16+

Кайда тусаң – шунда кирәксең

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьерасын тәкъдим итте. Чакырылган режиссер тарафыннан чыгарылган сезондагы икенче спектакль бу.

Кайда тусаң – шунда кирәксең

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьерасын тәкъдим итте. Чакырылган режиссер тарафыннан чыгарылган сезондагы икенче спектакль бу.

23 октябрьдә генә әле Уфадан килгән яшь режиссер Илшат Мөхетдинов тинчуринлылар белән «Хыялый» спектаклен тамашачы хозурына тапшырган булса, хәзер театр репертуары Илгиз Зәйниев куелышындагы «Өч аршин җир» спектакленә дә баеды.

Ике режиссер да Кәрим Тинчурин театры труппасының көчле булуын билгеләп узды. Тамашачылардан да: «Артистларны башка яктан ачар өчен яңа режиссерлар белән эшләтеп карарга кирәк булган икән», – дигән фикерләр ишеттем. 
Илгиз Зәйниев «Өч аршин җир» әсәрен инде берничә ел сәхнәләштерергә планлаштырып йөргән икән, әлегә әсәрнең үз вакыты гына килеп җитмәгән булган.

 – Кәрим Тинчурин театрыннан спектакль куярга тәкъдим булгач, «Өч аршин җир»гә тукталырга булдык. Тирән мәгънәле материал. Бүген актуаль булган кешелек темалары күтәрелгән. Спектакльне барлыкка китерүгә әсәр сәбәп кенә. Авторда булган мәгънәгә үзгәрешләр кертмәдек, бераз гына төзелешен үзгәрттек, – ди спектакль режиссеры.

 Аяз Гыйләҗевнең башка әсәрләрендә кебек үк, «Өч аршин җир» – кешенең баш миен дә, йөрәген дә, күңелен дә айкап, селкеп сала торган әсәрләрнең берсе. Мәхәббәт, гаилә, байлык һәм кешелеклелек... Бу мәсьәләләр хәзерге драматурглар әсәрләрендә дә еш күтәрелә. 

Мәхәббәт нинди генә көчле булса да, кулына акча кергән кешенең күзе һәм акылы томалану; гаилә нык һәм тулы булсын өчен анда бала булуы; рәнҗешнең ике яклы икәнлеге; гаиләдә дә, кешеләр арасында да хөрмәт булырга тиешлеге һәм башка темалар спектакльнең буеннан-буена сузыла.

 – Кешеләрнең эшлисе килгәне күренә икән, алар сине аңлый, алар белән бер телдә сөйләшәсең һәм алар профессионаллар икән, миңа кайда да эшләү рәхәт. Режиссер, минемчә, бер урында гына утырырга тиеш түгел. Ул төрле труппалар белән эшләргә, үзен төрле уңайсыз хәлләргә куярга, төрле артистлар белән эшләргә, штамп буенча эшли башламас өчен, үзен төрле яклап сынап карарга тиеш, – дигән фикер җиткерде Илгиз Зәйниев.

«Өч аршин җир»дә аның яратып эшләгәне күренеп тора. Беренчедән, бу – проза әсәре. Аны сәхнәгә кую үзе үк осталык сорый. Спектакльне куюда нинди авырлыклар белән очраштыгыз, дип сорагач, режиссер да прозадан «китү» кыенлыклары булуын гына әйтте.

Икенчедән, актерлар составы. Һәр театрның тамашачы аңа гына йөри торган актеры була. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында берара яшь кызлар Эмиль Талип спектакльләренә агылып йөри башлады. К.Тинчурин театрында исә, шәхсән үзем, мәрхүм Наил Шәйхетдинов иҗатына гашыйк идем. Хәзер Гөлчәчәк Хафизова катнашкан спектакльләргә йөрергә яратам.

«Өч аршин җир»дә дә икенче составта төп рольләрнең берсе — Шәмсегаянны Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хафизова башкара. Курчак кебек, кечкенә генә бу актрисада иң таш бәгырьләрне дә кузгатып, кулъяулыкларны чылатырлык сәләт бар. Аның тормыш иптәше Ирек әфәнде дә – көчле артистларның берсе. Спектакльдә дә ул Шәмсегаянның ире Мирвәлине уйный.

Рәссам Геннадий Скоморохов эшен дә аерым билгеләп үтмичә булмый. Декарацияләр бик үзенчәлекле һәм заманча. Өстәвенә сәхнәдә бар нәрсә дә мобиль диярлек.

– Театрда һәрбер көн ул – эксперимент. Чөнки син әле ул материал белән очрашмаган, эшләп карамаган. Гомумән, театрда баланс булыр­га, репертуар төрле булырга тиеш. Чөнки халык төрле, тамашачы төрле, һәрберсенең үзенең зәвыгына гына туры килә торган спектакль карыйсы килә. Артистлар өчен дә бер төрле генә драматургиядә эшләү дөрес түгел, – дип саный Илгиз Зәйниев.

 Режиссер, әгәр дә тәкъдим булса, киләсе сезоннарда да тинчуринлылар белән эшләү теләге булуын яшерми. «Иң мөһиме – тәкъдим булсын, шуннан соң гына барысы да хәл ителә!» – ди ул.

...Әсәргә кире кайтсак, спектакль олылар өчен дә, урта яшьтәгеләр өчен дә, үсмерләр өчен дә менә дигән.

 Тамаша тәмамланып, инде киенү бүлмәсенә барганда, бер бала әнисеннән: «Ниш­ләп Мирвәли киредән туган авылына кайтты, аның бит кайтасы килмәде?» – дип сорап куйды. 

Әнисе аңа: «Кеше кайда туса– шунда кире кайта, бар кешегә дә туган җире кирәк, туган ягы кадерле», –дип җавап кайтарды. Балада да шундый сораулар тудырган икән инде, тәҗрибәле тамашачы өчен нинди азык икәне хакында язу артыктыр.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading