Казан үзәгенә әллә ничә елга бер чыккан яки читтән килгән кешеләргә җәмәгать бәдрәфләрен тиз генә табу шактый кыен мәсьәлә. Урыннары уклар белән күрсәтелсә, һич тә зәвыксызлык саналмас иде, минемчә.
Аллага шөкер, һәм медицина хезмәткәрләренә рәхмәт, коронавирус пандемиясе акрынлап сүрелүгә бара. Июнь аеннан илдә эчке туристлыкны башлап җибәрү ниятләнелә. Казан мэры Илсур Метшин, быел Татарстан башкаласына 5 миллион турист килер, дип өметләнгән иде. Казанның меңьеллык тарихы, үзенчәлекле архитектурасы, кунакханәләрнең югары сыйфаты һәм татарстанлыларның ихлас кунакчыллыгы моңа җирлек бирә. Былтыр туристларның 3 миллионлы чиген уңышлы узган идек.
Урамда озак йөргәндә кече яки зур “йомыш” белән кысталу табигый халәт. Җирле халык, әлбәттә, үзен иркенрәк хис итә, шәһәрдәге бәдрәфләрнең кайларда урнашканлыгын белә... һичьюгы куаклыкка да барып, “җиңеләеп” килергә мөмкин. Казанга башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән килгән кешеләргә хәл катлаулырак. Урынын да белмисең, полиция “штраф салыр” дип тә куркасың.
Казанга киләчәк кунакларның һәм туристларның мәнфәгатен алдан ук кайгыртып, шәһәр урамнары буйлап бәдрәф эзләп йөрдем беркөн. Ленин бакчасында кирпеч-бетоннан бәдрәф төзелеше һаман ахырына җиткерелмәде әле. Шунлыктан, анда озаклап тоткарланмастан, Университет тукталышына ашыгыгыз. Биредә бушлай модуль бәдрәф эшли.
– Су да, гигиена кирәк яраклары да бар. Чисталыкка таләп зур, – диде корылманың “хуҗабикәсе”.
Тукай мәйданында (элекке Куйбышев мәйданы) совет заманнарында “Балалар дөньясы” кибете артында стационар бәдрәф бар иде. Андагы пычраклыкны өлкән буыннар хәтерлидер. Казанда 20-30 ел булмаган кешеләр әлеге “патша җәяү йөри торган урынны” эзләмәсен. Юк ул корылма! Хафаланырга кирәкми, Тукай мәйданы янындагы Меңьеллык скверы капкасы төбендә бушлай модуль бәдрәф эшли. Монысында да су һәм гигиена әйберләре бар.
Бауман урамында кысталсаң, “шартлыйм бугай” дип уңга-сулга йөгерүең ихтимал. Биредә зур сәүдә үзәкләре юк, кинотеатрлар ябык. Бауман урамындагы 19нчы йорт (элеккеге Матбугат йорты бинасы) янәшәсендәге бер корылмада “WC” хәрефләре күзгә ташланды. Бәлки, кайбер кешеләр белмидер, “әбрәкәй” игъланы инде ул. Барып керсәм, үз күземә үзем ышанмадым. Бездә дә – цивилизация! Бауман урамындагы бәдрәф Согуд Гарәбстанындагы ак мәрмәр бәдрәфтән бер дә ким түгел. Хуҗабикә исемен әйтмәсә дә, фоторәсемгә эләгүдән баш тартмады, бүлмәләрне горурланып күрсәтте. Бар тарафта чисталык хөкем сөрә, авыр исләрнең әсәрее дә юк, чөнки.
– Мөселманнар өчен тәһарәтләнү шартлары бармы? – дип сорадым.
-Шартлар тудырылган, җылы су да, сыек сабын да бар. Ни өчен мөселманнарга гына, юынып йөрү һәрберебез өчен дә кирәк ул, – дип, хәтта, үпкәләбрәк тә җавап кайтарды рус апае.
– Дөрес-дөрес, – дип аның сүзләрен хупларга ашыктым.
Бауман урамындагы бәдрәф тә бушлай. Казан Кремленең Тайницкая башнясы янәшәсендәге сквер читендә дә бушлай модуль бәдрәф эшли. Казан буенча шундый 70 модуль урнаштырылган.
Журналист булганлыктан, ярый ла мин шәһәрдә күп йөрим, кайда нәрсә барлыгын чамалыйм. Казан үзәгенә әллә ничә елга бер чыккан яки читтән килгән кешеләргә җәмәгать бәдрәфләрен тиз генә табу шактый кыен мәсьәлә. Урыннары уклар белән күрсәтелсә, һич тә зәвыксызлык саналмас иде, минемчә.
Меңьеллык скверы янәшәсендәге бәдрәф пыяладан ясалган, килеп төртелмичә торып, аның нинди нәрсә икәнлеген аңламыйсың. Язулары да бик кечкенә хәрефләр белән язылган. Пыяласының бер өлешен таш ыргытыпмы яки тибепме ватканнар. Газета киоскыннан да матуррак ясалган, югыйсә.
Рөхсәт бирелгәч, рәхәтләнеп килегез Казанга. Җәмәгать бәдрәфләре җитәрлек, аңа кадәр әле зуррак хәрефләр белән дә күрсәтеп чыгарлар, дип өметләник.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар