16+

Казанга Таиландтан 111 кеше кайтты

Бүген төнлә бер самолетта Казанга һәм Уфага Таиландтан бер төркем туристлар кайтты. Башта самолет бортында 179 кеше булган.

Казанга Таиландтан 111 кеше кайтты

Бүген төнлә бер самолетта Казанга һәм Уфага Таиландтан бер төркем туристлар кайтты. Башта самолет бортында 179 кеше булган.

"Казан" халыкара аэропортына төшкән самолет бортыннан 111 пассажир төшеп калган. Тагын 68е Уфага очкан.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре самолетта кайтучыларга борттан төшүгә үк санитар-карантин тикшерүе уздырган. Шуннан аларны "Ливадия" шифаханәсенә җибәргәннәр. Биредә алар ике атна карантинда булачак.

Әйтүләренә караганда, шифаханәдә Таиландтан кайтучыларны көненә өч тапкыр ашатачаклар. Көн саен медицина тикшерүе үткәреләчәк.

Шунысын да искәртик: Казанга төшеп калган 111 кешенең 17се - балалар. Татарстан башкаласында калучылар арасында Самара, Киров, Пермь, Пенза шәһәрләреннән дә кешеләр бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ике көндә карантин срогы буламы?

    Мөһим

    loading