16+

Казан шәһәрен авыл кызлары төзи (бүген кранчыларның һөнәри бәйрәме)

Иртәнге сәгать җиде. Җылы юрган астыннан ашыкмый гына тордым да, тышта нинди һава торышы икән дип, тәрәзәгә күз аттым. Каршыбыздагы төзелеш уртасында торган, безнең 17 катлы йорттан да биек кранга күзем төште...

Казан шәһәрен авыл кызлары төзи (бүген кранчыларның һөнәри бәйрәме)

Иртәнге сәгать җиде. Җылы юрган астыннан ашыкмый гына тордым да, тышта нинди һава торышы икән дип, тәрәзәгә күз аттым. Каршыбыздагы төзелеш уртасында торган, безнең 17 катлы йорттан да биек кранга күзем төште...

Сорау
Ул кранны күптән күзәтәм үзе. Гел эшли ул. Иртән дә, кич тә, төнлә дә... Эшлиме – эшли, биекме – биек... Ләкин бу юлы аңа кеше менгәнен күреп алдым. Каршыбыздагы йортның 21 катлы булачагын искә алсак, кранның нинди икәне күз алдыгызга килгәндер. Ә теге кеше һаман менә. Башым әйләнә башлады, күңел болгана, авып китмәсәм ярар иде, дип тәрәз төбенә тотынып аның менеп җитүен көтәм. Су эчеп алдым, тешләрне чистарттым, чәчләремне тарадым, теге һаман менә. Яртысында ял итеп алды.

Ләкин мине башка нәрсә борчый башлады. Ул озын куртка кигән. Мин әйтәм, эш киемедер... Юк, башлыгы ал төстә. Соң хәзер егетләр дә шулай киенә дигән уй йөгереп уза. Булмас, төзелешкә андый егетләрне алмыйлардыр. Ул арада теге кеше эш кабинетына менеп җитте дә юк булды. Биш минут үттеме икән, кранның озын өлеше акрын гына безнең якка таба борылып эшли дә башлады. Менә шушы мизгелдән социаль челтәрләрдәге аккаунтларымда кран белән бәйле фотолар, видеолар күренә башлады да инде минем. Ә күңелдә бер генә сорау: кранда хатын-кызлар да эшлимени?

Җавап
Көн саен иртән теге кешенең кранга менгәнен күзәтә башладым. Үземчә аның белән сөйләшәм, уңышлы көннәр телим, менгәндә көч биреп торам. Кем икән ул – көчле затмы, гүзәл туташмы?

Түзмәдем, шул төзелеш объектына юл алдым. Әлбәттә, мине бик усал сакчы абый аның янына кертмәде. Бетмәс монда синең өчле-тугызлы сорауларың, дип куып җибәрде. Ярар, мин әйтәм, карарбыз әле... Икенче көнне тагын килдем. Башка кеше каршы алды. Сөйләшеп киттек. Ул вакытта безнең комплекста эшләүче 12 кранның тугызында хатын-кыз эшләгәнен белдем.
_________________________________________________________________

Авыл кызы – Надежда

Кранчы Надежда Ломако белән очрашуга килгәнче үк аның нинди булачагын күз алдына китердем. Олы гәүдәле, калын тавышлы, зур куллы, кырыс, дорфа ханым булырга тиеш, дип фаразлап куйдым...

Хәзер  мондый уйларым өчен аның алдына мең кат гафу үтенәм! 80 метр биеклектәге кранда эшли торган Мамадыш районының Албай авылы кызы Надежданы күреп таң калдым. Шундый ягымлы, нәфис буйлы, йомшак тавышлы, тәмле телле кыз инде 13 ел бик тә саваплы эш башкара икән. Әйе, бу хезмәтне башкача атый да алмыйм. Күпме кешене өйле итә бит ул. Төзелештә төп эшне мин башкармыйм, дисә дә, килешмим!

– Авылдан Казанга килеп урнашу җиңел түгел. Ә бу эш мине үзе тапты. Абыем заводта эшли иде. Мине дә шунда чакырды. Белемем буенча мин – хисапчы-икътисадчы. Эшләп тор, аннары шул өлкә буенча урын бушагач күчәрсең, дип мине кранга утырттылар. Кызыксынып эшли башладым. Заводтан ел саен укырга җибәрәләр иде. Өч ел эчендә 5нче разрядлы кранчы булдым. Эшемне яратсам да, биек кранда эшләргә кызыга идем. Озак уйламыйча, яңадан укып, төзелеш кранына эшкә күчтем. Ләкин яңа эшкә урнашу бик җиңел булмады, тәҗрибәң юк, булдыра алмассың, бик яшь бит син, дип куркып калалар иде. Чөнки эш күп, йортлар гөмбә урынына үсә, тиз-тиз эшләргә кирәк. Ләкин практика узганда ук тәҗрибәле икәнемне күрсәттем. Беренче утыргач та, мине өйрәтергә тиешле абый: «Әй, син булдырасың икән, эшлә», – диде дә миңа машина бушаттырды, – лип сөйли Надежда һөнәре турында.
Тәүге биек краны Казанның Салават күпере комплексында булган Надежданың. “Нибары 50 метр гына биеклектә иде ул”, – дип искә ала Казан үзәгендәге күп катлы йортларны да төзүдә катнашкан кыз.

Иң күп килгән сорау

Аккаунтларыма кранлы фото һәм видеолар куйгач килгән иң күп сорауларның берсен Надеждага бирдем. Эш «кабинеты» турында гәпләшеп алдык. Йомышны алар шунда үти икән.
– Бар да җайланган. Хәзер краннар заманча, куркынычсызлык чаралары да ныклап үтәлгән. Минем организм андый йомышларсыз яшәргә ияләшеп бетте бугай инде, – дип елмая Надежда. – Ашауга килгәндә, иртәдән көндезге ашка кадәр җиләк-җимешләр, чикләвекләр капкалап алам да, ял вакытында йоклыйм. Бу – иң рәхәте.

Иртәнге 7дә башланган эш төнге сәгать 3ләргә кадәр дәвам итәргә мөмкин икән. Бер йортка бер генә кран булганлыктан, эш сәгатенә сыеша алмыйлар, ә төзелештәге һәр эшчегә әйбер күтәрү өчен кран кирәк.

Иң күп акча – Казанда!
Эшләгәч, акчасы да түләнергә тиеш инде аның. Тагын түзмичә, башкаларны да кызыксындырган сорауны бирәм.
– Безнең хезмәт хакы бер ялсыз ай буе эшләсәң, 50-60 мең сум тирәсе чыга. Бу аена 300 эш сәгате җыелган очракта, – дип шаккаттырды Надежда. Җавапка 150-200 мең сум дигән сумма көткән идем. Үзем аннан күбрәк түләсәләр дә, бу эштә эшли алмаячагымны беләм. «Күрше төбәкләрдә караганда, Казанда хезмәт хакы югарырак йөри», – дип бөтенләй аяктан ега язды әңгәмәдәшем.

Урын кешене бизәми
Бер дә тискәре яклары юк мени эшеңнең, дигән соравыма җавап итеп: «Урын кешене бизәми, ә кеше урынны бизи, дигән сүзләр бар. Мин булган һәр җирдә яхшы. Шул эш графигы гына кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Аннары эшчеләр арасында өйрәтергә яратучылар була. Ләкин берсе белән дә конфликтка кермим. Ниндидер тимер яки таш кисәге өчен кеше белән ачуланышып торуның мәгънәсен күрмим. Минем төп таләп: ир-егетләр минем янда сүгенмәскә тиеш», – диде.

Уңай якларына килгәндә, иң беренче итеп, эшенең романтик булуын атады.
– Иң матур күренешләр шаһите без. Кояш чыкканын, баеганын күзәтәм. Аннары аста эшләүчеләр дә һава торышының ничек үзгәрәсен миннән сорый. Эшлибезме, монда җил чыга, диләр. Ул җил инде өч тапкыр көчәеп, өч тапкыр тынычланган була, алар сизми дә. Болытның кайсы якка китеп, яңгыр явамы, юкмы, шуны карап әйтәм, – дип эшенең мавыктыргыч мизгелләрен сөйләде Надежда.

Давыл да куркытмый
– 80 метрлы кранга 10 минут менәм. Җил чыкты дип кенә бер дә төшәсе килми шул, – дип җавап бирде көчле җил, күк күкрәгән вакытта аска төшәсеңме дигән соравыма курку белмәс Надежда. Әлбәттә, андый вакытларда эш тукталып тора икән. – Кранны җил уңаена куясың да, көтеп утырасың инде. Кайберәүләр, астан эшчеләр кушты бит, дип шундый вакытларда эшне дәвам итә. Аннары төрле һәлакәтләр килеп чыга. Үзегез әле бер шәһәрдә, әле икенчесендә кран ауганын ишетеп торасыз. Ә безнең краннар техник куркынычсызлык буенча заманча җиһазландырылган. Тик рациясез эшләүчеләр була. Бу шулай ук куркыныч. Без бит кеше гомере өчен җаваплы. Төзелеш вакытында бәреп китү яки берәр нәрсә ычкынып төшү бар. Кранчы команда белән эшләргә тиеш. Монда һәр эш алымы мөһим.

“Мин – хатын-кыз!”

Надежда газета укучыларыбызга да теләкләрен җиткерде.
– Кайда гына эшләсәк тә, хатын-кыз булып калыйк. Хатын-кыз ир-ат була алмый. Аның йомшаклыгы, киң күңеллелеге, нәфислеге барыбер калырга тиеш. Иң беренче чиратта, без хатын-кыз, аннары гына кран машинисты. Ничек кенә кыю булсак та, ир-егетләрне кимсетергә, аларны түбәнлеккә төшерергә ярамый. Һәрвакыт минем янымда иң яхшы ир-атлар, дип әйтәм. Һәм ул шулай да, – диде ул.

Менә шундый акыллы фикерләр белән әңгәмәбезне дә тәмамладык. Ир-атлардан 80 метр биеклектә эшләсә дә, хатын-кыз булып кала белгән, нинди генә кыю булса да, үзенең гүзәл зат икәнен онытмаган Надеждага сокланып калдым. Иң мөһиме – без яши торган берсеннән-берсе биек йортлар төзелешендә шундый җаваплы, тырыш, максатчан кешеләр эшләвенә сөендем.
Динара Әхмәт

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading