16+

Казанда күпкатлы йортта булган янгыннан соң кешеләр өенә кайта алмаган

Казанда зур булып тоелмаган янгында 30 кешене янгын сүндерүчеләр коткарган. Кызганыч, янгында бер кеше һәлак булган.

Казанда күпкатлы йортта булган янгыннан соң кешеләр өенә кайта алмаган

Казанда зур булып тоелмаган янгында 30 кешене янгын сүндерүчеләр коткарган. Кызганыч, янгында бер кеше һәлак булган.

Кичә кич Казанның Портовая 21 адресы буенча урнашкан бер подъездлы йорттагы фатирларны берсендә янгын чыга. Тугыз катлы йортның җиденче этажында чыккан янгын нәтиҗәсендә калган фатирларга да төтен керә башлый. Нәтиҗәдә, кешеләргә үз фатирларыннан чыгып китәргә туры килә. 60 кеше, шул исәптән 10 бала үзләре чыга ала. Янгын сүндерүчеләр исә махсус күтәргеч һәм янгынга каршы маскалар ярдәмендә тагын 30 кешене, шул исәптән 7 баланы коткара. Кызганыч, әмма янгын чыккан фатирда ир-ат мәете табыла.

Әлеге йортта барлыгы 224 кеше гомер кичергән. Янгыннан соң 188е туганнарына таралса, тагын 36 кешене "Кварт" кунакханәсенә урнаштырганнар.

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading