16+

Кайсы министр Президенттан баерак?

Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, шул исәптән Президент Рөстәм Миңхнеханов узган 2020 елда күпме акча эшләүләре хакында салым хезмәте каршында хисап тотты.

Кайсы министр Президенттан баерак?

Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, шул исәптән Президент Рөстәм Миңхнеханов узган 2020 елда күпме акча эшләүләре хакында салым хезмәте каршында хисап тотты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елда 8,24 млн сум акча эшләгән. 2019 ел белән чагыштырганда, бу сумма 560 меңгә кимрәк.
Татарстан Президенты 263,2 квадрат метр мәйданлы торак йорттан, шулай ук 414,9 квадрат метр мәйданлы җир кишәрлегеннән файдалана. Алары аның хатыны Гөлсинә ханым исеменә теркәлгән.

Гөлсинә Миңнеханова 2020 елда 213,1 миллион сум акча эшләгән, бу 2019 ел белән чагыштырганда (480,8 млн) ике тапкыр азрак. Декларация буенча, бу суммага милек саткан акча да кертелгән.

Республиканың Хөкүмәт башлыгы Алексей Песошинның керемнәре дә кимегән. Премьер-министр 2019 елда 7,9 млн сум эшләгән булса, 2020 елда бу сумма 6,94 млн сум тәшкил иткән. Аның хатыны исә гаилә бюджетын 636,46 мең сумга тулыландырган.

Министрлар арасында иң бае – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Ул 228 квадрат метрлы йортын һәм 1,8 мең квадрат метрлы җир кишәрлеген саткан. Алай да аның керемнәре 22,6 млн сумнан 10 млн сумга калган. Әмма гаилә бюджетын Марат әфәнденең тормыш иптәше 172,6 млн сумга тулылындыра алган! Җәббаровларның уртак кереме хисабына авыл хуҗалыгы тармагын җитәкләгән министр хезмәттәшләре арасында беренчелектә.
Шәхси керемнәр буенча карасак, беренче урында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры тора. Марат Айзатуллин 2020 елда 19,99 млн сум эшләгән. Аның карамагында торак йорт, җир кишәрлеге һәм 146 квадрат метрлы фатирда өлеше бар.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың кереме 12,34 млн сум булган. Министрның ике фатиры һәм машина кую урыны да бар. Кызык, Эльмира ханым балаларга бирелгән пособиеләргә кадәр күрсәткән.

Мәдәният министры Ирада Әюпова 1 млн сумга гына азрак акча эшләгән. 2020 елда аның кереме 11,18 млн сум дип күрсәтелгән. Моңа Ирада ханымның милек саткан акчасы да өстәлгән. Мәдәният тармагын җитәкләүченең милке хисабында җир кишәрлеге, торак йорты, гаражы һәм кулланылышта фатиры бар.
Сәламәтлек саклау министрының узган ел эше бик тыгыз булса да, кереме әллә ни үзгәрмәгән – 7,8 млн сум. Аның каравы, Марат әфәнде Садыйковның хатыны гаиләгә 2,4 млн сум керткән һәм 35 квадрат метр мәйданлы фатир сатып алган.

Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховларның керемнәре бер тирә: 6,5 млн сум чамасы. Дамир әфәндене 200 квадрат метрлы дача сатып алуы белән тәбрик итәргә була.

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин 4,6 млн сум эшләгән. Министрга былтыр машинасын сатарга туры килгән. Шул ук вакытта Фәнил әфәнде 1,5 мең квадрат метрлы җир кишәрлеге хуҗасына әйләнгән. Хатыны керемен 96 мең сум дип күрсәткән, гәрчә фатирларының берсендә үз өлешен сатса да.

Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та 2020 елда керемнәрен 1,1 млн сумга киметкән – 5 млн сум.
Спорт министры Владимир Леонов җир сатып алган. 2020 елда аның кереме 3,7 млн сум тәшкил иткән.

2019 елда 20 млн сум акча эшләгән финанс министры Радик Гайзатуллинның узган ел кереме – 5 млн, аның тормыш иптәшенеке 1,3 млн сум тәшкил иткән. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовның да керемнәре шул чама: 5 млн сум тирәсе.

Татарстан Республикасын цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллинның да кереме шактый кимегән: 27,4 млн сумнан 4,7 млн сумга калган. Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, юстиция министры Рөстәм Заһидуллинның да керемнәре 4 млн сум тирәсе, ә мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков 3 млн сумнан күбрәк акча эшләгән.
Гомумән алганда, Татарстан Хөкүмәте вәкилләре 2020 елда 190 млн сумнан артык акча эшләгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading