«Казанга килү бәйрәм дә, имтихан да”, - ди Башкортстанның Туймазы татар дәүләт драма театры коллективы.
5-7 ноябрь көннәрендә башкалабызда әлеге театрның кыска вакытлы гастрольләре башланды. Әлеге театр 1990 елда илебезнең үзгәртеп кору чорында төрле милләтләргә, милли үзенчәлекләргә, туган телгә, мәдәниятка аерым игътибар арткан заманда ачылган. Бер сүз белән әйткәндә, азатлык театры. Күп еллар дәвамында тамашачының өметен аклап, мәхәббәтен яулап яши. Аның 30 елга якын тарихы бар. Сәхнәсе бүгенге көнгә кадәр 120дән артык спектакльнең тууына шаһит булган. Татар теле туган телебезне үстерүгә, аны популярлаштыруга да үзеннән шактый зур өлеш кертә ул.
Гастрольләр Кариев исемендәге Татар дәүләт яшьләр театрының төзекләндерелгән бинасында узачак. Бу да тикмәгә түгел. Узган ел кариевлылыар үзләре Башкортстанда иҗат сәфәре белән йөреп, байтак кына шәһәрләрдә булып, күрше республика тамашачысына үз репертуарларын күрсәтеп кайткан булганнар. Бик ошатканнар. Кунак ашы - кара каршы, ди. Быел Туймазылылар үзләре килгән. Әлеге ике республиканың арасын якынайта торган бу мөһим чарага багышланган матбугат конференциясендә тагын бер сер ачылды. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшьләр театры директоры Гүзәл Сәгыйтованың балачакта үз гомерендә беренче тапкыр караган спектакле дә шул туймазылылар уйнавында булган икән. Алар шул дәрәҗәдә әйбәт, ышандырырлык итеп уйнаганнар, дөресрәге, сәхнәдә яшәгәннәр, Шаран районы кызчыгының күңеленә театр дигән серле дөньяга ачкыч та салып калдыра алганнар. Шуңадыр инде, бик кадерле кунаклар дип таныштырды аларны хуҗабикә.
Ут күршеләребез өч көнгә өч спектакль алып килгәннәр. “Җизнәкәй”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Игезәкләр”. Өчесе дә комедия жанрыннан. Моны алар халыкның театрга проблемалардан арынып, башлыча ял итәргә килүләре белән аңлаттылар. Ә инде Туфан абыйның Камал сәхнәсендә Шәүкәт Биктимеров уйнавында гөрләп барган “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен Казан тамашачысына күрсәтергә курыкмыйсызмы дип соравыбызга каршы “һәр театрның үз Әлмәндәре, безнең үзебезнең Әлмәндәр!” - дип бик оста,тапкыр җавап бирделәр.
- Әгәр дә без башка театрлар тудырган образларны кабатласак, ул җинаять булыр иде, - диде театрның директоры Фирзәт Габидуллин. Туймазылылар Әлмәндәре ничегрәк икән?Чынлап әйтәм, барып күрәсе килә башлады. Хәер аларның матбугат конференциясенең максаты да күбрәк тамашачыны җәлеп итү, күрми калмасыннар дию бит инде. Һәм матбугат чаралары, без журналистлар монда арадашчылар.
Туймазы театрында барлыгы 20 иҗатчы. Бу бик зур сан түгел, билгеле. Шуңадыр инде, кайбер спектакльләрдә директорның үзенә дә уйнарга туры килә, - диде баш режиссер Илнур Муллабаев. Ә элеккеге артист, бүген директор өчен мондый сәхнәдә яшәү үзе бер бәйрәм икән.
Матбугат конференциясендә сүз проблемалар хакында да барды. Финанс яктан алар дәүләт кайгыртуын даими тоеп яшиләр. Төрле грантларда катнашалар. Театрның тулай торактан бүлмәләре һәм фатир алу мөмкинлеге дә зур. Яшь тамашачыны театрга китерү һәм яраттыру, даими йөртү - менә төп проблема кайда. Бу уртак борчу булгангадыр инде, сөйләшү бик җанлы килеп чыкты.
– Яшьләр театрга репертуарга карап йөриләр. Кайбер спектакльләрне хәтта рус егет-кызлары да килеп карый. Башта чакыру биреп кызыксындырырга тырышабыз. Аннары үзләре теләп билет алып киләләр. Театр “чире” белән авырый башлыйлар, - диде директор, андый тамашачылары өчен чын күңелдән сөенеп.
Мөхәммәт тауга бармаса, тау үзе Мөхәммәткә килә дигәндәй, тамашачы килмәсә, театр үзе тамашачы янына бара. Ничек тә булса якынаю җаен эзли. Гастрольләр, төрле уку йортларында, оешмалардагы чыгышлар - болар барысы да тамашачы күңелен яулау өчен эшләнелә.
- Театрда сер калырга тиеш. Аның барысын да ачып бетерергә ярамый, - диде килгән кунаклар шактый гына җәелеп аралашканнан соң. Бу серне спектакльләрнең дә, театрларның да төрлесен күргән иркә башкала тамашачысына ачарга уйлыйлар алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар