16+

Казанның үз калкулыгы бар, ул-Самосыр

“Нинди калкулык? Чүплек оясы бит ул”,-дип сүзне кире кагырга ашыкмагыз. Самосыр полигонын биологик томалауның соңгы этабы гамәлгә ашырыла.

Казанның үз калкулыгы бар, ул-Самосыр

“Нинди калкулык? Чүплек оясы бит ул”,-дип сүзне кире кагырга ашыкмагыз. Самосыр полигонын биологик томалауның соңгы этабы гамәлгә ашырыла.

 Казан мэры Илсур Метшин эшләрнең барышы белән урынга барып танышты. Җиңнәрен сызганып, агачлар утыртуда да катнашты әле.
-Тарихи мизгел. Бу урынны алга таба Самосыр чүплеге түгел, ә “Самосыр калкулыгы” дип атап йөртергә тәкъдим итәм. Озакламыйча биредә матур урманлык булачак. Берничә елдан шушында йөргәндә балаларга:”Монда чүплек иде”,-дип сөйләсәк, ышанмаслар,-дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Илсур Метшин.

Мэр миләше

Самосыр полигоны  (дөресерәге-элекке полигон) гидротышча белән тулысынча капланган. Әлеге тышча өстенә 1 метр биеклектә балчык салынган һәм 15 сантиметр калынлыкта кара туфрак түшәлгән. Чүплек тавы өслеге 220 мең квадрат метрны тәшкил итә. Шушы өслеккә чәчелгән чирәм орлыклары инде тишелеп чыккан, яшел япма барлыкка китергән. Тау-калкулык башына 1 мең спирея куаклары утыртыла. Бер метр озынлыктагы үсентеләр сайлап алынган.
Калкулык итәгенә 500 миләш урнаша. Бу агачлар чыдам, тиз үсә, тамырлары тирәнгә китә. Шул рәвешле, элеккеге полигон тау битен табигый төстә дә ныгытырга ярдәм итәчәк. Алда әйткәнемчә, миләш агачларына мэр Илсур Метшинның да кулы тиде.

Мәскәүнең яхшылыгы

Полигонын томалау (рекультивация) федераль программа ярдәмендә башкарыла, аңа 376 миллион сум акча тәгаенләнгән.
-Проект шактый кыйммәт, ләкин, Казан халкының һәм киләчәк буыннарның сәламәтлеге, экология мөһимрәк. Чүплекне бетерүдә экологлар, җәмәгатьчелек, фән һәм предприятиеләр белән уртак эш нәтиҗәсен күрәбез. Биредә чүпләрдән “Эверест тавы” иде, тәмсез исләр таралуын халык хәтерли. Хәзер инде ул тарихта калачак,-диде мэр Илсур Метшин.

Урманның рәхмәте

 1960 елларда Самосыр бистәсе тирәсендәге ерганакларга көнкүреш чүпләре күпләп түгелә башлагач, полигон оештырылган. Шул дәвердә бирегә 45 миллион тонна калдык тупланган. Самосыр полигонын томалауга 2016 елда керешелде. Чүплек тавы эчендә барлыкка килә торган сыекча агу өчен дренаж-ерганак ясалган, сыекча махсус чокырга туплана. Биогаз да торбалар аша килә, зарарсызландырылып, атмосферага тарала.
-Янәшәдәге урманнарның полигонга якындагы агачлары газлардан каралып тора иде. Чүплек өстенә гидротышча япкач, урман яшелләнде,-дип, сөенеп әйтте мэр Илсур Метшин.

Әрәм биогаз

“Татнефть” җәмгыяте Самосыр полигонында хасил булган биогазларны файдаланып, электр станциясе төзергә ниятләгән. Тик бу планнарын туктатканнар.
-Хәзергә дөньяда икътисади кризис, коронавирус пандемиясе. Тормыш үз агымына кайткач, бу мәсьәләне кабат күтәрәчәкбез,-дип аңлатма бирде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
 
Самосыр калкулыгында тау чаңгысы базасы оештыру ниятләнелә.

Бетегез, полигоннар!

Казанда көнкүреш калдыкларын урнаштыру өчен тагын 900 гектар җир кирәк. Чагыштырып карасак, Кабан күлләренең гомүм өслеге 195 гектарны тәшкил итә.
-Торак йортлар, парклар, скверлар, спорт учреждениеләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзеп буласы урыннарны чүплеккә бирә алмыйбыз. Чүпләрне төрләренә аеруда һәм эшкәртүдә яңа технологияләр куллану зарур. Казанлыларның шактые чүпләрне төрләренә аерып җыя, андыйлар күбрәк булсын иде,-дип теләде мэр Илсур Метшин.
 Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, киләсе елдан Самосыр бистәсендәге икенче чүплек полигонын да томалау башлана.

Фото: http://kzn.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading