16+

Фаҗигалар сабак бирми: Казан базарлары нигә яна?

Соңгы елларда Казанда базар яну очраклары аеруча ешаеп китте кебек. Халык әле дә «Адмирал» базарындагы фаҗигане онытмый. Яңа Тура, Вьетнам, Чехов базары, «Родина», «Караваево»... Янмаган базар калмады бугай. Ни өчен бездә базарлар гел яна?

Фаҗигалар сабак бирми: Казан базарлары нигә яна?

Соңгы елларда Казанда базар яну очраклары аеруча ешаеп китте кебек. Халык әле дә «Адмирал» базарындагы фаҗигане онытмый. Яңа Тура, Вьетнам, Чехов базары, «Родина», «Караваево»... Янмаган базар калмады бугай. Ни өчен бездә базарлар гел яна?

Сез ничек уйлыйсыз?

Таһир Һадиев, Дәүләт Советы депутаты:
– Карак урласа табып була, янгыннан берни калмый. Кеше бизнес ачкан, булган акчасын шунда керткән булган. Мондый хәлнең килеп чыгуы бик аяныч, әлбәттә. Зыян күрүчеләрнең кайгыларын уртаклашам. Снаряд бер урынга ике тапкыр төшми. Монда уйланырлык җирлек бар. Бездә халык «Әйдә ярар», – дип өйрәнгән. Әмма без хокукый дәүләттә яшибез. Дәүләтнең үз кагыйдәләре. Барысын да законлы рәвештә эшләргә кирәк. «Әйдә»нең гомере кыска, ә менә нәтиҗәләрнең аяныч булуы бар. Куркынычсызлык кагыйдәләрен көчәйтергә кирәк дип уйлыйм.

Роберт Миңнуллин, шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе:
– Базарга сирәк булса да баргалыйбыз. Хәзерге базарлар сәүдә үзәкләрен хәтерләтә. Артык күбәеп киттеләр дип тә әйтимме. XXI гасырда нәрсәләр генә уйлап тапмыйлар. Кеше күп йөри торган андый зур үзәкләрне янмый торган материалдан төзеп булмыймы икән? Синтетика, пластик материалларга бик тиз ут каба. Биналарны төзегәндә үк, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен күздә тотып эшләсеннәр иде. Монда 100 төрле сәбәп инде, ни дисәң дә, бизнес өлкәсе бит.

Фәндәс Сафиуллин, сәясәтче:
– Кемеровода булган фаҗига сабак бирергә тиеш иде кебек. Бу хәлләрдән соң да бездә базарларның януына шикләнеп карыйм мин. Вакыйганың асылына төшмичә, өстемә гөнаһ ала алмыйм, әмма базарлар януның сәбәбе ике төрле булырга мөмкин дип уйлыйм. Йә битарафлык, йә явызлык. Икесендә дә кеше факторы роль уйный. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, тикшерүләргә җаваплы карамау булырга мөмкин. Сәүдә үзәкләре януның сәбәбе «көндәшлек» нәтиҗәсе булуы да бар. Сәүдә үзәкләренә дистәләгән кибетләрне туплау, артык күмәкләшләштерү, монополизация яхшыга илтми.

Фото:Илдар Мөхәммәтҗанов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading