16+

Каршы алыгыз – ЦСКА килә: Казан бозында лидерлар

Бүген кич «Татнефть-­Арена» боз сараенда алма төшәрлек тә урын булмаячак. Уенга билетларның сатылып бетәчәгенә инде берничә көн алдан ук шик-шөбһә юк иде. Мавык­тыргыч мондый матч­лар сезонга берничә генә кабатланырга мөмкин. Казан бозында кичке сәгать 7дә «Ак Барс» – ЦСКА матчына старт бирелә.

Каршы алыгыз – ЦСКА килә: Казан бозында лидерлар

Бүген кич «Татнефть-­Арена» боз сараенда алма төшәрлек тә урын булмаячак. Уенга билетларның сатылып бетәчәгенә инде берничә көн алдан ук шик-шөбһә юк иде. Мавык­тыргыч мондый матч­лар сезонга берничә генә кабатланырга мөмкин. Казан бозында кичке сәгать 7дә «Ак Барс» – ЦСКА матчына старт бирелә.

Үзгәрдек

– Чынлапмы? Трибуналарның тулы булуы яхшы – Казанда тамашачылар бик шәп. Биредә дүрт ел булмадым һәм елдан-ел яхшы якка үзгәреш сизәм. Элек алай ук булмаса да, хәзер һәр матч саен диярлек тулы стадион, – «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петровның аншлаг көтелү турындагы хәбәрне ишеткәннән соң клубның матбугат хезмәтенә җиткергән фикере шундый булган. – Трибунада тынлык булганда, ачуны нык китерә ул.

Тамашачылар гына түгел, Кирилл үзе дә сизелерлек үзгәрде. Гадәттә, сезон башында артык нәтиҗәле уен күрсәтмәгән 29 яшьлек һөҗүмче – бу көнгә «Ак Барс»ның иң яхшы снайперы. Соңгы дүрт елны читтәге командаларда уздырып туган шәһәренә кайткан Казан хоккейчысы биш алка кертергә өлгерде инде. Алкалар саны буенча хәтта Данис Зарипов, Патрис Кормье, Джастин Азеведо кебек уенчыларны да узып китте ул.
 
Хәер, бу сезонда команда үзе дә нык үзгәрде. Узган плей-оффта беренче көндәшенә үк теше үтмәгән хәлсез «барыс»ларны быелгы чемпионат башында «канатлы барыслар» алмаштыр­ды диярсең: 14 уенга – 12 җиңү. Алай гына да түгел, «Ак Барс»­ның соңгы алты уенда оттырганы да юк.  Нәтиҗә шәп: Көнчыгыш конференциядә – беренче урын.
...Бүгенге көндәш ЦСКА да кимен куймый – ышанычлы рәвештә Көнбатышта лидерлык итә. Мәскәү клубы 15 уенга 12 җиңү яулаган.

– Яхшы уен көтелә, – ди Кирилл Петров. – Охшаш уен системасына ия ике көчле команда очраша. Тамашачыга ошарга тиеш.

Биш ел булмаган хәл

ЦСКА белән уенга «Ак Барс» ышанычлы җиңү яулап килде – 7 октябрьдә Ярос­лавль­дә «Локомотив» командасын тар-мар итте (4:0). Шунысы кызык: Казан хоккейчыларының Ярославльдә инде 2014 елның 15 сентябреннән бирле җиңүгә ирешкәне булмаган. Ә төп вакытта җиңү яулаганга инде җиде ел (!) узган.

Бүгенге «Ак Барс»ны Зиннәтулла Билалетдинов идарә иткән вакыттагы команда белән чагыштырып карау­чылар да юк түгел. Команда һөҗүмле уен күрсәтә, ди оптимистлар. Сүзләрдә хак­лык бар: керткән алкалар саны буенча (51 гол) ЦСКАдан гына калышабыз. Төп көчне ЦСКАга каршы уен һәм сезон азагы – плей-офф күрсәтәчәк, дип сагаеп фикер йөртүчеләр дә бар. Алары тагын да хаклырак. Чөнки Дмитрий Квартальнов идарә иткәндә, атаклы ЦСКА берничә ел даими чемпионатны отып та, Гагарин кубогына ия була алмаган иде.

Квартальнов димәктән, безнең остаз моңа кадәр ике сезон «Локомотив»ны җитәкләде. Соңгы уенда биш ел көтелгән нәтиҗәгә ирешүдә моның да тәэсире булмый калмагандыр. Гадәттә остазлар элеккеге клублары белән уенга командасын башка төрлерәк кәефтә әзерли бит. Дөрес, «Локомотив»ның да «аксаган» чагы туры килде – нәтиҗәле уен булмагач Квартальновка алмашка килгән Канада белгече Крейг Мактавишны да отставкага озатырга өлгерделәр инде. Ә бүгенге «Ак Барс»ка эчке системасы какшаган командалардан өстен чыгу берни тормый.

Билалетдинов димәктән, бу көннәрдә «Локомотив» командасына баш тренер итеп Зиннәтулла Билалетдинов билгеләнергә мөмкин дигән имеш-мимеш таралды. Хак булса, чакыру булган, Билалетдинов кына каршы, имеш.

Түбәтәй кем башында?

Лидерларны берәү дә яратмый. Андый вакытта командаларга карата мәгълүмати һөҗүм ясалырга да мөмкин. Әнә «Ак Барс»тан капкачылар тренеры Ари Мойсанен китеп баргач, аны баш тренер Дмитрий Квартальнов белән килешә алмаган, дип хәбәр таратучылар да булды.
Ишетмәгәннәр өчен аңлатып китик: ике яклы ризалык нигезендә «Ак Барс» клубы капкачылар тренеры Ари Мойсанен белән килешүне өзде.
– Аңлап кабул иттек – гаилә спорт һәм эшкә караганда мөһимрәк, – дип ачык­лык керткән клубның генераль менеджеры Рафик Якубов.

– Аңлап кабул итүләре өчен рәхмәт. Биш елдан артык Казанда булуымнан соң шәһәр турында яхшы сүзләр генә әйтә алам. Әлеге карар авырлык белән кабул ителсә дә, хәзер гаиләм янында булу яхшырак, – дигән Ари үзе.

Мойсанен Казанда 2013-2018 елларда эшләде һәм кабат бу сезон алдыннан клубка кайтты. Спорт белгечләре Эмиль Гариповның тәҗрибәсе артуын да нәкъ менә аның эшчәнлеге белән бәйләп аңлаткан иде.
Эмиль димәктән, әлеге капкачының бу сезонда бер тапкыр да уенга чыкканы юк әле. Шул сәбәпле башкаларга үзен күрсәтергә мөмкинлек туа. Әнә Тимур Билялов сезонда капкасын ике тапкыр «коры» калдырырга өлгерде инде. Соңгысында – «Локомотив» белән уеннан соң күчмә түбәтәйгә дә лаек булды Тимур.

Әлегә түбәтәй аның ба­шында. Әмма инде бүген үк милли баш киеменең башка уенчыга бирелүен көтәбез. Чөнки түбәтәй язмышы җиңүгә ирешелгән уеннан соң гына хәл ителә. Казанда исә ЦСКАга каршы уеннан җиңү – сезон башындагы җиңелү өчен реванш көтәләр.

 

Фото: ak-bars.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading