16+

Казан мэры кайда яшәргә җыена?

Татарстан хөкүмәте Казанда тәүге экологик район концепциясен һәм мастер-планын әзерләүгә халыкара конкурс үткәрә. Экорайонны 2030 елга төзеп чыгу ниятләнелә.

Казан мэры кайда яшәргә җыена?

Татарстан хөкүмәте Казанда тәүге экологик район концепциясен һәм мастер-планын әзерләүгә халыкара конкурс үткәрә. Экорайонны 2030 елга төзеп чыгу ниятләнелә.

Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта бу турыда республика премьер-министры Алексей Песошин игълан итте.

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районында экорайон барлыкка китерү идеясен хуплады. План буенча белгечләр һәм казанлылар фикере өйрәнелде. Экорайон элеккеге артиллерия базасы җирлегендә төзелә. Анда күпкатлы йортлар да, шәхси тораклар да булачак. Табигать ландшафтына зыян китерелми, табигать саклана. Экорайон 759 гектар мәйданны биләячәк, бу – Дәрвишләр яки Константиновка бистәләреннән дә зуррак территория. Биредән җир кишәрлекләре сатудан кергән акча банкротлыкка чыккан банклардан зыян күргән гражданнарга һәм Татарстанда теркәлгән предприятиеләргә ярдәм күрсәтү фондын тулыландыруга тотылачак, – диде Алексей Песошин.

– Мондый экорайон Россиянең әле бер генә төбәгендә дә юк, бу башлангычка теләктәшлек күрсәткәне өчен Татарстан Президентына рәхмәт! – дип таныштыруны дәвам итте Казан мэры Илсур Метшин. – Балалар туу арта, торак йортлар кирәк. «Заречье» канализация суларын чистарту корылмасы төзелде, инженерлык челтәрләре яңартыла – болар Киров районында төзелешләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Аккош күле – шәһәрнең энҗесе, күлләр теземе төзекләндерелә. Төзелешләр фәкать федераль законнар нигезендә археологик тикшерүләр үтәрелгәннән соң гына башкарыла.

Мэр, берочтан, журналистларга үзенең серен дә ачып ташлады:

– Үзем дә шушы экорайонда йорт төзеп яшәргә ниятлим. Гаиләм зур, – диде ул. 

Татарстан Президенты ярдәмчесе, «Республика ярдәм фонды» советы рәисе Айрат Нуретдинов та булачак экорайон территориясеннән җир кишәрлекләре сатудан кергән чыганаклар банкротлыкка чыккан банклардан зыян күргән гражданнарга һәм предприятиеләргә булышу өчен мөмкинлекләрне арттырачагын искәртте.

– Экорайон буенча зур әзерлек һәм өйрәнү эшләре башкарылды. Артиллерия базасы булган урында агачтан төзелгән нибары ике корылма тора иде. Анда җир катламы бернинди матдәләр белән дә зарарланмаган. Дары (порох) ул гомумән зарарлы матдә түгел, – диде Айрат Нуретдинов.

«Центр» стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры Сергей Георгиевский әйткәнчә, Киров районындагы экорайон «шәһәр эчендәге авыл» булачак.

– Экорайон шәһәр белән авыл катнашмасын хәтерләтәчәк. Шәхси торак төзегәндә, әлбәттә, үз проектың белән дә катнашырга мөмкин. Ләкин шәхси проект экорайон концепциясенә җавап бирергә тиеш. Экорайонның тулаем проекты кысаларында, шәхси йорт проектына кайбер үзгәрешләр кертү таләп ителүе ихтимал, – дип аңлатты Сергей Георгиевский кызыксынып биргән соравыма җавабында. 

Конкурста катнашырга теләүчеләр 2018 елның 14 августына кадәр www.contestkzn.ru сайтына мөрәҗәгать итәргә тиеш. 

Конкурсның приз фонды – 5000000 сум. Финалга узган конкурсантлар белән экорайонның концепциясен эшләү буенча килешүләр кабул ителә. Конкурс җиңүчесенә – 3 миллион сум, икенче урынга – 2 миллион сум, ә өченче урынга 1 миллион сум бирелә.

Фото: rfprt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading