16+

Казандагы атыш вакытында яраланган полиция хезмәткәренең аягыннан табиблар кырыклап ядрә алган

Казанның Авангард урамындагы атыш вакытында аягы яраланган полиция хезмәткәре Илдар Төхфәтуллов янына хастаханәгә Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин килде, дип яза «Татар-информ».

Казандагы атыш вакытында яраланган полиция хезмәткәренең аягыннан табиблар кырыклап ядрә алган

Казанның Авангард урамындагы атыш вакытында аягы яраланган полиция хезмәткәре Илдар Төхфәтуллов янына хастаханәгә Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин килде, дип яза «Татар-информ».

28 яшьлек Илдар Төхфәтуллов – полиция капитаны, җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең оперуполномоченные, «Промышленный» полиция бүлегендә эшли. Авангард урамының 187 нче йортында булган атыш вакытында ул кизүдә булган. Гадәттән тыш хәл булган урынга беренчеләрдән булып килгән.
 

– Без анда коралланып килдек. Подъездга кергәч, өске катта ату тавышларын ишеттек. Йортта яшәүчеләргә зыян килмәсен дип, шунда күтәрелдек. Анда мылтыктан аткан кешене күрдек, – дип сөйләгән ул.
Аның сүзләренчә, әлеге ир белән җайлап сөйләшеп булмаган.

– Безнең якка килгән тавыш ишетеп, аның белән сөйләшеп карарга тырыштык. Әмма ул шунда ук ут ачты. Каты итеп кычкырды, кемгәдер чыгыгыз, дип акырды, сүгенү сүзләре әйтте. Бик ярсыган иде. Бу халәтендә без аны тынычландыра алмаган булыр идек дип уйлыйм, – ди Илдар.

Шунда аның аягына ядрә тия, иптәшләре аскы катка төшерә һәм медиклар кулына тапшыра. Егетне республика клиник хастаханәсенә китерәләр. Табиблар ярасыннан кырыклап ядрә чыгара.
Илдарның әйтүенә караганда, аның беркайчан да подъездда атыш вакытына эләккәне булмаган.

– Безне укулар вакытында өйрәткәнчә эшләргә тырыштык, баскыч аралыгына да яшеренергә тырыштык. Гадәттә, полиция хезмәткәрен күргәч тынычланалар, ә монда алай булмады. Ату таышлары әлә кая ишетелеп торды, куркыныч иде. Ул атып бетергәнче, кешеләрне коткарырга кирәк. Шуңа да үземнең куркуымны җиңә алдым, – ди  полиция капитаны.
Артем Хохорин Илдар Төхфәтулловка «Татарстан Эчке эшләр министрлыгының почетлы хезмәткәре» билгесен тапшырды. Аны дәүләт бүләгенә тәкъдим итәчәген әйтте. Төхфәтулловның профессиональлеген бәяләп, бурычын тулысынча үтәде, диде.

 

Илдар хатыны Гөлчәчәк белән ике яшьлек улларын тәрбияли. Җәйгә тагын бер уллары туачак.

 

Светлана Белова

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading