16+

Казан мәчесенең корсагы ник ялтырый?

Казан шәһәренең җәяүлеләр урамы – Бауман урамы уртасында Казан мәчесенә һәйкәл урнашкан. Биеклеге – 3 м, киңлеге 2,8 м булган алюминий сынлы-архитектура композициясе Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Башмаков проекты буенча эшләнгән

Казан шәһәренең җәяүлеләр урамы – Бауман урамы уртасында Казан мәчесенә һәйкәл урнашкан. Биеклеге – 3 м, киңлеге 2,8 м булган алюминий сынлы-архитектура композициясе Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Башмаков проекты буенча эшләнгән

Казан мәчесе һәйкәле шәһәребезнең истәлекле урынына, символына әверелде.

Тарихи чыганакларда язылганча, Россия императоры Елизавета Казан шәһәрендә тычканнарның юклыгы турында хәбәр ишеткән. Ул вакытларда Казанда тычкан тотучы «сугышчан» нәселле мәчеләр булган. Аларны зур башлы, муеннары мускуллы, күкрәк өлеше көчле һәм кыска койрыклы дип тасвирлыйлар. 1745 елда бастырылган боерык нигезендә, Казаннан Санкт-Петербургка 30 мәче җибәрелгән, алар Кышкы сарайдагы күп санлы азгын тычканнарны юк итәргә тиеш булган. Дөрестән дә, Казан мәчеләре үзләренә йөкләнгән хезмәтне оста башкарган, Кышкы сарайны тычканнардан арындырганнар. XVII-XIX гасырларда Казан мәчеләре турында төрле китаплар, рисаләләр (брошюралар), сувенирлар ясап сатканнар. Ул мәчеләргә җыелма исем дә кушканнар: Алабрыс. 
Алабрыс мәчесе турында хәтта Казан шәһәренең туристлар картасында да мәгълүмат бар. «Российская газета» язып үткәнчә, Казан мәчесе һәйкәле Татарстанның сигез символы арасына кертелгән. Казан мәчесе һәйкәленең корсак турысы ялтырабрак тора. Аны сыйпап теләк теләсәң, кабул була, имеш. Шуңа да һәр кеше корсакка кагылып китә. 

Нияз Бишбалта, Казан


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading