Горький паркы – Казанның үзәгендә урнашкан иң матур, иң зур паркларның берсе. Күпләрне балачакта җәйге каникулларга шушы паркка алып килгәннәрдер. Чөнки нәкъ менә монда гына аттракционнар, данлыклы күзәтү тәгәрмәче эшли иде. Хәзер мондый тәгәрмәч Казанда икәү. Төзекләндерелгәннән соң, парктан аны алдылар, башка аттракционнар да калмады. Ләкин барыбер Горький паркы – халыкның яраткан урыны, монда ел әйләнәсе кеше өзелми.
Паркта Бауман урамы мохите хөкем сөрә башлаган диимме? Хәер сорашып утыручылар арткан, уен коралларында уйнап акча җыючылар барлыкка килгән, биткә аквагрим, тәнгә хна белән рәсем төшерүчеләр аллея буйлап тезелгәннәр, хәтта үзәк урамдагы кебек сәгать тә бар. Кыш көне күпләр бирегә шугалакта тимераякта йөрергә, тюбингларда шуарга килсә, җәй көне велосипед, ролик, самокат, гироскутерларда җилдерәләр. Дөрес, аеруча ял көннәрендә кеше бик күп. Иркенләп йөрергә уңайсызрак. Велосипедны бер сәгатькә алып тору 200 сумнан башлана. Прокатка бирә торган урыннар берничә.
Ремонттан соң парк матурланып калган, яңартылган. Балалар өчен нинди генә мәйданчыклары юк анда. Күбесе кечерәк балаларга каралган. Малайларның яраткан урыны – арканнардан үрелгән җайланма, «тимер үрмәкүч». Элек-электән паркта тиеннәр күпләп яшәгәне билгеле. Дөрес, хәзер кимегәннәр. Төзелеш эшләре вакытында да качып беткәннәр, дип сөйлиләр. Кызганыч, үзем бер генә тиенне дә күрә алмадым. «Кеше азрак булганда чыга алар, мин гел үзем белән чикләвек кыстырып киләм, тиенне кулдан ашатканым да бар», – диде паркка ял итәргә килгән Алинә Вафина, агачтагы тиен ояларын күзәтеп йөрүемне күреп.
Паркның тагын бер үзенчәлеге – җырлый торган фонтаннар. Монда балалар чыр-чу килеп күңел ача. Шахмат тактасы тәртибендә ясалган фонтанда су билгеле бер вакытта сиптерә, туктап тора, тагын чәчрәтә. Кыскасы, балалар өчен бу бик кызык. Эссе көннәрдә монда күбесе купальниклардан гына коеналар. Дөрес, әти-әниләр суны кул белән генә тотып караудан ары узмый. Күбесенчә фонтан тирәсендә телефонын тотып басып тора. Фотога, видеога төшерә. Кич белән бу урын әкияти гүзәллеккә әйләнә. Фонтаннар төрле төсләр белән яна. Монда һәрчак музыка яңгырый.
Паркта тарихи истәлекләргә дә урын бирелгән. Керү юлында ук мәңгелек ут яна. Элек ул утны чиратлап саклыйлар иде, хәзер ут янында кеше күренми. Мөгаен,паркны күзәтү камералары белән җиһазландырганнан соң, сакчыларга ихтыяҗ беткәндер. Мәңгелек уттан ерак түгел билгесез солдатка һәйкәл куелган. 1918 елда Казанны алуда атып үтерелгән революционерлар истәлегенә «Дан Аллеясы» булдырылган.
Паркны элек Рус Швейцариясе дип йөрткәннәрен күпләр белмидер дә әле. Казан университеты профессоры Броннер паркны беренчеләрдән булып Швейцария белән тиңли. Табигате, таулы урыннары булганга шулай атаганнардыр, күрәсең. 1990 елларга кадәр биредә оркестр өчен махсус чокыр булган дип тә сөйлиләр. Швейцарияне барып күрергә мөмкинлеге булмаганнар ял итәргә бирегә килә торган булганнар, имеш. Монда танылган шәхесләр – Александр Пушкин, Федор Шаляпин һәм башкалар да килгән. Хәзер дә парк Швейцариядән ким түгел анысы, иске стиль буенча эшләнгән фонарь баганалары, аллеялар, чирәмдә утырып ял итү аланнары, төрле агачлар – барысы да күпмедер дәрәҗәдә чит илне хәтерләтә.
Паркта «Хезмәт резервлары» спорт-сәламәтләндерү комплексы автономия учреждениесе эшли. Биредә туристлар өчен кирәк-яраклар алып тору мөмкинлеге каралган, теннис, мини футбол уйнау мәйданчыклары бар. Тренажер залында шөгыльләнергә була.
Парк тирәсендә машина кую урыннары аз булуы гына борчый. Түләүле парковка бар барын, тик анда урыннар чикле. Кайберәүләр автомобильләрен юлның икенче ягындагы сәүдә үзәге каршында калдырырга мәҗбүр. Паркта һәркем үзенә күңел тынычлыгы, рәхәтлек таба. Монда бер булганнан соң кабат киләсе килә.
фото - kzn.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар