16+

Озак яшәүнең сере бар!

Республикада өлкәннәр ункөнлеге бара. Бүген кемнәргә өлкән яшьтәгеләр дип әйтергә дә аптырап каласың.

Озак яшәүнең сере бар!

Республикада өлкәннәр ункөнлеге бара. Бүген кемнәргә өлкән яшьтәгеләр дип әйтергә дә аптырап каласың.

Күз алдына сугыш чоры узган, сугыштан соңгы авырлыкларны кичергән әби-бабайлар килә. Аларның да сафы сирәгәя бара. Лаеклы ялдагы абый-апаларны да Өлкәннәр көне белән котлый алабыз. Ә менә олы яшьтәге эшләп торган кешегә никтер өлкән диясе килми. Бөтен кешене яшәрттеләр: пенсиягә чыгу яшен арттырдылар, аларга яңа статуслар уйлап чыгардылар...

Бүген өлкән яшьтәгеләрне дә берничә төр категориягә бүлеп карарга була. 2019 елдан алар пенсионерларга һәм пенсия алдында торучы кешеләргә аерып карала. Пенсия алдында торучы кешеләр, аерым статуска ия булып, кайбер ташламалардан файдалана ала. Моңарчы андый ташламалар пенсионерларга гына ясала иде. Ел башыннан 22 мең татарстанлы үзенең моңа хокукын раслаган инде. 51-55 яшьлек хатын-кызлар, 56-60 яшьлек ир-атлар мондый хокукка ия булачак. Ташламалар яңа федераль салым һәм төбәкнекенә бүленеп карала. Нинди социаль ярдәм һәм ташламалардан файдалану мөмкинлеген үзегезнең шәхси кабинетыгыз аша ачыкларга мөмкин. Моны һич югы күп функцияле үзәкләр аша белешергә була. Мәсәлән, эшли торган пенсия яше алдында торучыларга диспансеризация үтү өчен берничә көн түләүле ял бүленгән. Шулай ук мәшгульлек үзәкләре аша эшкә урнашу, эшсезлек буенча пособие алу, яңа һөнәрләргә кабат укыту буенча да килешүләр төзелә. Бу вакытта аларга түләү каралган. Алар салым ташламаларыннан – 6 сутый җиргә, 50 квадрат метр торак мәйданына салым түләүдән азат ителә. Шулай ук, моңа өстәп, кайбер төбәк ташламалары каралган. Гомумән, әлеге статустагылар, үзләренә тиешле ташламаларны белү өчен, Пенсия фондларына да мөрәҗәгать итә ала.

Хөрмәт көн дә кирәк

Өлкәннәрне хөрмәтләү бер генә көнлек булмасын иде. Тик кайчак елына бер килә торган бәйрәм көнендә дә итагатьлелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны онытып җибәрәбез шул. Гомер буе эшләгән кешенең хезмәт иткән урыннан искә алынасы, хөрмәтләнәсе килүе дә табигый. Гадәттә, сабый өммәтендә булган өлкәннәргә янәшәдәгеләрнең игътибарыннан бигрәк эш урыныннан, авыл җирлегеннән, район үзәгеннән, республика җитәкчелегеннән котлау­-тәбрикләүләр кирәк. Димәк, аны да искә алганнар дигән хис белән күңел күтәрелүгә ни җитә?!

...Апас районына баргач та, сугыш чоры балаларын җыеп үткәрә торган Сабан туе хакында ишетеп тә сокланып кайткан идек.
– Сугыш чоры балалары Сабан туе республикада бер Апас муниципаль районында гына үтә. Районда 1085 сугыш чоры баласы яши. 1936 елдан алып 1945 елның маенда туган өлкәннәрне барлыйбыз. Сугыш чоры балалары Сабан туеның нечкәлеге шунда: без әтисез үскән балаларны бер мәйданга туплыйбыз. Әти назын күрмичә, нужарып үскән бит инде алар. Күбесенең әтиләре сугыш кырында ятып калган яки кайткач үлгән, төрле яралар алып кайткан, – дип сөйли Апас районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина. – Әлеге чара Апаста Сабан туе мәйданында зурлап уза. Анда сугыш вакытын, аннан соңгы чорны күрсәтергә тырышабыз. Театральләшкән күренеш, уфалла арбалары белән бергә палаткалар куябыз. Карабодай һәм башка төрле ярмалардан боткалар хәзерләп, шул чорны күрсәтәбез. Халык бик яхшы кабул итте, бигрәк тә өлкән буын кешеләре ел саен көтеп ала.

Әминә апа Саматова – Апасның үзеннән, сугыш чоры баласы. Өлкән яшьтә булуына карамастан, театраль күренештә дә актив катнашып, шул чорны үзе күрсәтергә тырыша. «Сез мине театрда катнаша дип гаеп итә күрмәгез, яшьләргә чын тормышның сугыш вакытында ничек булганын күрсәтү өчен, чын күңелемнән башкарам», – дип әйтә ул.
Сугыш чоры балаларының әрнүләре дә күп. Күбесе әтиләре кайткан балаларга карап сыкрап та яши. Алар әтиләрен озатып калды, каршы алды. Әтиләре кайткач та, тернәкләнеп киттеләр – сарайлар, йортлар төзеп чыктылар. Ә без әтине киткәндә дә күрмәдек, әтиләр әйләнеп тә кайтмады, сугышта үлеп калды. Шулхәтле кыен иде безгә – болар сугыш чоры балаларының үкенечле гомер кайтавазы. Шул балаларның күбесе сугышта хәбәрсез югалган әтиләренең каберлекләрен эзләп тапты. Җаннарына әнә шулай тынычлык эзлиләр.

Сугыш чоры Сабан туена республикадан да кунаклар кайтып, зур бәя биргән. Һәрхәлдә, олы кешеләрнең күңелләрен күтәрә торган чараларның берсе бу. Өлкәннәрнең күбесен Җиңү бәйрәме алдыннан гына искә төшерәбез. Ә әби-бабайларның хәлен бер белешсәң дә, шатланып туя алмыйлар.

Нинди генә эштә эшләмәсен, пенсионерның пенсиясе бик үк сөенерлек түгел. Ярый ла балалары ярдәм кулы сузса. Күп вакыт аларның үзләренә өлеш чыгарырга кирәк була. Газета укучыбыз Рәхилә әби дә шундыйлардан.
– Оныкны да, аның баласын да үстерешергә ярдәм итәм. Бер караганда, безгә берни кирәк түгел кебек. Шул балалар кулына каласы көнне дә уйлыйсың, пенсия акчасын саклап, җыеп барам. Ә балалар килеп өемне җыештыра, тузаннарны сөртә. Бөтен эшне дә хәзер тиешенчә башкара алмыйм шул, – ди ул.

Ничек озаграк яшәргә?

Бүген кеше гомер озынлыгы турында түгел, ә актив гомер итү хакында уйлана башлады. Бер үк вакытта озак итеп яшәү өчен дә гадәти тормышка үзгәрешләр кертергә туры килмәгәе. Белгечләр, озак яшәү ике төрле факторга: 20 проценты – нәселдәнлеккә, 80 проценты кешенең яшәү рәвешенә бәйле, ди. Ничек яшисең – шулай гомер көзенә җитәсең. Озак яшәүчеләрнең күбесе, кагыйдә буларак, алкогольле эчемлекләр кулланмый һәм тәмәке тартмый. Алар һәрвакыт физик яктан актив, олыгая башлагач та, хәрәкәтчән булалар. Пенсиягә чыккач та, элеккечә яшәүләрен дәвам итәләр, башкалар белән дә аралашалар. Күбесе эшли, кайберләре иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнә. Алар күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга тырыша. Әлбәттә, нәселендә озын гомерлеләр булса, озаг­рак һәм сәламәт яшәргә өмет күбрәк. Шулай ук гомер озынлыгына кешенең акыл һәм фикерләү сәләте югалмау да ярдәм итә. Уйлый-фикерли белгән кеше озаграк яши һәм сәламәтрәк тә була.

Кеше күбрәк эшләгән саен озаграк яши. Йөрәктә – дәрт, беләктә көч бар чакта картаерга ашыйкмыйк әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading