Яңа танышыбыз әлеге мәсьәлә буенча кая гына бармаган да кемгә генә мөрәҗәгать итмәгән. Ул еллардан соң инде идарәче компаниядә дә дүрт-биш хуҗа алышынган. Берничә тапкыр суд та булган. 2017 елдагы суд карары буенча, идарәче компания 25 июльдә фатирга электр энергиясен җибәрергә тиеш булган, ләкин ситуацияне үз якларына аударып, суд карарын игътибарсыз калдырганнар. Хәзер инде кабаттан судлашып йөриләр. Люция Усманова үзе дә Югары судка мөрәҗәгать итәргә әзерләнә.
– Минем дөреслегемне исбатлый торган документлар күп, ләкин, ни кызганыч, аларның файдасы гына юк. Улым да адвокат булып эшли. Әгәр чыннан да дөрес булмасам, ул: «Әни, син хаклы түгел», – дип әйтер иде. Балалар болай да: «Бурычны үзебез түлибез», – диләр. Мин генә каршы. Болай яшәү дә рәхәт түгел. Сәламәтлегем какшады, алҗытты. Күптән түгел генә хастаханәдән чыктым. Дарулар эчәргә туры килә. Ирем дә үлеп китте, ялгызым гына торып калдым. Җитмәсә, өйдә ремонт та ясый башлаган идек, – ди.
Ә өйдә чыннан да караңгы һәм суык. Электр булмагач, суыткыч, телевизор да да эшләми. Хәзерге вакытта фатирда иң кирәкле һәм файдалы әйбер – газ плитәсе дисәк тә, арттыру булмастыр.
– Җәй көне уңайрак иде әле. Бакчага да барып йөрдем, көннәр дә озын иде. Иң авыры менә хәзер. Кичләрен нишләргә белмим. Дусларыма барып телевизор карыйм да төн кунарга өйгә кайтам. Йоклаганда, киенеп йоклыйм. Улым гаиләсе белән аерым яши. Юыныр өчен аларга барам. Алар янына да күченәсем килми. Кызым Мәскәүдә эшли, бирегә бик еш кайта алмый, – ди хуҗабикә.
Комментарийлар