16+

Каз өмәсе – авылның бизәге ул

Яшел Үзәннең Акъегет авылы халкы кош-кортны күпләп үстерә.

Яшел Үзәннең Акъегет авылы халкы кош-кортны күпләп үстерә.

Бу гаиләләрнең мул тормышта яшәвен, уңганлыгын, тырышлыгын күрсәтә. Акъегет авылының бердәмлегенә дә гаҗәпләнерлек. Өмәләр йорт саен диярлек уза. Күп каз асраган гаиләләрдә өмә оештыруны тормыш үзе таләп итә. Каз өмәсе – авыл тормышының бер бизәге ул. Бу ялларда да Акъегет авылында 4 гаиләдә каз өмәсе булып узды. Без, «Ак калфак»лылар, Әлфия Җәббаровалар гаиләсендә кунак булдык. 

Иртән үк хуҗалыкта эш кайный.  Караңгы төшкәнче 25 казны суеп, йолкып, эшкәртеп, юып бетерәсе бар бит! Ирләр казларны суеп тора, хатын-кызлар йолкый, эчләрен ала. Быел Әлфия белән Әхәт Җәббаровлар 40 каз бәпкәсе алып үстергән. Ишегалды тулы – мал-туар. Аларны асрау бик күп тырышлык һәм сабырлык таләп итә.  Әлфия авылда 30 елдан артык хат ташучы булып эшли. «Эштән арып-талып кайтса да, өендә, бакчасында искиткеч чисталык, тәртип тота. Тәрәзә төбендәге матур гөлләр хатын-кызның уңганлыгын тагын бер яктан ачып бирә», – диде авыл җирлеге башлыгы Алена Хәйруллина.

Сәгать 10га, йолкыган казларны көянтәгә асып, кызлар чишмәгә юарга алып төштеләр. Кызларга егетләр дә иярде. Ике егет, каз кау­рыйларын юлга сибеп, алдан бара. Бу йола каурыйны никадәр күбрәк сибәсең, авылга шулкадәр яшь киленнәр күбрәк киләчәген аңлата. Чишмәгә барып җиткәнче, гармунчы егетләр татар халык көйләрен уйнады, ә кызлар җырлады. Капка алдына чыккан халык муллык, сәламәтлек, илгә иминлек теләп калдылар. Су буенда каз өмәсенең иң матур, күңелле вакыты. Казларны юып бетергәч, кызлар егетләр белән рәхәтләнеп җырлап-биеп, уйнап алдылар.

Казларны юып кайтышка, хуҗабикәнең уңган кызлары мул табын әзерләп куйганнар иде. Каз итеннән бәлеш, каз мае белән майланган кайнар коймаклар дисеңме? Барысы да телеңне йотарлык.  Мәҗлес тәмамлангач, «Ак калфак» оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Гөлинә Саттарова каз каурыйларыннан тигәч (таба майлагыч) ясау буенча осталык дәресе күрсәтте. Бу чарада балалар да катнашты. Акъегеттә узган каз өмәсе Тау ягы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының быел дүртенче күмәк бәйрәме булды. Башка авыллардан килгән кунаклар халыкның бу матур йоласын үткәрү тәҗрибәсен алып киттеләр.

Роза Яһудина,
Яшел Үзән районы,
Норлат авылы.

Фото: "Татар-информ" МА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading