16+

Казан урамнарында «сасы гейзерлар» бәрә башлады

Татарстан башкаласында җир астындагы коммуналь торбалар һәм су үткәргечләр 70 процентка кадәр тузган.

Казан урамнарында «сасы гейзерлар» бәрә башлады

Татарстан башкаласында җир астындагы коммуналь торбалар һәм су үткәргечләр 70 процентка кадәр тузган.

Авылдан туганнарыбызның баласы кунакка килгән иде. Шәһәргә җиткәч, сабый беркатлылыгы белән ул: “Бу нинди сасы ис? Бу – Казанмы?” – дип әйтеп куйды. Кызганыч, Казан 1990 еллардагы сасы халәтенә төшеп бара. Урамнарның әле бер, әле икенче җирендә “сасы гейзерлар” бәреп чыга.

Казан мэры Илсур Метшин 18 октябрьдә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә башкаланың җир асты коммуналь челтәрләренең һәм су үткәргечләренең хәле кискен халәттә булганлыгын искәртте.

“Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Андрей Егоров хәбәр иткәнчә, предприятие Казанда 3 мең чакрымнан артык озынлыктагы челтәрләргә хезмәт күрсәтә.
– Җир асты үткәргечләренең 70 проценты искергән һәм авария хәлендә. Кулланыш срогын узган үткәргечләр 1,7 мең чакрымны тәшкил итә. Бу күрсәткеч ел саен 2-3 процентка арта бара. Үткәргечләр узган гасырның 50-70 елларында ук сузылган, – диде Андрей Егоров.

Совет чорында төзелгән магистраль үткәргечләрне капиталь төзекләндерү комплекслы рәвештә алып барылмаган.
 – Ул вакытта шәһәр алдында башка бурычлар торган: тузган тораклардан күчерү программасы гамәлгә ашырылган, яңа микрорайоннар төзелгән. Хәзер совет чоры мирасының ныклык запасы бетте, – диде Андрей Егоров.

Мэр Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе көн тәртибенә куелган темага үзенең фикерләрен җиткерде.
 – Коммуналь челтәрләрнең искерүе мәсьәләсенең көн тәртибенә беренче мәртәбә генә куелуы түгел инде, – диде ул. – Бу – дистә еллар дәвамында җыелып килгән төен. Халык санына бәйле булмаганча – ун меңлеме, йөз меңлеме, миллионлы – барлык шәһәрләрнең проблемасы бу. Федераль үзәк 500 меңгә кадәр кешеле шәһәрләргә максатчан программа тәкъдим итте. Миллионлы шәһәрләр исә, проблема белән бергә-бер калды.

Шәһәр башлыгы сөйләгәнчә, мегаполисның “кан тамыры” булган яңа коммуналь челтәрләр төземичә торып, шәһәрне үстерү мөмкин түгел

 – Аварияләр саны, болар: 14 мең тишелү, җир убылу – хәлнең ни халәттә икәнлеген үзе дә белдерә, – диде мэр Илсур Метшин.
 Коммуналь һәм суүткәргечләр белән бәйле кискен хәлне федераль үзәккә массакүләм мәгълүмат чаралары аша да җиткерү зарурлыгын да әйтте мэр. Җир асты үткәргечләрен ремонтлауны финанслауның бер чыганагын су челтәренә ялгануга нигезләнелгән түләү бәясе урнаштыруда күрә ул. Россия Хөкүмәтенең 2014 елдагы карарына ишарә ясалды.

– 2014 елда торакның квадрат метрына бәяне төшерү максатында карар кабул ителгән иде. Беренче карашка, дөрес карар кебек. Ләкин, бүген торакның квадрат метрына бәя 100 мең сумнан артып китте, ә суүткәргечкә ялгану бәясе 500 сум килеш калды. Шушы карар сәбәпле, 12 миллиард сум акча кермәде, – дип, нигезләде үзенең сүзен мэр Илсур Метшин.

– Татарстан Президенты Россия Дәүләт Советында торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш төркемен җитәкләвен исәпкә алып, илдә суүткәргечләргә ялгануның дөрес-нигезле тарифларын кайтаруга ирешергә кирәк. Шушы мәсьәләне хәл итми торып, без шәһәрнең су үткәргеченең тотрыклы эшләвенә ирешә алмаячакбыз, – диде мэр Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading