16+

Кая ул Краснодар чәйләре, кая ул 36нчы номер чәйләр?

Дуслар, иртәнге чәйләрегез тәмле-сихәтле булсын. Шулай да сорыйм әле, гаепкә алмагыз яме. Нинди чәйләр эчәсез сез? Нинди бар, шунымы? Без дә шулай. Ниндиен Фагыйлә калдырып китә, ниндиен күчтәнәчкә алып кайталар дигәндәй... Менә шуларны эчәбез инде, Аллаһка шөкер.

Кая ул Краснодар чәйләре, кая ул 36нчы номер чәйләр?

Дуслар, иртәнге чәйләрегез тәмле-сихәтле булсын. Шулай да сорыйм әле, гаепкә алмагыз яме. Нинди чәйләр эчәсез сез? Нинди бар, шунымы? Без дә шулай. Ниндиен Фагыйлә калдырып китә, ниндиен күчтәнәчкә алып кайталар дигәндәй... Менә шуларны эчәбез инде, Аллаһка шөкер.

Өйрәндек инде бөтенесенә дә. Барын-югын белмидер, әлбә тели күңелем дигәндәй, миңа теге замандагы сәйлүн-һинд чәйләрен бирегез дип утыра алмыйсың. Кая ул Краснодар чәйләре, кая ул 36нчы номер чәйләр? Алары юк. Бөтенесе шул йә сәйлүн, йә һинд чәе. Тик менә чын һинд һәм сәйлүн чәен пешерсәң, хуш исләре урамга кадәр чыга торган иде. Ә хәзер кайсын гына пешерсәң дә, хуш исе юк.

Теге грузиннан сораганнар бит әле, коньякның өч йолдызлысы биш йолдызлысыннан нәрсә белән аерыла дип. Грузин: "Не знаю дорогой, всё из одной бочки наливаем", – дип әйткән ди. Шуның шикелле, монда да шулайдыр инде, тартма тышындагы язу гына аерыладыр, мөгаен.

Ярар, эчәбез инде, Аллаһка шөкер, авыз ияләнгән, без әбиләр булсак та, әле бик борынгы заман әбиләре түгел. Вәйт ул заман әбиләре беләдерие чәйнең тәмен.  Бигрәк тә минем Саҗидә әнием белән сеңлесе Һәдияттә. Мәрҗән җиңги: “Ваһап әнкәйгә әйбәт чәй алып кайтса, Саҗидәттә белән Һәдияттә шул арада килеп җитәләр иде", – дип көлдерә торган иде. Ә бит әни Югары очта, Һәдияттә Яңа урамда, Ваһап абзыйлар Түбән очта яшәделәр. Менә бит ул чактагы чәйнең хуш исе каян кая кадәр килеп җиткән.

Ваһап абзый – әниләрнең кече энеләре. Хәзер ул нигездә Ваһап абзыйның оныгы Фоат белән Лилия яшиләр.

Җәмәгать, ул такта чәй эчкән заман бит әле. Чәйне пресслап, такталап, фольга белән төреп чыгаралар иде. Өч төрле сорт: высший, первый, второй. Әбиләр шуның кызыл кәгазьлесен, аның да юка такталысын сайлап алалар иде, юка такталысы әйбәт прессланган була икән. Менә имәндә икән чикләвек.

Ә шул такта чәйгә кушарга бөртекле чәй алалар, бөртекле чәй үзе генә башны авырттыра дияләр иде. Бөртекле чәйне фамильный чәй дип атыйлар иде, ул чәй кечкенә генә кәгазь тартмаларда була иде.

Ә без хәзер шул бөртекле чәйне эчәбез и ничего, баш та авыртмый, бүтән җирләр дә дигәндәй. Тфү, тфү, күз тимәсен, телең тик тормаса, авыртуың да ерак йөрми.

Ярар, дуслар, артыгракка китте бугай, күбрәк сөйләп ташладым. Чәй турында целый лекция булды бу. Инде иртәнге чәйләрегез онытылып та беткәндер, төшке чәйләрегез сихәткә булсын.

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул чайларнен хазер иседа тамеда юк жаным, аларны сагнып кына сойлибез хазер, самавар кайнап торыр иде канфоркада чайник булыр иде яна печтан чыккан ипи, Яна аертылган сот осте ничек олгерганнар ул инакилар эээээхххххх?????????

    Мөһим

    loading