16+

Казанда яңа канализация-насос станциясе төзелеше тәмамланды

Казанда “Заречье” канализация-насос станциясе төзелеше тәмамланды. Корылма 20 мең кубометр юынтык сулар кабул итү куәтенә ия һәм шәһәрнең ярты өлешенә хезмәт күрсәтергә сәләтле. Шәһәр башлыгы “Заречье” станциясенең әһәмиятен Миллениум күперенә, Казанның Зур боҗра юлына тиңләде. 

Казанда яңа канализация-насос станциясе төзелеше тәмамланды

Казанда “Заречье” канализация-насос станциясе төзелеше тәмамланды. Корылма 20 мең кубометр юынтык сулар кабул итү куәтенә ия һәм шәһәрнең ярты өлешенә хезмәт күрсәтергә сәләтле. Шәһәр башлыгы “Заречье” станциясенең әһәмиятен Миллениум күперенә, Казанның Зур боҗра юлына тиңләде. 

Корылма 20 мең кубометр юынтык сулар кабул итү куәтенә ия һәм шәһәрнең ярты өлешенә хезмәт күрсәтергә сәләтле. 
– Башкаланың коммуналь хезмәтләре һәм миннән алда эшләгән җитәкчеләр бу станция турында 30 ел хыялланды. Шушы станция Казансу аръягында 250 мең кешегә 4 миллион квадрат метр торак төзергә мөмкинлек бирәчәк. Түбән Кама шәһәре халкы санына тиң бу, – диде Казан мэры Илсур Метшин станцияне ачу чарасында.

Елга аръягында (Заречье) канализация куәтләре ахыр чиккә якынлашкач, 2014 елда  яңа станция проекты әзерләнә. “Верхняя” станциясе инде 48 ел файдаланылганлыктан, куәтләре бетә һәм яңа төзелешләр үткәрергә “киртә” тудыра башлый.
– “Заречье” станциясен төзүгә 2016 елда керешелде. Илебездә соңгы биш елда иң зур инфраструктур проект булды ул, – дип искә төшереп сөйләде мэр Илсур Метшин. – Насос станциясе төзү әле 1996 елда  ук планлаштырылган, тик ул вакытта проектны гамәлгә ашыру технологияләре булмый. Бу территория Казансуның элекке агым юлы белән хәзерге агым юлы һәм Идел арасында урнашкан. Биредә җир асты сулары агымы көчле, гидрогеологик шартлар катлаулы. Техник кыенлыклар белән очраштык, илдә беренче булып, боларны чишү алымнары табылды. 

Шәһәр башлыгы “Заречье” станциясенең әһәмиятен Миллениум күперенә, Казанның Зур боҗра юлына тиңләде. 
– Бу территориядә төзелешләр мөмкинлеге зур, хәзер без аны гамәлгә ашыра алачакбыз, – диде Илсур Метшин.

“Водоканал” предприятиесе директоры Андрей Егоров таныштырганча, Юдино һәм Кызыл Армия коллекторлары яңа станциягә тоташтырылган инде. 
– Торак комплексларны су белән тәэмин итүне өзмәс өчен коллекторлар бер-бер артлы тоташтырылачак. Киләчәктә “Заречье”дан чистарту корылмаларына кадәр 10 чакрым озынлакта тагын өч коллектор төзеләчәк. Бу 400 мең кешегә 7 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырыга шартлар тудырачак, – диде Андрей Егоров.

Мэр Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашуны дәвам итеп, Татарстан Президентына, республика Хөкүмәтенә рәхмәтле булганлыгын әйтте. 
– Россия Президенты Владимир Путин “Мөмкинлекле һәм уңайлы торак” проектын иң мөһим илкүләм проектларның берсе дип билгеләде. Бу юнәлештә күп эшләр башкарыла. Тик коммуналь инфраструктураны камилләштерүдә федераль программа зарур. Федераль программа булса, шәһәрләр торак төзелешендә сизелерлек алгарыш ясый алачак, – ди мэр Илсур Метшин.

Казанда бүген 74 канализация-насос станциясе эшли. Аларның 38е инде 1952-1990 елларда ук файдалануга тапшырылган корылмалар. Соңгы биш елда тугыз канализация-насос станциясе төзелгән.

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading