16+

Кариев театры сезон ябылганчы ниләр белән шаккаттырачак?

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сезон ябылуына кадәр төрле кызыклы проектлар һәм сәфәрләр планлаштыра. Бу хакта театрның директоры Луиза Шарова журналистлар белән очрашуда сөйләде.

Кариев театры сезон ябылганчы ниләр белән шаккаттырачак?

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сезон ябылуына кадәр төрле кызыклы проектлар һәм сәфәрләр планлаштыра. Бу хакта театрның директоры Луиза Шарова журналистлар белән очрашуда сөйләде.

8 майда татар театрына нигез салучыларның берсе – драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариевның тууына 137 ел тула. Шул көнгә туры китереп, традиция буенча, артистлар Кариев эзләре буйлап сәфәргә кузгала: башта киң җәмәгатьчелек белән бергәләп Иске Татар зиратында артистның каберен зиярәт кылачаклар, аннары Кариевның туган ягы – Нурлат районы Колбай-Мораса авылына юл тоталар. Анда «Артист» спектаклен күрсәтергә ниятлиләр.

14 майда Халыкара гаилә көне уңаеннан «Яралу» музыкаль-хореографик перформансы премьерасы тәкъдим ителәчәк. Режиссеры Булат Гатауллин. Һади Такташ, Мөдәррис Әгъләм һәм бүгенге көн шагыйрьләренең шигырьләре пластика белән бергә үрелеп бара торган перформанс гадәти булмаган форматта – Кариев театры каршындагы мәйданда узачак. “Бу көнне җыелган барлык акча хәйрия максатларында тотыла – Республика балалар йортына тапшырылачак”, - ди Луиза Шарова.

2 июньдә Кариев театры Иркутск шәһәрендә «Байкальский талисман» фестивалендә катнаша. Анда театр артистлары А.Вампилов исемендәге Иркутск өлкә яшь тамашачы театры сәхнәсендә «Тимур һәм комета» спектаклен куячак. Ә 3 июньдә алар Иркуст шәһәрендә узачак Сабан туенда катнашыр дип көтелә. Шуны да әйтергә кирәк, күптән түгел Кариев театры артистлары Санкт-Петербург шәһәрендә узган “Арлекин” Россия Милли театр премиясендә махсус призга лаек булды.

12-18 июньдә Кариев театрында «Караш» инсценировка лабораториясенең беренче этабы узачак. Аның кураторы танылган драматург, прозаик, драматургия буенча күпсанлы фестивальләр һәм бәйгеләр лауреаты Анастасия Букреева булачак. Лаборатория кысаларында мәктәп программасына кергән татар әдәбияты әсәрләре нигезендә яңа инсценировкалар әзерләү планлаштырыла.

23 июньдә Кариев театрының 35нче юбилей сезоны ябылу тантанасы була. “Бу елның 25 февралендә – Яшь тамашачылар театрының беренче спектакле күрсәтелгән көндә – юбилейны классик стильдә билгеләп үткән идек инде. Ул вакытта тамашачыларга «35 мизгел» фотокүргәзмәсен һәм режиссер Ренат Әюповның яңартып чыгарган «Артист» спектаклен тәкъдим иттек. 23 нче июньдә юбилейны тагын бер тапкыр бәйрәм итәргә планлаштырабыз. Режиссер Эльдар Гатауллин «5/35» дип аталган заманча һәм яшьләрчә тамаша әзерли”, - диде Луиза Шарова.

30 июньдә Кариев театры Александр Грин роман-феериясе буенча «Ал җилкәннәр» премьерасының ачык репетициясенә чакыра. Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов, инсценировка авторы – Нәзифә Кәримова. Хореографлар – Григорий Кириллов һәм Г.Камал театрыннан Артур Шәйдуллин. Спектакльнең премьерасы яңа 36нчы сезон башына, ягъни көзгә планлаштырылган. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading