Узган атнаның дүшәмбе киче турында халык арасында мәзәкләр чыгып йөри башлаган ди бит... Имеш, “ватсапсыз, инстаграмсыз калган ир-ат, көтмәгәндә, гаиләсендә 3нче һәм 4нче баласы барлыкка килүен белеп алган...”
Скопировать ссылку
Узган атнаның дүшәмбе киче турында халык арасында мәзәкләр чыгып йөри башлаган ди бит... Имеш, “ватсапсыз, инстаграмсыз калган ир-ат, көтмәгәндә, гаиләсендә 3нче һәм 4нче баласы барлыкка килүен белеп алган...”
Интернет аша тауар сатучы шәмәхә төстәге бер онлайн-ретейлер сүзләренә караганда, бөтен дөнья фейсбук, инстаграм һәм ватсапсыз калган кичтә, эчләре пошыпмы, куллары кычытканнан, әллә төшенкелек-депрессиягә бирелепме, интернет кибетләр аша күпләп телевизорлар сатып ала башлаган.
W хәрефенә башланган кибет (исемен әйтмим, антидепрессант урынына сезнең дә куллана башлавыгыз ихтимал) сүзләренә караганда, бер 4 октябрь кичендә генә интернет аша 39 процентка күбрәк телевизор сатып алганнар, проекцион экраннар сату 84 процентка, синтезаторлар (анысы нәрсәгәдер, белмим) сату статистикасы 103 проценка сикергән ди. Моннан тыш, акыл камилләштерүче уеннар: геобордлар (беренче ишетәм...), өстәлдә бала-чага уйный торган тимер юллар, кәгазьгә спиральсыман сызык сызып нервы тынычландыра торган спирографлар сату 94 процентка кадәр арткан, имеш.
Барлы-юклы 8-10 сәгатьлек кыенлыктан килеп чыккан акылга сыймаслык юләрлекләр эшләп аткан халык берәр атнага социаль челтәрләрсез, мобиль хәбәр алышу инструментларсыз калган очракта нишләр икән – күз алдына китерүе дә куркыныч!
Шунысы бар, эче пошканнан гына телевизор хәтле телевизор сатып ала алган кешеләргә карыйм да, сөенеп куям: халыкта акча – дачурта!
Бу сөенечемне исбат иткәндәй, автомобильләр сату базарыннан яңадан-яңа хәбәрләр дә килеп тора. Россиядә көнлек сатыла торган автомобильләрнең уртача бәясе 2 миллион 140 мең сумнан артып киткән диделәр! Ягъни мәсәлән, әгәр сез 1 миллионга хәерче генә бер машина алып кайттыгыз икән, сезнең кебек берәү машинасын 3,3 миллионга алырга мәҗбүр. Шул очракта гына икегезнең машина хакын бергә кушып урталай бүлгәндә, уртача 2,14 миллион сумлык машинага чыгып була.
Быелның июнь аенда бу сан нибары 1 миллион 800 мең сум гына булган бит әле, сөенмәс җиреңнән сөенерсең! Оптимист аналитиклар тагын да сөендереп, ел ахырына уртача машина бәясе 2,5 миллионга җитәчәк дип фаразлыйлар.
Комментарийлар