16+

“Казан утлары”ның 100 еллыгы – соңгы гасырдагы төп вакыйга”

Шушы көннәрдә “Казан утлары” журналы чыга башлауга 100 ел тула. Журнал Татарстанда гына түгел, төрки халыклар арасында да бик дәрәҗәле санала. Кунакларның ялкынлы чыгышлары һәм котлаулары – моңа дәлил.

“Казан утлары”ның 100 еллыгы – соңгы гасырдагы төп вакыйга”

Шушы көннәрдә “Казан утлары” журналы чыга башлауга 100 ел тула. Журнал Татарстанда гына түгел, төрки халыклар арасында да бик дәрәҗәле санала. Кунакларның ялкынлы чыгышлары һәм котлаулары – моңа дәлил.

“Казан утлары”н Якутия (Саха) Республикасының “Чолбон” әдәби-иҗтимагый журналының баш мөхәррире, шагыйрь Гавриил Андросов; Кабарда-Балкар Республикасының “Мәңге Тау” балкар журналы баш редакторы, Карачай Республикасының халык шагыйре Әскәр Додуев; Кыргызстан Республикасының “Ала-Тоо” журналы баш мөхәррире, Кыргызстан Республикасының халык шагыйре Маркабай Ааматов; Бөтендөнья яшь төрки язучылар берлегенең Киңәшмә советы әгъзасы, шагыйрь, Азәрбәйҗан Республикасының “Интеллектуаль хокук үзәге” директоры Илгар Төркуглы; “Касым” Казакъстан Республикасы әдәби-иҗтимагый журналының баш мөхәррире, шагыйрь Серик Сагынтай һәм Башкортстан Республикасы “Шоңкар” журналының баш мөхәррире, язучы Айгиз Баймөхәммәтов тәбрикләде.

– Безнең өчен “Казан утлары” журналының 100 еллыгы – соңгы 100 елдагы иң төп вакыйга. Киләсе гасырга да әле ул төп вакыйга булыр дип уйлыйм, чөнки “Казан утлары” – әдәбиятыбызның нигезе. Татар тарихындагы нинди генә олпат шагыйрьне яки язучыны искә алсаң да, алар шушы журналда басылып чыккан яки анда эшләгән. Юбилейны тугандаш халыклар вәкилләре катнашында үткәрү – безнең өчен олы дәрәҗә, зур сөенеч. Бергә мәдәни үсештә булу безнең өчен бик мөһим, – диде “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков. Ул килгән кунакларга рәхмәт хатлары һәм милли күчтәнәчләр тапшырды. 

Кунаклар да буш кул белән килмәгән. Үз телләрендә “Казан утлары” юбилеена багышланган язмалар һәм татар шагыйрьләренең шигырьләре урын алган журналлар һәм китапларны бүләк иттеләр. Очрашу журналга багышланган шигырьләр һәм төрки телләрдә яңгыраган җырлар белән үрелеп барды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading