16+

Казаннан Кембридж күренә

Элек-электән көзнең беренче көне – 1 сентябрь – Белем бәйрәме булды.

Казаннан Кембридж күренә

Элек-электән көзнең беренче көне – 1 сентябрь – Белем бәйрәме булды.

Быел бу көн якшәмбегә туры килгәч, күп кенә мәктәпләр, бу бәйрәмне дүшәмбегә – 2 сентябрьгә күчереп, каникулны озайтты. Быел яңа бинада үз эшен башлап җибәрергә җыенган Идел буенда беренче Кембридж Халыкара мәктәбе, традициягә тугры калып, беренче кыңгырау чыңын 1 сентябрьдә яңгыратты.
Аларны бәйрәм белән котларга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, 2013 елда Казанда ачылган «Бала Сити» белем бирү оешмасының башында торган Альбина Насыйрова килгән иде.
Болак буендагы бу бина яңа түгел, элек анда инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган 11нче мәктәп урнашкан иде. Кембридж Халыкара мәктәбенә дә бу бинаны сайлаулары тикмәгә генә булмагандыр. Диварларына ук инде чит телләр ныклап сеңгән.
«Бала Сити» проекты моннан җиде ел элек балалар бакчасында дүрт телне өйрәтә торган төркем буларак ачылган булган. Аннары башлангыч мәктәп итеп оешкан. Ә яңа ачылган бинада җиденче сыйныфка кадәр малайлар-кызлар белем алачак. Барлыгы 229 бала. Аларга, Россия­нең 50 мөгаллиме белән бергә, дөньяның җиде иленнән килгән укытучылар белем бирә. Биш төп фәнне инглиз телендә өйрәтәләр. Шуңа да инде әлеге мәктәпне тәмамлаучылар берьюлы ике документ: мәктәп аттестаты һәм Кембридж сертификаты алачак.
– Сез – Татарстанның киләчәге! – дип, белем иленә фатихасын бирде Татьяна Ларионова, мәктәп укучыларына зур өметләр баглап.
Халыкара мәктәптә телләр өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Укучылар дүрт – рус, татар, инглиз һәм кытай телен өйрәнәчәк. Соңгысын теләк буенча сайлап, француз яки немец телен дә үзләштерергә мөмкин.
Халыкара мәктәптә татар телен дә атнасына 3 сәгать укытыр­га җыеналар.
– Дәресләр балаларны ялыктырмасын өчен, аларны уен-спектакль шикелле оештырабыз, – ди татар теле укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова. – Балаларда Тукай теленә мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Дәресләрне яраталар. Кызыксынучылар өчен татар теле клубы да эшли.
Яшь мөгаллимәнең үз фәнен яратуы, милләте белән горурлануы күренеп тора. Ул Белем бәйрәменә дә чиккән калфак киеп килгән. Укучылары да аны ярата – күрү белән сырып алдылар. Менә шундый калфаклы туташлар туган тел, дәүләт телебез – татар телен белүнең дә әһәмия­тен аңлата алса, киләчәгебез өчен дә борчылыр урын калмас.
Үзен Светлана дип таныштыр­ган ханым кызын икенче сыйныфка алып килгән.
– Сыйныфта 18 бала. Белем бирүләре, балага мөнәсәбәтләре бик ошый, – диде.
Танылган җырчы Гүзәл Уразова да кызын әлеге мәктәпкә беренче сыйныфка алып килгән. Ул, барлык әти-әниләрне һәм балаларны Белем бәйрәме белән котлап, «Балакаем» дигән җыр башкарды.
Тиздән башкалабызда полилингваль уку йортлары ачылыр. Ә үрнәкне алар җиде ел буе тәҗрибә туплаган, балаларның һәм әти-әниләрнең ышанычын яулаган мәктәпләрдән алыр.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading