16+

Казанны бүген Тукай күрсә, таныр идеме икән?

Яраткан кешеңнең кимчелекләре күренми, диләр. Мондый күңел халәте яшәгән урынга карата мөнәсәбәткә дә хас.

Яраткан кешеңнең кимчелекләре күренми, диләр. Мондый күңел халәте яшәгән урынга карата мөнәсәбәткә дә хас.

Узган гасырның башларында ук татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай: “И, Казан, нурлы Казан!” - дип язган. Яраткан шагыйрь Казанны. Яратканга шул замандагы җимерек йортлар, пычрак урамнар һәм алама киемнәрдәге казанлылар күзенә матур-нурлы булып күренгәндер.

Дөрес, Тукай чорын фоторәсемнәрдән генә беләм, ә 1980 еллардагы Казанны бүгенгедәй хәтерлим. Казан әле 40 ел элек тә Тукай заманнарыннан әллә ни аерылмаган булгандыр. Бауман урамы юллары пычрак-җимерек, Үзәк колхоз базары тирәсендәге гомум пычраклык, җимерек агач йортлар. Хәзерге Меңьеллык мәйданының Кремль ягында җимерек биналар, тротуарга ауган агачлар, элеккеге “Динамо” фабрикасы янында балыкчыларның сасы-пычрак базары. Сукно бистәсендәге (хәзерге “Сукно бистәсе” метро станциясе тирәсе) җиргә сеңгән агач өйләр һәм кая гына барсаң да авыр ис. Болар – 1980 еллардагы кайбер күренешләр. Өлкәнрәкләр тагын да күбрәк мисаллар китерә ала, әлбәттә. Ләкин, Тукай әйтмешли, Казан барыбер дә матур һәм нурлы булып күренә иде безгә. Университет еллары - студент вакыт. Төркемдәшләр белән бергәләшеп киноларга, театрларга барабыз, шимбә-якшәмбеләрдә урамнар машиналардан бушап диярлек кала.

Татарстан башкаласы шушы 40 ел эчендә гаҗәеп үсеш-алгарыш кичерде. Казанны бүген Тукай күрсә, танымас иде, мәгәр.
Алда китерелгән мисалларга кире кайтыйк әле. Бауман урамы җәяүлеләр урамына әйләндереп төзекләндерелде. Үзәк колхоз базары тирәләре яңартылды. Казан Кремленең көньяк тарафы Меңьеллык мәйданына әверелде, элеккеге җимерек биналар урынында чәчәк түтәлләре һәм игелекле җан – Әсгать ага Галимҗановка куелган һәйкәл хәзер. Сукно бистәсендәге агач йортлар Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычындагы тузган торак фондын бетерү программасы кысаларында чистартылды. Сукно бистәсендә затлы “Әкият” курчак театры бинасы һәм башка заманча биналар калкып чыкты. Урамнардагы авыр ис бетте.

1991 елның августы. Трамвай юлын алыштыру мизгеле – Казанның Ленин дамбассы буйлап Тимер юл вокзалына 9нчы маршрут трамвай йөри иде. Рамил Гали фотосы.

Казан 2005 елда үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтте. Башкаланы төзекләндерү әлеге олуг датага әзерлектән башланды. Николай Ершов урамында җир асты күпере төзелү гаҗәп бер күренеш булды. Казанның 2040 елга кадәрге чорга исәпләнелгән Генераль планы проектында мондый юл-транспорт чишелешләрен 57гә җиткерү ниятләнелә. Миллениум күперенә инде ияләшеп беттек, Казансу елгасы аша өстәмә рәвештә әле тагын 3 күпер салыначак.

 

Меңьеллыкка әзерлек кысаларында, Казанда 1997 елның 27 августында метро төзелеше башлау тарихи вакыйга булды. 2005 елның 27 августында казанлыларны һәм татарстанлыларны сөендереп Казан метрополитенының “Кремль” – “Горки” участогы ачылды.

Шәһәр эчендәге предприятиеләргә санитар-экологик таләпләр катгыйландырылды, канализация суларын биологик чистарту комплексындагы зур коелар капкачлар белән капланды. Урамнарда авыр ис юк. Казанда һаваның сафлануына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы җәмәгатьчелек мохитен төзекләндерү программасы да ярдәм итә. Башкалада дистәләгән парк һәм сквер төзекләндерелде инде, яңа бакчалар төзелә. Казан мэры Илсур Метшин башлангычындагы “Яшел рекорд” проекты кысаларында ел саен агачлар утыртыла. Иске Татар бистәсе җимерек өйләр урыны иде, ул - бүген сокландыргыч туристлык үзәге. Генераль планда Иске Татар бистәсеннән Идел елгасына кадәрге территорияне, гомумән, туристлык-эшлекле үзәккә әйләндерү ниятләнелә.

Казанда ишегалларын төзекләндерү аерым программа буларак гамәлгә ашырыла. Мәгълүм булганча, Вена шәһәрендә ишегаллары бакча-сквер ролен үти. Анда бернинди машиналар кертелми, ишегалды – кешеләрнең ял урыны. Казан ишегалларын да машиналардан чистартасы иде. Күпкатлы гаражлар һәм шәһәр читләрендә автомобильләрне калдырып тору мәйданчыклары төзү Казанның Генераль планына стратегик максатларның берсе буларак кертелсен иде. Күрсәң иде, тагын 40 елдан Казан нинди булыр икән?

...28 ел узгач – 2019 елның октябре. Ленин дамбасы танымаслык булып үзгәрде. Дамир Бәдриев фотосы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading