Шәкүр абзыйның яңа атын күргән кешеләр өч көн аңга килә алмыйча йөрделәр. Аңардагы, Әптерәхмән мулла әйтмешли, сәмави матурлык моңарчы без күргән, күз төшергән бер генә атта да юк иде. Юыртып киткәндә аның селәүсендәй суырылып куюы, тоякларының сыйпаган кебек кенә җиргә кагылып-кагылып алуы безнең малайшак күңелдә үзебез дә аңлап бетермәгән әллә нинди тойгылар уята иде. Аны күрүгә, тамырларда кан да кызурак аккан шикелле!
Атның исеме дә зәһәр – күптәнге әбиләр әкиятен искә төшереп тора, күз алдына кылыч таккан баһадирлар, җиде башлы аждаһалар килә, Шәкүр абзый аңа иркәләп эндәшкәндә дә, безнең күкрәк тирәсендә нәрсәдер кайнарланып куя. Фәрхад исемле иде ул.
Безнең оч малай-шалайлары гел Шәкүр абзый ихатасы тирәсендә буталды. Ат торган араталы пает* астына якын килергә без, әлбәттә, шүрли идек. Шүрләрсең дә, бер ят кеше якынлаша башласа, ат борын канатларын киереп кешни башлый, тояклары белән шап-шоп идәнгә бәрә... Шәкүр абзый килгәндә генә ул тик үзе белгән ләззәттән муенын сузып күзләрен йома, тегесе исә аңа шикәр каптыра, иркәләп тамак төбен кашый. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе дә юк, Шәкүр абзый – атның хуҗасы. Шунысы да бар: бу уртача гына буйлы, киңчә битле, ияк очында гына кечкенә сакалы булган киң җилкәле абзыйны күрүгә, һичкемгә баш бирмәгән, бер урында тыпыр-тыпыр биеп торучы кайнар сулышлы өер айгырлары да тынып кала, ул кулын сузуга, эреп китәләр. Тикмәгә генә «ат җене кагылган» дип сөйләмиләр иде шул Шәкүр абзый турында.
Аның малае Сабир да нәкъ атасы кебек, ат күрде исә дөньясын оныта. Атлар да аны ярата, көтүлектә аның кояшта янып кара-кучкылланган чырае пәйда булуга, койрыкларын чәнчеп аңа таба чабалар. Кичләрен ул әтисенең атларын елга буена сугарырга алып төшә. Төшкәндә-менгәндә атка атланып түгел, ә ат өстендә аягүрә генә йөри. «Күрегез, янәсе, Шәкүрнең улы Сабирны, алма агачыннан ерак тәгәрәмәгән...» Елгага алар ихатасыннан түбән оч буйлап төшәргә җайлы булса да, Сабир әйләнгеч юлдан – югары очка таба киткәннән соң Чабата тавын урап йөри иде.
Моның сәбәбе дә бар: түбән очта, авыл читендә үк җиргә сеңеп торган ихата-каралтысыз йортта бер хатын яши иде. Аның чыгып-кереп йөргәнен беркем күрмәс, хәтта әбрәкәйгә дә чыкмый иде, ахрысы, ул. Хәер, йорт тирәсендә андый нәрсә күренми дә иде. Без – малайлар, туры юлдан елгага ашыкканда, сыңар тәрәзәдә аның шомлы чыраен гына шәйләп алгандай булабыз. Авыл кешеләре бу тирәдә йөрергә яратмый. Кичектергесез эш-фәлән булмаганда, әлеге төшне һәммәсе урап үтәргә тырыша иде. Хикмәт шунда: биредә җан асраган ялгыз хатынның күзе коточкыч каты дип сөйлиләр иде.
Ул сокланып караса, кешеме, хайванмы, шунда ук сырхауга авыша, кайсысы, урынга авып, җан тәслим кыла икән.
Сәбәбен белеп өшкерүче табылмаса, үлеп китүчеләр дә бар икән шул, мәтәлеп китим менә...
Шуңа күрә ул шыксыз йорт янына җитүгә үк, без йөгерә башлыйбыз, үкчәләр генә ялтырап кала!
Дустым Хәйрүш кенә моңа ышанмый, әбиләр уйлап чыгарган әкият дип көлә, «Алайса, нигә өлкәннәр бу тирәгә килеп йөрергә яратмый соң?» – дим. «Нигә алар монда килсен, алар суда коенмый, комда кызынып ятмый», – дип җавабын да таба. Чыны да шул, каты күзле хатынның йорты авылның аулак, ташландык төшенә урнашкан, кешеләрнең бу тирәгә айлар буена юлы төшми.
«Бәлки, ул йортта беркем яшәмидер дә әле, – ди Хәйрүш,– бәлки, аңа җен ияләшкәндер... Әйдә берәр төнне барып карыйбыз...»
Эһе, аның ише җүләрләр бар ди...
Менә беркөнне Сабир Фәрхадны сугарырга түбән очтан гына төште.
Күрәчәк үзе тартып китерә, дия иде минем бабай.
Ни генә димә, картлар язмышның ничек языласын алдан чамалый.
Әле беркөнне генә, гадәттәгечә, Шәкүр абзыйның ихатасы тирәсендә ышкынабыз. Бакча кырындагы эскәмиядә Шәкүр абзый берничә ир-ат белән сөйләшеп утыра. Үзе әле мунча гына кереп чыккан, тирләгән кызыл чыраен муен аша салынган чуклы сөлгесе белән сөртеп ала, изүләре ачык, аннан керпенекедәй каты, чал төшкән күкрәк йоннары төртеп тора. Ул бәхетле – абзарда ара-тирә Фәрхад кешнәп куя, аңа Шәкүр абзыйның тамак төбе белән генә көлеп куюы кушыла. Ә тирә-юньдә алма исе аңкый.
Сүз шул һаман да Фәрхад тирәсендә бөтерелә инде.
– Киләсе Сабан туена өлгереп җитә бу, – ди Сәфәр абзый. Уч төбе белән маңгаен ышкып ала, көнләшүле карашын сыпырып төшерә. – Безнең як малы түгел шул, затлы... Әллә кайдан күренеп тора.
Шәкүр абзый Фәрхадны Казан тирәсендәге Шәйми байдан урлап кайткан, дип сөйлиләр иде. Ә ул байга атны төрекмән солтаны бүләк иткән, имеш. Булса да булыр, белгән кешеләр әйтте: ниндидер асыл ахалтәкин ыруыннан икән бу аргамак.
Сәфәр абзый үзе дә әллә кайлардан куып шәп атлар алып кайта, аларның ниндилеген ул күзен йомып таный. Аның сүзе кыйбат. Шуңа Шәкүр абзый тамак төбе белән генә тагын көлеп куя.
Эскәмиянең кырыена гына чүмәшкән Шәшәм абзый аваз бирә шулчак:
– Исеме ни дидең әле, Шәкүретдин? – Шәшәм абзый ябык, урты уртка кергән, йөзенә сары йөгергән, җитмәсә, куллары бертуктамый дерелдәп тора. Яшьрәк чакта кайдандыр ат урлап кайтырга чыккач, аның эзенә төшкәннәр, Шәшәм абзый язгы ташу аша йөзеп чыккан, диләр. Котылуын котылган, әмма куллары калтырый торган булып калган.
– Фәрхад! – Шәкүр абзый тавышындагы тантаналы горурлыкны хәтта без дә сизәбез.
– Кеше исемле атның бәхете булмый... – Шәшәм абзый, торып, кулларын дерелдәтә-дерелдәтә, кыйшаеп торган өенә таба атлый.
– һи, карт чуаш, – ди Шәкүр абзый, артык азапланмый гына. – Тузга язмаган сүз синнән чыгар инде, әҗәткана...
Тик Шәшәм карт хаклы иде шул. Дөнья аның хаклы икәнлеген бик тиз күрсәтте. Ә Шәкүр абзый, никадәр генә акыллы булмасын, хаклы түгел иде. Ялгышты ул. Шәшәм карт хаклы иде.
Беркөнне Сабир Фәрхадны сугарырга түбән очтан гына төшеп китте. Чебиләп беткән аяклары белән атның биленә басып, сызгыра-сызгыра түбән очны узып, туп-туры елга ярына килеп чыкты ул. Без дә аңа иярдек.
Фәрхад урамда күренүгә үк, безне үзенә суырып китерә иде.
Тырык-тырык без Сабир менгән затлы аргамак артыннан йөгердек.
Ахалтәкин!
Шул чагында Хәйрүш минем чабудан тартты. Теге каты күзле хатынның өе каршысыннан узып барабыз икән. Соргылт тәрәзә пәрдәсе тартылып куйгандай булды.
– Әх, Фәрхадны күрде, ахрысы, – дип, Хәйрүш ачынып ботына сугып алды.
Мин ул вакытта аның сүзләренә колак салмадым.
Колак салсам да, ни үзгәрер иде. Буласы булган иде инде.
Шәфәкъ яктысы елгага төшкән – аңа ут үрләткәннәрмени! Шул кызыл суда кап-кара Фәрхад елкылдап күренә. Сабир аның белән нидер сөйләшә, ат исә, килешкәндәй, башын чайкап ала.
...Икенче көнне авыл өстенә яман хәбәр бик тиз таралды: Фәрхад аяктан калган...
Без бу хәбәрне ишетүгә үк, Хәйрүш белән җан-фәрманга Шәкүр абзыйларга йөгердек.
Алар каршына инде кешеләр җыелган. Тирә-юнь мәет чыккан вакыттагы кебек тып-тын. Кысыла-кысыла без кереп җиткәндә, Фәрхадның ирен читләреннән шәфәкъ кызыллыгы саркып беткән иде инде.
– Шул мәләвеннең күзе тигән, башкача түгел, – диде Шәшәм бабай.
– Авылдан куарга кирәк аны, – диде кемдер.
Тик Шәкүр абзый гына эндәшмәде. Берничә ир-ат белән алар Фәрхадны арбага салып мур базына алып киттеләр. Әле кайчан гына бөтен авылның горурлыгы булган аргамакны хәзер мескен генә җирән алаша соңгы юлдан тартып бара.
Ахалтәкин...
Юеш койма күләгәсенә барып, каз үләне өстенә сузылып яттык.
– Шәкүр абзый ул катынны болай гына калдырмас... – Хәйрүш саргылт түгәрәккә әйләнгән авыз тирәләрен аксыл теле белән ялап алды. – Башына җитәр кричнең.
Ихата тирәсендә дә, урамда да Сабир күренмәде. Икенче көнне алар каршына тарантаслы ат килеп туктады. Аннан күзлекле, җыйнак кына сакаллы, озын буйлы берәү төште. Кулына ул ниндидер сәер букча тоткан иде.
«Саквояж... Доктор...» – дип пышылдады Хәйрүш. Белмәгәне юк шуның, мөгаллим малае шул. Белмәгәне юк, мәтәлеп китим...
– Хуш киләсез, Антон Павлович, – дип күреште аның белән Шәкүр абзый. Баш иде. Ә Шәкүр абзый теләсә кемгә баш ими ул...
«Доктор Сабирны карарга килгән» дип уйладык без. Аны туганнары «акылдан шашмасын» дип курка калганнар икән. Авызына бер тәгам ризык капмыйча, бер кәлимә сүз әйтмичә, түшәмгә карап тик ята, ди, бичара. Фәрхадның үлеменә үзен гаепле санаган инде ул. Кем кушкан аңа түбән очтан төшәргә? «Шайтан котырткан аны», – ди Хәйрүш. Әйтәм ич, белмәгәне юк аның.
Докторның да зәһәрен чакырткан икән Шәкүр абзый. Бераздан ябыгып, озынаеп калган Сабир урамга чыкты. Гадәттәгечә, безгә сәлам биреп маташмады инде. Күзләрен кысып бик озак түбән очка таба карап торды.
– Нәрсәдер мәтәштерә бу... – Хәйрүшнең бу сүзләреннән тәнемне калтырау алды.
Шаккатмалы хәлләр булырга тора бит әле, менәтерәк...
һава тыгызланып күз бәйләнә башлагач, култык астына нидер кыстырып Шәкүр абзый түбән очка таба төшеп китте.
Хәйрүш белән бер-беребезгә карашып алдык. Авыз ачып берни әйтмәсәк тә, икебез дә белә идек: каты күзле хатын өенә юнәлде бу...
Култык астында ни икән?
Үзебез дә сизмичә, Шәкүр абзый артыннан иярдек.
Өйнең ишеге сыек кына тавыш чыгарып ачылды да, караңгы йорт Шәкүр абзыйны үзенә йотты.
– Әйдә тәрәзәгә, – дип, Хәйрүш минем җиңемнән тартты.
– Әем лә... – Мин Шәшәм бабайның кулы кебек дерелдәп куйдым. Аның кулы гына дерелди, ә минем бөтен гәүдә!
– Куркак син, Әбләз! – диде Хәйрүш, җитди генә, һәм караңгылыкка уралып, сыңар тәрәзәгә таба китте.
Куркырсың да... Каты күзле хатын сизеп алса... Тик дустым каршында куркак булып күренәсе килми бит, шайтан алгыры. Аннары, Шәкүр абзыйның ул өйдә нәрсә майтарганын да беләсе килә. Түзеп тормаслык белге кели.
Мин дә тәрәзәнең бер нүешенә килеп сыландым.
Шәкүр абзый белән каты күзле хатын кара-каршы өстәл янына утырганнар. Тавышлары да ишетелә. Хәер, бер Шәкүр абзый гына сөйли иде.
– Ничә еллар инде сине оныта алмыйм... – Ул алдында яткан төргәген сүтте. Аннан елкылдап торган кызыл ефәк күлмәклек килеп чыкты. – Менә... алып килгән идем. Яшьлегебезнең төсе булсын...
Каты күзле хатын эндәшмәде.
– Синең зифа сының менә ничә ел инде төшләремә кереп йөдәтә, – дип сүзен дәвам итте Шәкүр абзый. – Үзең белмисеңдер дә, бик чибәр бит син. Авылда сиңа тиң юк... Каләм кебек сызылган кашларың, йолдызларны көнләштерердәй күзләрең, җиләк кебек тулган иреннәрең... Көзгегә генә бак, үзең дә ышанырсың... – Ул җилкә аша борылып чебен эзләре төшкән тонык көзгегә карады. – Үзеңнең шундый матурлыгыңны кешеләрдән яшереп яшәп ятасың...
Каты күзле хатын җавап бирмәде.
Шәкүр абзый, урыныннан торып, ишеккә таба атлады.
Бусагада борылып әллә нинди эчтән чыккан саңгырау тавыш белән:
– Мин сине мәңге оныта алмам, – диде дә кулын селтәп чыгып китте.
Ул китүгә үк, хатын көзге каршына килеп басты, күлмәклекне туздырып иңнәренә салды, чәчләрен таратып җибәрде.
Без, тын да алмый, пәрдә бераз күтәрелгән төштән аны күзәтеп торабыз. Инде Шәкүр абзыйның да аяк тавышлары тынды.
Хатын кычкырып көлде. Әллә нинди яшерен тантана да, каһкаһә дә бар иде бу көлүдә. Эчкә суык кереп тулды. Без тиз генә, тәрәзәдән коелып, үзебезнең өйләргә элдерттек.
– Шәкүр абзый шул котсызны яратып йөри микәнни? – дидем мин, бераз сулу алгач.
Хәйрүш борынын тартып куйды.
– Ниндидер хәйлә бар монда, – диде бераздан. – Шәкүр ул тиктән генә саламны да аркылы алып ташламый.
Нинди салам да нинди хәйлә? Шәкүр абзыйның мәхәббәт аңлатканын үз колагыбыз белән ишеттек ич...
Икенче көнне дә гел шул турыда гына уйладык. Шәкүр абзый без белмәгән бөтенләй бүтән ягы белән ачылып китте бит әле. Кешегә сөйләсәң, беркем ышанмас.
– Ниндидер сер бар монда, – диде Хәйрүш. Ул һәрвакыт шулай һәрнәрсәнең төбенә тоз коярга ярата иде.
Караңгы төшүгә, сүз куешкандай, тагын түбән очка төшеп киттек. Фәрхадның үлемен дә оныттырып куйды бит әле бу маҗара. Без инде бер хәл, Шәкүр абзый ничек шулай тиз генә онытты икән затлы аргамагын. Әле бит шул хатынның күзе тиеп кенә харап булды, диделәр, бахырны...
Без тагын, ике ярканат кебек, каты күзле хатынның сыңар тәрәз нүешенә элендек.
Хатын... һәмишә көзге каршында иде. Үзе авыз эченнән нидер җырлыймы шунда... Иңендә кып-кызыл, елкылдап торган ефәк күлмәклек...
Шунда нидер булды – хатынның йөзе бәзгә әверелде, куллары аска ишелеп төште.
Ул гөрселдәп идәнгә егылды да тыпырчына башлады. Аннары тынды. Ирен читләреннән кызыл ефәк саркылып чыкты.
Без, куркудан телсез калып, Әптерахман мулланың өенә йөгердек.
Икенче көнне берничә карт, каты күзле хатынны, кабыкка салып, зиратка илтә киттеләр. Җеназада Шәкүр абзый юк иде.
Ахалтәкин!
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА
* Пает – лапас.
фото - pixabay.com
Комментарийлар
0
0
Эдгар По кыйссаларын укыгандай йөрәкне учка кысып укыйсың...
0
0