

Егетнең шөгыле бер карашка бик кечкенә хезмәт кебек тоелса да, китергән файдасы санап кына бетерерлек түгел. Шуңа да инде аны һәм кошларын ил буенча йөртәләр, даннары ерак таралган. Әле бүген дә Иван Чаплашкин Ростов өлкәсендә көнбагыш мае ясаучы заводны күгәрченнәрдән сакларга ярдәм итә.

Иванның кошлары белән булган кызыклы вакыйгалары да шактый. Алар ашлык җитештерү эшендә генә ярдәм итеп калмыйлар, ике яшь йөрәкне кавыштыручы димчеләр һәм оста артистлар ролен дә башкаралар икән.

– Бервакыт бер егеткә сөйгәненә тәкъдим ясарга минем лачыным да ярдәм итте. Мәхәббәттән янган егет белән лачынның тәпиенә алтын йөзек кидереп, булачак кәләшкә бирдек. Болар барысы да елга буенда һәм бик матур, кинодагыча булды, – ди Иван.
Танылган җырчы Илсөя Бәдретдинованың бер клибында да Иванның Эльза исемле карчыгасы төшкән. Җырның уңышында аның да өлеше шактый. Беркемне дә кабатламаган әлеге клипны тамашачы, күрү белән, үз итте.

<iframe width="854" height="480" src="https://www.youtube.com/embed/sjrxpMr4Odk" frameborder="0" allow="autoplay; encrypted-media" allowfullscreen></iframe>

Яшьлек хыялы автомеханик булган, биологиягә әллә ни исе китмәгән егет бүген югары уку йортында зоотехниклыкка укый. Бу аңа зур хыялын тормышка ашырыр, ерткыч кошларны үрчетер, үзенең питомнигын ачар өчен Мәскәүдән рөхсәт алырга ярдәм итәчәк.

Минем: «Сезнең кебек лачынлылар күпме соң?» – дигән соравыма Иван, моңсу гына: «Кызганыч, бик аз. Авырулар аркасында, ерткыч кошлар үзләре дә күп үләләр. Аларга ветеринарлар да ярдәм итә алмый. Шуңа да бу өлкә киң таралмаган. Ләкин без бер-беребез белән аралашып, ярдәм итешеп, хәлне үзгәртергә, киңрәк җәелдерергә уйлыйбыз. Нәрсә, гарәп шәехләре генә лачыннар белән ауга чыгарга тиешме әллә, без кемнән ким?» – диде, уенын-чынын бергә кушып, үзенең хыялы белән уртаклашып.


Ростов өлкәсенә командировкага киткән егетне һәм аның лачыннарын Казан элеваторында кабат сагыналар, кайтуын көтәләр. Үзенчәлекле тавышы белән алар куркытып тормагач, күгәрченнәр яңадан узына башлаганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading