16+

Каюм Насыйрины Грециядә дә укыйлар

Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында «Шәхесләребез» сериясеннән Каюм Насыйриның китабын тәкьдим итү кичәсе булды. Бәйрәмгә татар язучылары, китапны әзерләгән галимнәр, Каюм Насыйриның нәсел дәвамчылары да кайтканнар иде. Олы Шырдан авылы башлыгы Рәис Кәримов әйтүенчә, авыл кечкенә булса да аның киләчәге якты. Бер елны сугышта һәлак булган якташларына һәйкәл куйсалар, икенчесендә чишмәләрне төзекләндергәннәр, былтыр яңа мәчет салганнар.

Каюм Насыйри китабында күренекле мәгьрифәтченең әдәби әсәрләреннән, фәнни хезмәтләреннән өзекләр, аңа язылган хатлар, башка истәлекләр урын алган. Каюм Насыйриның тууына 193 ел булса да, аның иҗаты өйрәнелсә дә, тулы библиографиясе төзелмәгән булган. Китапта ул урын алган. «Китапны әзерләгәндә өч ел Каюм Насыйри турындагы истәлекләр белән яшәдем, хәтта төштә дә Каюм бабай дип саташтым», – ди китапны әзерләүдә зур өлеш керткән «Җыен» фонды директоры Фуат Рәфыйков.

Ул мәчеткә Коръән, истәлеккә китаплар тапшырды.

Казандагы Каюм Насыйри музееның җитәкчесе Раушания Шәфигуллина күренекле мәгърифәтченең фән дөньясын үстерүгә өлеш керткәнен сөйләде. «Кече Шырдандагы Каюм Насыйри бабае казыган коедан халык су эчсә, мәгърифәтче булдырган мәдәният, гыйлем коесыннан гасырлар буе белем ала», – диде ул.

Каюм Насыйриның бай иҗаты белән еш кына чил илләрдән килгән галимнәр дә кызыксына икән. Сүз уңаеннан, әле яңа табадан төшкән Каюм Насыйри китабын Грециягә алып киткәннәр.

Язучы Равил Фәйзуллин шырданлыларга шигырь юлларын укыды. Аның бирегә беренче килүе икән. Шыгырдан дип язылган башлыгына ишарәләп «Шырдан белән Шыгырдан арасында уртаклык бар. Шыгырдан Россиядә үзенең малтабарлары белән билгеле булса, Шырдан тарихы белән данлыклы. Шырдан Шыгырданнан ким яңгырамаска тиеш», – диде ул.

Киләчәктә авылны туристик үзәккә әйләндерергә телиләр. Чара турында тулырак язманы «Шәһри Казан» газетасының киләсе санында укый аласыз.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading