16+

Казанда күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде

Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихта беренче тапкыр күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте. Күрмәүчеләр өчен бу сезонда барган «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К.Дикамилло) әсәрен яраклаштыруга бер-ике айлап вакыт киткән.

Казанда күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде

Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихта беренче тапкыр күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте. Күрмәүчеләр өчен бу сезонда барган «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К.Дикамилло) әсәрен яраклаштыруга бер-ике айлап вакыт киткән.

«Татарстан радиосы»нда барган спектакльләрне бер тапкыр булса да тыңлап карасагыз, тифлокомментарийлы спектакльнең ничек баруын күз алдына китерә аласыз. Спектакль башланырга берничә минут кала, тифлокомментатор әсәр белән кыскача таныштырып китә. Күрмәүчеләр комментарийларны колакчыклар ярдәмендә тыңлый. Спектакльнең үзендә үзгәрешләр булмый, бары тик күреп булмый торган өлешен тифлокомментатор сөйләп бара. Нәкъ радиоспектакльдәге кебек.

Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев сүзләренчә, Кариев театры күрмәүчеләр өчен махсус рәвештә уңайлы шартлар булдырып төзелгән.
– Башка инвалидлар төркеме өчен җәмгыятьтә күпмедер булса да уңайлы шартлар булдырылган, ә менә күрмәүчеләр һәм ишетмәүчеләр игътибардан читтәрәк кала кебек. Шуңа да яңа театр бинасы турында сүз кузгатуга, бу проблеманы күтәреп алдык. Бинаны, күрмәүчеләр өчен уңайлы булсын дип, Брайл системасы белән төзекләндердек, – ди Мансур Ярмиев.

Россиядә күрмәүчеләр өчен беренче спектакльне Сергей Безруков җитәкләгән Губернский театры куя башлаган. Татарстанда исә Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры һәм Казан дәүләт яшь тамашачылар театрының (ТЮЗ) мондый тәҗрибәсе бар. Ә менә татарча тифлокомментарийлы спектакльләрне моңарчы күрсәтүче булмаган. Шулай ук Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, «Мир» дәүләт кинотеатры күрмәүчеләрне үз куелышларына чакыра торган булган.

Спектакль балалар өчен дип язылса да, аны олылар да үз итә икән. Казан егете Марсель Гайнуллин мондый төр мәдәни чараларга еш йөри.
– Казанның сукырлар җәмгыяте оештырган барлык чараларга да йөрергә тырышам. Күп спектакльләрне тифлокомментарийсыз карарга туры килә. Күбрәк якыннарыбыз, туганнарыбыз комментатор вазифасын башкара иде. Без бит тавыш аша гына дөньяны күрәбез, шуңа да мондый спектакльләрнең булуы мөһим иде, – ди Марсель.
Егет дөм сукыр түгел, өлешчә күрә.
– Миннән, син ничек күрәсең, дип еш сорыйлар. Башына целлофан пакет кигән кеше кебек күрәм мин. Кайбер төсләрне аерам, – ди Марсель.

Ранил Гильванов спектакль карарга дип автобус белән Балтачтан ук килгән. Күзләрем күрми дип тормаган, әле районнан үзе белән мөмкинлеге чикле дүрт кешене дә алып килгән.
– Мин – Балтач күрмәүчеләр җәмгыяте җитәкчесе. Районда яшәгәч, мондый чараларга еш йөрмибез. Район җирендә шунысы читен – инвалидларны өйләреннән тартып чыгарып булмый. Минем исә аларны җәмгыятьтә тулы канлы тормыш белән яшәтәсем килә. Үз вакытында миңа ярдәм итүче булмады, барысын да үзем эзләп йөрдем. Дүрт ай буе урын өстендә яттым. Үз аякларыма баса алсам, көчемннән килгәнчә, башкаларга ярдәм итәм дип сүз бирдем. Узган елны үзем кебекләрне җыеп, Болгар шәһәренә барып кайттык, аннан алдагы елны Казанның «Ярдәм» мәчетендә булдык, – ди Ранил.
Ранил белән Марсель җәмгыять эшләрендә дә актив катнаша. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы шартлар булдырырга тырыша.

– Казан күрмәүчеләр өчен «Уңайлы мохит» программасы кысаларында күп нәрсә эшли. Ләкин уңайлыкларның күбесе шәһәр үзәгендә генә. Без бит үзәктә генә тормыйбыз. Мин, мәсәлән, Казаннан 20 чакрым ераклыкта булган Юдино бистәсендә яшим. Бездә тавыш белән эшләүче бер генә светофор да юк. Администрациягә дә берничә мәртәбә шалтыраттым инде, ләкин алар акча юк дип кенә җавап кайтара. Шундый ук проблема – Дәрвишләр бистәсендә, Яшел Үзән шәһәрендә. Җәй көне Волжскидагы бакчамда торам, андагы шартлар турында әйтеп тә торасы түгел инде, – ди Марсель.

«Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе» методик бүлеге мөдире – спектакльгә тифлокомментарий ясаучы Гөлүсә Закирова сүзләренчә, әле спектакльдә шомартасы җирләр күп.
– Беренче коймак төерле була, диләр. Әле бу бит беренче генә спектакль. Эшли-эшли остарасың инде. Иң мөһиме: тамашачы канәгать калды, – ди ул.

Кариев театры бу эшләрен дәвамлы итмәкче. Язучы Зиннур Хөснияр белән, күрмәүчеләрнең тормышы турында киләчәктә спектакль куярга җыеналар. 1 июнь – Балаларны яклау көнендә исә күрмәүче һәм начар күрүче кешеләр өчен тагын шушы спектакльне тәкъдим итәчәкләр.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading