16+

Каюм Насыйри коесыннан гомер буе су эчәргә язсын!

Кече Шырдан – танылган мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның туган авылы. Монда һәр урам, тыкрык истәлек саклый.

Каюм Насыйри коесыннан гомер буе су эчәргә язсын!

Кече Шырдан – танылган мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның туган авылы. Монда һәр урам, тыкрык истәлек саклый.

Галим ел саен җәй көне авылга кайта торган булган. Вакытын Зөя өязе салалары этнографиясен, тарихын һәм археологиясен өйрәнүгә багышлаган, шифалы үсемлекләрне файдалануга кагылышлы материаллар туплаган. Авыл әле дә Каюм Насыйри эзләрен саклый.

Кече Шырданда мәгърифәтченең бюсты урнаштырылган. Ул салдырган мәчет яңартылган. Каюм коесы бар. Күрше Олы Ачасыр авылында аның исемен йөрткән музей эшли. Ел саен, Каюм Насыйриның туган көне уңаеннан, аның истәлегенә һәм бакыйлыкка күчкән авылдашлары рухына Кече Шырданда Коръән ашы уздырыла. Күптән түгел бу кечкенә авылда тагын бер зур вакыйга булды: Каюм коесына истәлек тактасы ачылды.

2015 елда «Каюм Насыйри туган җирне яңартып торгызу» хәйрия фонды оешкан иде. Фондның башкарма директоры Асия Гобәйдуллина Каюм Насыйриның исемен мәңгеләштерү, туган авылын саклап калу өлкәсендә шактый зур эш башкара. Быел «Шәһри Казан» газетасы уздырган «Безнең авыл» бәйгесендә Кечешырданлылар да җиңеп чыктылар. Авылга кунакка кайткач, авыл халкының бердәмлегенә, татулыгына тагын бер кат инанып килдек. Кечкенә генә авылда яңартылган чишмәләр, өр-яңа мәчет, «Чәй йорты»на кадәр бар. Шырдан экологик яктан чиста продукция җитештерә, Каюм Насыйри рецепты буенча чәй әзерлиләр.

Истәлек тактасы ачу тантанасы да югары дәрәҗәдә узды. Чарага язучылар, журналистлар кайтканнар иде. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина «Каюм коесы» китабыннан өзекләр укыды. Казандагы Каюм Насыйри музее директоры, шагыйрәнең кызы Рушания Шәфигуллина шырданлыларга авылда Шәҗәрә бәйрәме уздырырга тәкъдим итте.

Кечешырданлылар киләчәктә китапханәне, мәдәният йортларын яңартырга ниятлиләр. Кыскасы, туган авылларын чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез кунакка кайтырлык һәм башка туристларны да җәлеп итәрлек дәрәҗәгә үстерәселәре килә.
Каюм Насыйри коесыннан гомер буе су эчәргә язсын, мәгърифәтче булдырган мәдәният, гыйлем коесыннан гасырлар буе белем алырга насыйп булсын.

Эльвира Гыйсмәтуллина

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X