16+

Казандагы паркларда кәбестә үстерә башлыйбыз

Европа илләрендә халык шәһәр янындагы дача кишәрлекләрендә яшелчә утыртмый, кайбер кешеләр чәчәк үстерергә мөмкин әле. АКШның элеккеге Президенты Барак Обаманың хатыны Мишэль гына Ак йорт бакчасында кәбестә, суган ише яшелчәләр утыртып мәш килә иде. Трамп гаиләсе күченгәч, Ак йорттагы түтәлләрне чүп баскандыр инде, мөгаен.

Казандагы паркларда кәбестә үстерә башлыйбыз

Европа илләрендә халык шәһәр янындагы дача кишәрлекләрендә яшелчә утыртмый, кайбер кешеләр чәчәк үстерергә мөмкин әле. АКШның элеккеге Президенты Барак Обаманың хатыны Мишэль гына Ак йорт бакчасында кәбестә, суган ише яшелчәләр утыртып мәш килә иде. Трамп гаиләсе күченгәч, Ак йорттагы түтәлләрне чүп баскандыр инде, мөгаен.

– Европа шәһәрләрендәге паркларда хәзер җәмәгатьчелек яшелчә бакчалары популяр. Быел без дә Горки-Әмәт урман паркында яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлыйбыз. Тәҗрибә уңышлы чыкса, яшелчә түтәлләре Казандагы башка паркларда һәм йортлар тирәләрендә дә барлыкка киләчәк, – диде «Парклар һәм скверлар дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Алсу Сәетова «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. – Мәскәүдәге Горький паркында җәмәгатьчелек яшелчә бакчасы бар инде.

Яшелчәләрне мәктәп укучылары белән «Тормыш сөючеләр» клубы активистлары карап үстерәчәк. Әлеге «питомникта» бакчачылык осталыгы дәресләре дә оештырыла. Көз көне зурлап, Уңыш бәйрәме дә үткәрү ниятләнелә.
Казандагы паркларда җәйге чор программасы 1 июньнән «ЯСНО» шигарендә башланып китә. Алсу Сәетова аңлатуынча, моны бер сүз буларак та яки Яңарыш, Сәнгать, Ният, Омтылыш сүзтезмәсе сыйфатында да кабул итәргә була. Русча варианты – Я Стремлюсь к Новым Открытиям, Я Создаю Новое Общество.

Черек күл паркына кабат фортепиано куела, анда теләге булган һәркем уйный ала. Ял көннәрендә һәм мәдәни чаралар вакытында фортепианода Sforzando музыкантлары уйный. Черек күлдә 2 июньдә «Смена» заманча мәдәният үзәге катнашында китап кибете ачыла. Буккроссинг та эшли. Аксенов скверында «Мир» кинотеатры фильмнар күрсәтә башлый. 
– Паркларда шәһәрнең балалар музыка мәктәпләре укучылары концертлар куячак. Горький исемендәге парктагы җәйге сәхнәдә урам музыкантлары уйный, теләге булган һәвәскәр җырчылар, сәхнәгә күтәрелеп, җыр башкара ала. Паркларда төнге квестлар да була, тынычлыкны саклау максатында, музыканы колакчыннар аша гына тыңлыйбыз – диде Алсу Сәетова.
«Тормыш сөючеләр» клублары җиде паркта скандинавия йөреше, сулыш гимнастикасы, йога белән шөгыльләнә. Җәйге сәхнәләрдә вокал, хореография түгәрәкләре эшли. Фотомәктәп тә эшен дәвам итә, көз көне фотокүргәзмә оештырылачак.

«Крылья Советов» паркында «Әби белән иртәнге аш» мәдәни чарасын халык бик яратып кабул иткән. Аш-суга уңган әбиләр яшь киленнәргә үзләренең рецептларын сөйли, күчтәнәчләре белән сыйлый. Шушындый программа Урицкий исемендәге паркта һәм Горки-Әмәт урман паркында да үткәреләчәк. Горки-Әмәт урман паркында велосипедчылар өчен памп-трек мәйданчыгы төзелеп беткән.
Мэр Илсур Метшин: «Парклар ял зонасы гына түгел, ә үзенчәлекле мәдәни учреждениеләргә әверелә бара», – дип, җәмәгатьчелек мохитен актив файдаланырга чакырды.

Фото Рixabay

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading