16+

Кави Нәҗмигә һәйкәл куячаклар

Түбән Новгород өлкәсенең Уразавылында язучы Кави Нәҗмигә һәйкәл булачак. Бу хакта Р.Ваһапов фондының генераль директоры Рифат Фәттахов хәбәр итте.

Кави Нәҗмигә һәйкәл куячаклар

Түбән Новгород өлкәсенең Уразавылында язучы Кави Нәҗмигә һәйкәл булачак. Бу хакта Р.Ваһапов фондының генераль директоры Рифат Фәттахов хәбәр итте.

“Түбән Новгород өлкәсендә мәшһүр язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең беренче рәисе Кави Нәҗминең 120 еллыгына багышланган чаралар үтте.

К.Нәҗми Түбән Новгород өлкәсенең Сеченово районы Краснай авылында туган. Нижгар татарлары бөек якташларының исемнәрен кадерләп саклый. Әйтик, моннан 5 ел элек Кызыл Октябрь районы үзәге – Уразавылда бу якларда туып-үскән бөек җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәлләр куелды.

​К. Нәҗмигә багышланган чаралар да әлеге һәйкәлләргә чәчәк салудан башланды. Шул ук мәйданда Кави Нәҗмигә дә һәйкәл куелачак. Аңа нигез ташы салынды.

​Тантана район мәдәнияте йортында дәвам итте. ​Кунакларны Кызыл Октябрь һәм Сеченово районнары башлыклары Ринат Җәләлов һәм Евгений Наборнов сәламләде.

Аннары кунаклар К. Нәҗминең туган авылы – Краснайга юл тотты. Биредә дә язучының истәлегенә багышланган матур чаралар үтте.

Бу көнне Түбән Новгород өлкәсенә Казаннан, Мәскәүдән, башка төбәкләрдән дә дәрәҗәле кунаклар килде. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шагыйрьләр Рифат Җамал, Хәбир Ибраһим, Р. Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов, Ульян өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Рәмис Сафин һәм язучының оныгы – Фәридә Нәҗметдинова бар иде”, - ди Рифат Фәттахов. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading