16+

“Казан марафоны” нигә татарча түгел?

Редакциягә укучыбыздан мөрәҗәгать килеп иреште. Сүз “Казан марафоны” дип аталган спорт чарасына белән бәйле. Мөрәҗәгатьнең бер өлешен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. 

“Казан марафоны” нигә татарча түгел?

Редакциягә укучыбыздан мөрәҗәгать килеп иреште. Сүз “Казан марафоны” дип аталган спорт чарасына белән бәйле. Мөрәҗәгатьнең бер өлешен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. 

“81 яшемдә актив рәвештә савыктыргыч йөрү белән шөгыльләнүче буларак, безнең марафонның ун елдан соң Казанга кайтуы мине битараф калдырмады. Марафонның янә үткәрелә башлавы уңышлы булып чыкты. 2019 елда катнашучылар саны 30 меңнән артты. Чит илләрдән дә күпләп спортчылар килә. Татарстанның җиңел атлетика ветераннары да катнаша.
Җиңел атлетика ветераннары, шул исәптән мин дә, марафонның Казанга кайтуын таләп итеп, күп төрле инстанцияләргә яздык. Без, ветераннар, марафонның Казаннан башка китмәвенә ышанып калабыз.
Оештыру ягыннан марафон бик әйбәт булуга да карамастан, спорт чараларын мәгълүмати һәм музыкаль бизәлеш белән тулыландыруда ике дәүләт телен дә куллану бик аксый. 50гә 50 принцибы монда эшләми, татар теле стадионнарда ишетелми. Шул мәсьәлә белән “Казан марафоны” җитәкчесенә баргач, аңа ул турыда күрсәтмә булмавын әйтте”, – дип яза безгә Мөдәрис Галимҗанов. 

Бу сорауны без Татарстан Спорт министрлыгына юлладык. 
“Казан марафон” ы “Тимерман” оешмасы тарафыннан оештырыла. Ягъни бу - федераль дәрәҗәдәге проект. Марафон барышында яңгырый торган мәгълүмат та, музыкаль бизәлеш тә алдан ук әзерләнә, килешенә. Марафонда татар теленең яңгырамавы федераль проект булуына бәйле. Республика күләмендә үткәрелә торган спорт чаралары исә ике телдә – татарча да, русча да алып барыла”, – дип җавап бирделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә. 
“Казан марафон”ы республика башкаласында 2015 елдан үткәрелә. Анда спортчылар һәм йөгерергә яратучылар чыга. Катнашучылар 42,2 чакрым, 21,1 чакрым, 10 чакрым һәм 3 чакрымга йөгерә. “Казан марафон” Европада иң матур трассалар исемлеген кергән. 
2021 елда “Казан марафон”ы 2 май көнне узар дип планлаштырыла. Оештыручыларның сайтындагы мәгълүматлар буенча, катнашучыларны электрон теркәү инде башланган.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading