16+

Казан кунакларга сый-хөрмәт күрсәтергә әзер

Чемпионат кунакларына татар кафе-рестораннары нәрсәләр тәкъдим итәргә җыена, менюларында нинди яңа ризыклар барлыкка киләчәк һәм татар рестораторлары берлеге оешачакмы? «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сүз шул хакта барды.

Казан кунакларга сый-хөрмәт күрсәтергә әзер

Чемпионат кунакларына татар кафе-рестораннары нәрсәләр тәкъдим итәргә җыена, менюларында нинди яңа ризыклар барлыкка киләчәк һәм татар рестораторлары берлеге оешачакмы? «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сүз шул хакта барды.

Татар ашлары халыкара федерациясе рәисе, ресторатор Резеда Хөсәенова сүзләренчә, чемпионат – чит ил туристларын Татарстан, республиканың кунакчыллыгы һәм татар милли ризыклары белән таныштыру өчен менә дигән мөмкинлек һәм алар кунакларны каршы алырга җитди әзерләнә.
– Менюлар татар, рус һәм инглиз телләрендә эшләнде. Һәр сменага бер генә булса да инглизчә белә торган официант булачак. Мөселман илләреннән килүчеләр өчен намаз укый торган бүлмәбез бар. Ресторан эчендә мастер-класслар үткәрү өчен 25-30 кеше сыешлы махсус студия булдырдык. Теләге булганарны татар милли ризыклары пешерергә өйрәтәчәкбез. Ресторанны милли бизәкләр белән бизәргә тырышабыз. Безгә килгән туристлар һичшиксез тәмле ашап китәчәк, – диде ул. 

«Түбәтәй» хәләл тиз туклану рестораннар челтәре җитәкчесе Солтан Сафин 2015 елгы Спортның су төрләре буенча чемпионат вакытында 50 мең кешене ашатуларын һәм бу өлкәдә тәҗрибәләре зур булуын билгеләп үтте.
– Бездә, башка кафе-рестораннардан аермалы буларак, «треугольник»лар юк, фәкать өчпочмаклар гына. Ризыкларның атамаларын русча тәрҗемә итү ягында түгел без. Чемпионат өчен махсус ризык та тәкъдим итәргә уйлыйбыз. Әлегә ул сер, шунысын гына әйтә алам: ул өчпочмак белән бәйле булачак. Кассадагы кызларыбыз татарчаны яхшы белә. Шулай ук ресторанда татар җырлары яңгырап торачак. Анда Илһам Шакиров кебек классик җырчыларның җырларын да, заманча альтернатив татар музыкасын да куячакбыз. Футбол уеннарының турыдан-туры трансляциясе дә барачак, – диде Солтан Сафин. 

«Түбәтәй» хуҗасы заман белән бергә атлап барырга тырышуларын, әлеге уңайдан менюда кыстыбургер, өчпочмак-фрилар барлыкка килүен дә сөйләп үтте. 
– Без бер урында гына таптанып тормыйбыз, өчпочмакларны гөмбә, яшелчә, диңгез продуктлары белән дә ясыйбыз. Аннары хәзер кешеләр тиз туклану ягында. Америкага барып, фаст-фудларны өйрәндек. Өчпочмак-фрилар шуннан соң барлыкка килде, – ди ул. 
Татар милли ризыкларын таныту максатыннан, «Түбәтәй»леләр рестораннарын берничә чит илдә дә ачарга ниятлиләр. 
– Әбу-Даби, Малайзиядә күргәзмәләрдә катнаштык, безнең стенд яныннан кешеләр китмәделәр дә, өчпочмакны яраттылар, бик тәмләп ашадылар, – ди Солтан Сафин.

Матбугат очрашуында сүз татар рестораторлары берлеге булдыру турында да барды. Татар кухнясын таныту өчен, татар рестораторларын бергә тупларга кирәк дигән фикердә тора спикерлар.
– Ул Татарстан рестораторларын гына түгел, Россия төбәкләрендәгеләрне дә һәм чит илләрдәгеләрне дә берләштерергә тиеш. Екатеринбургтан миңа ресторан тоткан бер татар кешесе милли ризыклар пешерү буенча мастер-класска килде. Казахстанга да чакыралар. Без бар, берләшергә генә кирәк, – диде Резеда Хөсәенова.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading