16+

Казан читендәге чүплекләр – кешеләрнең “маймыл паспорты” 

Казанда узган атнаның шимбәсендәге гомумшәһәр өмәсендә 17 мең кубометр чүп җыелган. Йөк машиналары полигоннарга 1 мең 200 рейс ясаган. – Ял көннәрендәге өмәләрдән соң, Казанның ничек чистарып калганлыгын һәр кеше күрде. Әлбәттә, игътибар юнәлтәсе кишәрлекләр бар әле. Кар эреп бетмәгән җирләрдә дә, бераздан чистарту үткәрергә кирәк булачак, – диде мэр Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Шәһәр башлыгы санитар чистарту икеайлыгы кысаларында Казанны май бәйрәмнәренә тәртипкә китереп бетерергә чакырды.
Гомумшәһәр өмәсендә башкаладагы 1030 предприятие һәм оешма, 60 меңгә якын кеше катнашкан. Эшләрне башкарырга 400 берәмлек техника җәлеп ителгән. Өмәгә шәһәр җитәкчелеге, район хакимияте, идарәче компанияләр, мәгариф, спорт, мәдәният учреждениеләре коллективлары, шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар чыкты.

Мэр Илсур Метшин белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров әйдаманлыгында шәһәр Башкарма комитеты бүлекчәләре хезмәткәрләре Танк урамы тирәсендәге яшел зонаны җыештырды. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин һәм шәһәр Думасы депутатлары Җиңү паркында эшләде.

– Өмәгә чыккан кешеләргә рәхмәт! Шәһәрне чиста һәм матур итеп күрү теләге шимбә өмәсендә генә түгел, ә ел буена саклансын иде, – диде мэр Илсур Метшин.
Казанда санитар икеайлыкта төп игътибар сулыкларга һәм урманлыкларга бирелә. Парин, Имәнлек, Минский урамнары янәшәсендәге урманлыкларны, Аккош күле урман паркын, Каенлыкны, Кабан күле тирәләрен, Гаврилов урамында Казансу буйларын, Идел ярларын, Серов урамындагы күл тирәләрен җыештыру ниятләнелә.

...Яңа Савин районында Әмирхан урамының Авиатөзелеш районы тарафындагы яшел зонасы көнкүреш калдыклары “полигонын” хәтерләтә. Автомобильләр базарына һәм автосервисларларга килгән кешеләр чүпләрен агачлыклар арасына гына ыргыта, машина әрҗәсе белән аударып калдырылган чүпләр дә бар анда. Елга-дренаж эче дә иске шиннар белән тулы. Биредә мондый шапшаклык күренеше, карлар эрегәч, һәр елны кабатлана. Видеокамера куеп, табигать кочагына чүп түгүчеләрне берәм-берәм зур штрафларга тартмыйча торып, Әмирхан урамындагы яшел зонада тәртип урнашытырып булмас, мөгаен.
Казан мэры Илсур Метшин искәрткәнчә, чисталыкка ел буена омтылырга кирәк шул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading