16+

Казанның җир асты өлешендә «гангрена» ачыкланды

Шәһәр Башкарма комитетының матбугат хезмәте журналистларны Әмирхан урамы белән Чистай урамы киселешендә хасил булган коммуналь авария урынына алып барды. «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Андрей Егоров әйткәнчә, Казанның канализация һәм су үткәргечләре мәсьәләсендә хәле гаять тә мөшкел.

Казанның җир асты өлешендә «гангрена» ачыкланды

Шәһәр Башкарма комитетының матбугат хезмәте журналистларны Әмирхан урамы белән Чистай урамы киселешендә хасил булган коммуналь авария урынына алып барды. «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Андрей Егоров әйткәнчә, Казанның канализация һәм су үткәргечләре мәсьәләсендә хәле гаять тә мөшкел.

Казанда канализация һәм су үткәргеч торбалары чиктән тыш искергән, шәһәркүләм авария килеп чыгу да бик ихтимал.

— Безнең предприятие, гомүм исәптә, 3 мең чакрымнан артык торба үткәргечләргә хезмәт күрсәтә. Шуларның 70 проценты искергән һәм авария хәлендә, торбалар үзләренең кулланыш срогын инде 10 ел элек үк узып китте. Срогын узган торбаларның гомүм озынлыгы 1700 чакрымга җитте, бу сан ел саен 2-3 процентка арта бара,- диде Андрей Егоров.

Әмирхан урамы белән Чистай урамы киселешендәге 3нче Северный коллекторында 6 октябрьдә тишелү барлыкка килгән. Бу үткәргеч 1985 елда төзелгән һәм аннан 50 балалар бакчасы, 25 мәктәп, 4 хастаханә, 315 мең кеше файдалана. Хәзер биредә черегән өлешне алмаштыру чаралары күрелә.
 Коллекторның 5-8 метр тирәнлектә ятуы, җир асты сулары саркуы, төрле коммуникацияләрнең ягъни үткәргечләрнең чуарланып беткәнлеге эшне өстәмә катлауландыра.
— Аварияләрне бетергәндә үткәргечләр вакытлы торбаларга ялгап торыла. Эш нигездә төнге сәгатьләрдә башкарыла, күп очракта кешеләр су килү өзеклеген сизми дә кала,-ди Андрей Егоров.

Яңа сузыла торган торбалар махсус тышча белән тышланган, ул җир асты сулары тәэсиреннән коткара. Торбаның эчке ягын черетүдә юынтык сулардан бигрәк, көнкүреш химиясе зуррак йогынты ясый икән. Дөрестән дә, 10-15 ел элек тә аш-су бүлмәсендәге су торбасын чүп-чардан, майлардан чистартып, җан чыга иде. Бүген савыт-сабаларны төрле зәһәр химик порошоклар һәм сыекчалар белән юабыз. Торба тыгылуны оныттык. Бездән агып киткән химия җир асты торбаларын черетеп ята икән анда, эчәгеләребез ничек түзәдер?

Казанда 2010 елдан бирле канализация һәм су үткәргечләр челтәрендә инде 14 меңнән артык авария очрагы теркәлгән. Татарстан башкаласында су үткәргечләр инженерлык челтәрен төзекләндерү өчен 65,6 миллиард сум кирәк. Моның кадәр акча “Водоканал” предприятиесендә дә һәм хәтта шәһәр бюджетында да юк. Акча табылганчы бөтен Казан тарихи Черек күл (иң баштагы атамасы “Сасы күл”) хәленә төшмәсә ярый инде.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading