16+

«Казан утлары» «Кыш бабай» төсле бүләк өләшә: ике бәйгегә йомгак ясалды

Яңа ел алдыннан бүләк-күчтәнәчне күп итеп капчыклап, гадәттә, Кыш бабай өләшә. Ә бу юлы бу юмарт бабай ролен “Казан утлары” редакциясе үтәде. Бу журнал ел башында ук ике саллы конкурс башлап җибәргән булган.

«Казан утлары» «Кыш бабай» төсле бүләк өләшә:  ике бәйгегә йомгак ясалды

Яңа ел алдыннан бүләк-күчтәнәчне күп итеп капчыклап, гадәттә, Кыш бабай өләшә. Ә бу юлы бу юмарт бабай ролен “Казан утлары” редакциясе үтәде. Бу журнал ел башында ук ике саллы конкурс башлап җибәргән булган.

Аның беренчесе ак халатлы шәфкать ияләре - табибларга багышланган һәм “Шифалы куллар” дип аталган. Икенчесе Татарстанның 100 еллыгына багышланганы “Татарстан.  Тарих. Шәхесләр” конкурсы.   17 декабрь көнне аларның икесенә дә тантаналы рәвештә йомгак ясалды.

Тарихка багышланганында каләм әһелләре  әдәби очерк жанрында көч сынашканнар. 3 урында Роза Хәбибуллина,  икенче урында  Лилия Фәттахова, беренче урында  Риман Гыйлемханов.

“Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин  “Шифалы куллар” конкурсына  150 ләп әсәр алуларын шатланып хәбәр итте. Шуларның 20се повесть,   алтмышлап хикәя,  калганнары шигырьләр булган. Аларын мәктәп укучылары язган. Алар аерым номинациядә җиңү яулаганнар. Бүләкләү тантанасына  малайлар-кызлар үзләре дә килгән иде, иҗат иткән шигырьләрен сөйләп тә күрсәттеләр.  Килгән әсәрләрнең географиясе дә киң. Татарстан белән бергә ут күршеләребез Чувашстан,  Пермь, Ульяновск якларыннан да милләттәшләребез  әдәби бәйгедә катнашкан. Хәтта сөендереп Төркиядән дә язмалар килгән. Бу гаҗәп тә түгел, тема  һәркем өчен бик якын -  сәламәтлегебез сагында уяу торучы табиблар   турында. Аннары  без барыбыз да  Абдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләре”н  укып, матур әдәбиятны һәм шәфкать ияләре табибларны яратып үскән буын. “Ул әсәргә алмашка ни килә, авторы кемнәр?” Конкурс шуны ачыклауны максат итеп куйган. Һәм ул аңа ирешкән дә.

Катнашучылар арасында  әдәбиятта билгеле  авторлар белән янәшә яңа исемнәр дә ачыкланган. Хикәяләр жанрында  өченче урында  Ркаил Зәйдулла,  икенче урында Фирүзә Җамалетдинова, беренче урында Зиннур Хөснияр табылган. Һәр номинациядә өч кызыксындыру бүләге дә билгеләнгән булган.  Алар да  үз ияләренә  иреште.  Повестьлар жанрында беренче урын Зөлфәт Хәкимдә,  икенче урын безнең Марат Кәбировта, өченче урын Рамис Латыйповта.

Аларның барысы да  конкурсны оештыручылар: “Татмедиа”  матбугат һәм массакүләм  коммуникацяләр  республика  агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгынннан  эшләр идарәчесе  Идеал Айзатуллов, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин,  ТР Министрлар кабинеты  аппаратының  Татарстан халыкларының мәдәниятын һәм телләрен  үстерү  идарәсе бүлеге мөдире шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе  Данил Салихов, “Татмедиа”җитәкчесе  киңәшчесе шагыйрь Равил Фәйзуллин,  шагыйрь Газинур Морат  кулыннан истәлек дипломнары һәм шактый гына күләмле акчалата премияләр алдылар.   
 
 “Их,мин белми калдым, катнаша алмадым”-  дигән каләм ияләрен  тынычландырырга ашыгабыз. Яңа елдан “Казан утлары”  яңа конкурс башлап җибәрә. Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак. Бүгенге заманда һәр укучы өчен көрәш барганда анысы да матур гамәл булыр, укучы белән редакция арасын якынайтыр, дип ышана оештыручылар.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading