16+

Казан килене Нюша ире белән бергә бәби тапкан

Җырчы Нюша белән якташыбыз Игорь Сивовның кызлары туган, дип яза Стархит.

Җырчы Нюша белән якташыбыз Игорь Сивовның кызлары туган, дип яза Стархит.

Булачак әти белән әни сабыйның тууына берничә ай алдан әзерләнә башлаган. Башта Мәскәүнең иң яхшы клиникаларында тикшеренеп торган Нюша, соңрак Майаминың тәүлегенә 4 мең доллар булган клиникасының вип-палатасында яткан, шул клиникада бәби тапкан.

Тәүге тапкыр әни булган Нюша инстаграмда сабыеның фотосурәтен куеп: "Безнең фәрештәбез", дип язган.

Җырчының ире бала тапкан вакытта янында торган. Соңрак сабый тугандагы хис-тойгылары хакында Игорь социаль челтәрләрдә дә бүлешкән. "Кадерле ир-атлар, мин өчләтә әти,(беренче никахыннан ике улы бар), әмма беренче тапкыр сөеклем белән серле вакыйгада катнашырга карар кылдым. Ирләр, мин күргән һәм тойган хисләрне гадәти тормышта кичереп булмый. Моннан соң бернәрсәдә инандым: хатын-кыз - могҗиза, аларны яратырга, кайгыртырга һәм кулда гына йөртергә кирәк, ", - дип куанычы белән уртаклашкан Игорь Сивов.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Наш ангелочек ?❤️ #лапочкадочка

Публикация от Nyusha (@nyusha_nyusha)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading